Таҗ-такыя

Үз кулыгыз белән эшләнгән бу таҗ-такыяны тагуга, кызыгыз әкияти шаһинәгә әвереләчәк!

Кирәк:

* 0,4 мм диаметрлы тимерчыбык (без яшелне сайладык);
тимер кайма (ободок);
тар атлас тасма;
эре сәйләннәр;
ике яклы скотч;
«карга борыны».

 

Эш барышы:

20-25 см тимерчыбык үлчәп кисәбез. Шуңа сәйлән тагып, үз күчәре тирәли әйләндереп борып куябыз. Сулдан һәм уңнан берәр сәйлән тагып, шулай ук борып ныгытабыз. Нәфис ботаклар килеп чыга. Шушындый 25-30 ботак әзерлибез.

Барлык ботакларны да каймага чорнап куябыз.

Ике яклы скотч кисәген кайма очларына чорныйбыз. Скотч өстеннән пөхтә итеп тасма чорнала.. Тасманы һәр ботак арасыннан уздырып чорнарга кирәк.. Бу эшне ашыкмыйча эшләү зарур!

Кайманың икенче читенә җиткәч, тасманың очын скотчка ныгытып урыйбыз.

 

Анастасиянең башка эшләнмәләре белән таныша аласыз:
http://www.baharshop.ru
https://vk.com/baharaccessories 

 

 

 

 

 

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан