Логотип
Кулларыңнан куан

​Милли бизәкләр – хәситә

Бүгенге мастер-классыбызның хуҗабикәсе – танылган кул эшләре остасы Рәмилә Гайнетдинова.

Күпләрегез аны телевидение аша да күреп беләдер, иртәнге тапшырулар вакытында кул эшләре буенча мастер-класслар үткәрә ул. Журнал укучыларыбыз да таныш аның белән. Бу юлы Рәмилә безне милли бизәнү әйберсе – хәситә тегәргә өйрәтер. Борынгы чорларда аны фәкать кыйммәтле асылташлар белән генә бизи торган булганнар. Без дә энҗе, хрусталь, перламутр, көмеш йөгертелгән сәйләннәр кулланып, затлы итеп тектек хәситәне. Бертөсле генә кичке күлмәк өстеннән театр-концертларга тагып бару өчен бик матур бизәнү әйберсе килеп чыкты.
 

Кирәк:

* 70х75 см зурлыгындагы бәрхет тукыма (Кореядә ясалганы әйбәтрәк). Чынлыкта, хәситәнең зурлыгы гәүдәгә бәйле. Җыйнак гәүдәлеләргә – тукыма кимрәк, тазарак кешегә күбрәк китәргә мөмкин;
шундый ук зурлыктагы дублерин кисәге;
* 7-8 клеванте (зурысы). Аны тегү кирәк-яраклары кибетеннән табарга була;
* эре энҗе бөртекләре;
* түгәрәк хрусталь;
* көмеш каймалы перламутр (боларның барысын да муенсадан сүтеп алдык);
* көмеш һәм асфальт төсендәге сәйлән (үлчәме – 11/0, 20 г. Һәр ике төс тә икешәр кап кирәк булыр);
* 10 метр чамасы 0,3 мм тимерчыбык. Сәйлән төсе белән яраша торганын алсагыз, бигрәк тә яхшы. 5 метры – көмеш төсле сәйләнгә, 5 метры – асфальт төслесе өчен кирәк;
* бәрхет төсенә туры килә торган тегү җебе;
* тегү энәсе;
* хәситәне гәүдәгә тагу өчен 1 метр чамасы матур тасма яки көмешсыман чылбыр (озынлыгы гәүдәнең калынлыгына бәйле).

Эш барышы:

1. Иң элек бәрхет тукыманың җеп юнәлешен ачыкларга кирәк. Өстән караганда төсе куерак булып күренсә, шул ягы өске як була. Бутамас өчен, буй юнәлешне сул якка акбур белән ук ясап билгеләп куярга була.


2. Тукыманы бер генә катлап салып, өлгене куябыз, күчмәсен өчен, чукмарбашлы энәләр белән беркетеп торып, 0,5 см тегү өлеше калдырып, кисәбез. Бу – уң ягы булды. Хәситәнең сул ягы да шушылай ук киселә. 
Игътибар: өлге тукымага 45 градуслы почмак белән куела!



3. Шушы өлге белән ике кисәк итеп, дублеринны да кисәбез.
Дублеринны дымлы тукыма аша бәрхет өлешләрнең сул ягына үтүкләп ябыштырып куябыз.



4. Ике кисәкне дә бер-берләренә уң яклары белән куеп, кырыйдан машина белән тегеп чыгабыз. Җөй киңлеге 0,5 см. Аскы якта кыл уртадан 10 см араны текми калдырып торабыз. 
Тегеп бетергәннән соң, җөйдән чыгып калган дублеринны 0,1 мм гына калдырып, кисеп тарайтабыз. Тегү өлешен 0,2 мм гына калдырып, бәрхетнең дә почмакларыннан кыеп алабыз. 


5. Хәситәне уң ягына әйләндерәбез. Почмакларын эчтән очлырак берәр әйбер белән этеп чыгарабыз. Хәситәне тигезлибез. Үтүкләгәндә тукыма урыныннан күчмәсен өчен, ачык төстәге җеп белән күкләп чыгабыз. Аннары дымлы тукыма аша сак кына үтүклибез. Бәрхет өстендә кайнар үтүкне озак тотмаска тырышырга кирәк.

6. Соңыннан күкләгән җепләрне сүтеп алабыз, ачык калган аралыкны белендерми генә тегеп куябыз.



Бизәкләрне әзерләү
Көмеш һәм асфальт төсле сәйләннәрне аерым тимерчыбыкка тезәбез. Сатуда көмешсыман вак сәйләннәрдән тезелгән юка гына чылбыр да бар, аны куллансагыз да була. Аннары ике тимерчыбыкны бер-берсенә урап, бөтерәбез. 


Клевантедан үзебезгә ошаган өлешләрне (бөтеркәләрне) кисеп алабыз. Кискән очы сыпылмасын өчен, утта көйдерәбез. Бөтеркәнең озынлыгын исәпләп, сәйләнле тимерчыбыктан шул озынлыктагы кисәк кисеп алабыз. 

Тимерчыбыкларның очын бөтереп, сәйләннең берсенә урап куябыз. Бушабрак китсә, ике чыбыкны бер-берсенә ныграк итеп урыйбыз. 


Кулга тукыма төсендәге җеп сапланган тегү энәсе алып, сәйләнле чыбыкны бөтеркә рәвешендә бөгеп, бизәкнең эчке ягына тегеп куябыз. Теккән җеп күренмәсен өчен, энәне уң яктан асфальт төсле сәйлән яныннан атлатырга кирәк.
​Бизәкнең уртасына берәр таш беркетәбез. Кайбер бөтеркәләрнең очына берәр энҗе дә таксаң – матур була. 



Әзер бизәкләрне матурлап хәситәгә тезәбез. Бизәкләрне тезү ирекле. Алай да бөтеркәләрне бер-берсенә терәбрәк тезәргә тырышыгыз. Килешле итеп тезеп чыкканнан соң, аларны энә-җеп белән нык, ләкин беленмәслек итеп хәситәгә тегеп куябыз. Энәне хәситәнең сул ягыннан чәнчеп алмаска тырышыгыз, алгы катына гына тегелсен. 


Соңгы эш итеп, хәситәнең ике очына тасма яки чылбыр беркетәбез. Озынлыгын хәситәне гәүдәгә куеп карап билгелиләр. Ул салынып та торырлык булмасын, шул ук вакытта артык кысан да булырга тиеш түгел.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик күркәм хәситә. Ясалышы гади генә булса да, отышлы күренә. Идея өчен авторга зур рәхмәт.

    Хәзер укыйлар