Логотип
Кулларыңнан куан

​«Ромашкалар бәйләме» беләзеге

Полимер балчыктан ясалган бизәнү әйберләрен яшьләр бик ярата. Мондый бижутерия игътибарны җәлеп итми калмый. Әлбәттә, аны таккан кыз да! Бу бизәнү әйберләрен Интернет аша яки күргәзмәләрдә генә сатып ала аласың (очсыз түгел!), йә... үзең ясыйсың!
Бүген принт техникасын үзләштерик. Бик үзенчәлекле беләзек ясыйк.


Кирәк:

* ак, сары, кызыл төстәге полимер балчык;
* агымлы (струйный) принтердан чыгарылган рәсемнәр (беләзеккә күчереләчәк зурлыкта);
* картон кисәге;
* кырмыска спирты;
* канцелярия пәкесе;
* кечкенә боҗралар;
* каптыргычлар (2 данә);
* калын энә;
* роллер (дезодорант савыты да ярый);
* пыяла кисәге;
* лак (су нигезендәге паркет лагы да ярый);
* су.
 

Эш барышы:

 Картоннан кирәкле зурлыкта шак­маклар кисәбез, бу — безнең өлге булыр.

 Кулларны яхшылап юабыз. Ак пластикны изәбез һәм пыяла кисәге өстендә 2 мм калынлыкта җәябез.

 Картон-өлге куеп, канцелярия пәкесе белән пластиктан шакмаклар кисәбез.

Принт күчерә башлыйбыз. 
Шакмакларны бармак белән җиңелчә генә пыялага бастырабыз (югыйсә, мичтә кызганда ямьсез булып күпереп калуы бар).

Рәсемне алып, уң ягы белән шакмакка салабыз һәм спирт сиптерәбез. Бераздан бармакны суда юешләп, рәсемнең уртасыннан кырыйларына таба әйләнүле хәрәкәтләр белән ышкый башлыйбыз (бармакны еш юешләгез). Кәгазь катларын салдыру пөхтәлек таләп итә. Ашыкмагыз! Кәгазь тулысы белән ышкылып бетәргә тиеш. Пластикта рәсем калачак.

Барлык квадратларга принт төшерәбез. 
Сары пластиктан кечкенә шар әвәләп, ромашка үзәгенә ябыштырабыз. 
Ромашка таҗына исә камканы «утыртып» куябыз. 

Шакмак очларын тишәбез, пыяла такта өстендә калдырып (кыймылдатмаска тырышыгыз), салкын мичкә куеп, 130 градуста 30 минут дәвамында кыздырабыз (башта беләзекнең бер буыны белән эксперимент ясап карагыз – эшләнмәгезне берүк яндырмагыз! Моның турында июнь санында җентекләп яздык).

 Суынгач, шакмакларны лаклыйбыз. Шакмакларны боҗралар ярдәмендә тоташтырабыз, каптыргычын тагабыз.

Төсле принтердан чыгарылган рәсемнәр белән эшләп карагыз. Алкалар, муенсалар... Фантазиянең чиге юк!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар