Логотип
Кулларыңнан куан

Өй бизәге – «таш» чәчәк

Осталык дәресебезнең чираттагы хуҗабикәсе – Элина КРАСИЛЬНИКОВА. Һөнәре буенча бухгалтер ул. Иҗат – җан таләбе, күңел юанычы аның. Рәсем сәнгатенә дә, барельефлар иҗат итәргә дә аны беркем өйрәтмәгән. Уйламаганда гына, төзелеш кибетенә кереп, бер капчык гипс сатып ала ул. Әле бу гипс белән нишлисен дә белми, әмма күңеленең ниндидер эшкә алгысыганын гына тоемлый. Билгеле, осталык алай тиз генә килми, аның өчен хәтта теге бер капчык гипс кына да җитми. Үзлегеннән дә бик күп өйрәнә, Мәскәү осталарыннан да нәрсәдер ота һәм... дусларына, туганнарына  уңайсызланмыйча бүләк итәрдәй гүзәл эшләр туа башлый. Барельеф сәнгатенең үзенчәлеге бик күп. Һәр останың үз алымы, үз сере. Үзе белгәнне Элина «Сөембикә» укучылары белән дә бик теләп уртаклаша.
 

Кирәк:

* 1 кг чамасы коры гипс шпатлевка («финишная» дигәнен алырга кирәк);
* су;
* эш кораллары: тар шпатлевка, кечкенә мастихин, төрле зурлыктагы пумалалар, резин шпатель (мастихин булмаса, кул астындагы кечкенә пычак, бал кашыгы ише предметлар да ярап торыр);
* ПВА җилеме;
* ак һәм сары төстәге акрил буяулар (бу – без ясаган лилия чәчәге өчен, әгәр дә башка рәсем сайласагыз, башка төсле буяулар кирәк булырга мөмкин);
* 22х22 см фанера кисәге, калынлыгы 8-10 мм (фанераның зурлыгы рәсемгә бәйле);
* эре һәм вак бөртекле наждак кәгазе;
* копировка кәгазе.
 

Эш барышы:

1. Иң беренче эш итеп, җирлек әзерлибез. Фанераны үзебезгә кирәкле үлчәмдә кисеп, мул итеп ПВА җилеме сылыйбыз. Ул 1 сәгать чамасы кибә.
 
2. Чиста савытка 2 аш кашыгы гипс салып, су белән кибет каймагы куелыгында измә изәбез. Гипс – тиз ката торган материал, шуңа да аны аз-азлап кына ясарга кирәк. Измәне резин шпатель ярдәмендә фанерага тигез итеп ягабыз. Бу – грунтлау дип атала. Грунтның калынлыгы 1 мм тирәсе. Фанераның киселгән кырыйларына (кабыргасына) да грунт ягыла.


3. Кипкәч, вак бөртекле наждак кәгазе белән ышкып шомартабыз. 

 
4. Интернеттагы ачык чыганаклардан үзебезгә ошаган рәсемне (безнең очракта лилия чәчәге) ак биткә күчереп алабыз. Рәсем ясарга осталыгы булган кеше үзе дә ясый ала.
Копировка кәгазе ярдәмендә рәсемне фанерага төшерәбез. Гади карандаш белән эзләрен тагын бер кат йөртеп чыгабыз.


 
5. Чиста савытка 1-2 уч гипс салып, куе измә изәбез. Ул кибетләрдә сатыла торган эремчек массасы сыманрак куелыкта булсын. Сыек булса, форманы тотмаячак. 
 
6. Гипс һәр таҗга аерым-аерым ягыла. Иң элек пумаланы чиста суга манчып, бер таҗ урынын чылатабыз. Аннары шуның өстенә тар шпатель ярдәмендә шактый ук калын итеп гипс ягабыз. Игътибар: таҗ төбенә гипс калынрак ягыла, очына таба юкарып килә. 
 
7. Үзебез теләгән калынлыкка ирешкәннән соң, мастихинны батырып, таҗ яфрагында артык тирән булмаган буразна ясыйбыз, фактура бирәбез. Юеш пумала белән сыпырып, буразналарның «сыртын» бераз тигезлибез, таҗны  шомартабыз. Аскы ягын әледән-әле мастихин белән күтәреп, фанерадан кубарабыз. 
 
8. Табигатьтә таҗ яфраклары яссы булмый, төбе батынкырак, урта өлеше күтәрелеп тора. Таҗны күтәрү өчен, астына бал кашыгы тыгып торабыз. Гипс тиз ката, тиздән таҗ яфрагы да шулай күтәренке булып калачак. 
 
9. Гипс тәмам катканчы, таҗларның чит-читләрен чак кына дугайландырып җибәрәбез. Мастихинны әледән-әле суга тыгып алсаң, эшләве уңайрак.
 
10. Чәчәкнең серкәчләрен ясау өчен гипстан нечкә генә өч бау әвәлибез. Иң озыны – 4,5 см, калганнары кыскарак. Һәрберсенең дә өске очын кечкенә тамчы рәвешенә китерәбез. Алар өстәлдә килеш кенә бераз кипшерергә, гипс ныгыбрак китәргә тиеш. Аннары серкәчләрне сак кына таҗ яфрагына күчерәбез. 
 
11. Гипс бер көн, көн ярым кибә. Тәмам кипкәненә инангач, наждак кәгазе белән ышкып, шомартабыз. Таң яфраклары астындагы кытыршылыкларны да тигезләргә тырышабыз. 

 
12. Әзер барельефны (чәчәкне дә, фанераның үзен дә) ак төстәге акрил буяу белән буйыйбыз. Таҗ асларын, фанераның «кабыргаларын» да буярга онытмыйбыз. Бер каты кипкәч, тагын бер кат кабатлыйбыз. Анысы да кипкәч, чәчәкнең уртасына саргылт төс йөгертәбез. Серкәчләрне дә сарыга буйыйбыз.
 
13. Барельеф әзер. Арткы ягына ыргак беркетеп, стенага элергә дә, киштәгә сөяп куярга да була. Үз кулың белән ясаган мондый бизәкләр өйгә үзгә бер ямь өсти. 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар