«Игелекле» уенчыклар

Бүгенге мастер-классыбыз башкару өчен җиңел генә булса да, максаты белән гадәти түгел. Казандагы «Рональд Макдональд Йорты» директоры Юлия Маркова үткәргән бу мастер-класс белән без сезне игелек акциясенә кушылырга өндибез. Сез ясап җибәргән уенчыкларны Яңа ел алды ярминкәсендә сатып, җыелган акчаларны шушы йортка тапшырыр идек. «Тамчыдан күл җыела», диләр бит: берәр генә уенчык ясап җибәрсәгез дә, каты авыру белән көрәшүче балаларга зур ярдәм булыр иде.
Кирәк:
- киңлеге – 40, буе 30 см булган ачык төстәге флис тукыма;
- 10х15 см зурлыгындагы – ак, 4х4 см зурлыгындагы кызыл флис кисәге;
- көрән төстәге һәм тукыма төсендәге кәтүк җебе;
- синтепон.
Эш барышы:
- Рәсемдә бирелгән өлгене катырак кәгазьгә күчереп алыгыз.

- Ачык төстәге флисны (алсу, кызгылт сары, ачык яшел, зәңгәрсу төсләр матур була) урталай бөкләп, өлгене тукымага төшерәбез. Тегәр өчен кырыйлардан 0,5 см калдырып, тукыманы кисәбез.
- Күзләрне тегү өчен ак төстәге флистан ике овал кисәбез. Бу очракта тегү өлеше калдырылмый. Овалның буе – 4,5 см, иңе – 3,5 см.
- Тегү энәсенә ак төстәге кәтүк җебе саплап, уенчыкның күзләрен алгы якка тегәбез. Пөхтә итеп тегәргә тырышыгыз: теккән җөегез күренергә тиеш түгел. Тегеп бетергәндә генә флис астына бер чеметем синтепон тыгып калдырабыз. Уенчыкның күзе кабарынкырак булса, матуррак.
- Күзләрне урынына тегеп куйгач, энәгә көрән төстәге җеп саплап, уенчыкның керфекләрен, күз карасын, мыекларын, борынын, авызын, кендеген чигәбез.
Керфекләр һәм мыеклар эре атлатып, бер атлам белән генә чигелә. Күз карасын һәм борын очын кыска атламнар белән, атламнарны бер-берсенә терәп чигәргә кирәк.
Уенчыкның борыны шулай ук энәне вак-вак атлатып чигеп төшелә. Кендекне исә эре атлам белән әвернә сыман итеп (крестка-крест) чигеп куябыз.
- Кызыл флисны йөрәк рәвешендә кисеп, аны да кызыл җеп белән җөе күренмәслек итеп тегәбез. Йөрәк турына синтепон тыгып калдырырга кирәкми, яссы гына булып калсын. Шуның белән алгы як әзер.
- Тегү машинасына уечык төсенә туры килгән җеп саплап, алгы һәм арткы якны машина җөе белән тегеп тоташтырабыз. Аскы якта кыска гына бер араны текми калдырабыз. Шушы тегелми калган аралыктан уенчыкны уң ягына әйләндерәбез. Очлы булмаган таяк белән (суши таягы бик уңай) теккән җөйләрне эчке яктан сыпырып, тигезлибез. Уенчык эченә артык тыгыз да, бик үк йомшак та итми генә синтепон тутырабыз.
- Тегү энәсенә флис төсендәге җеп саплап, ачык калган аралыкны белендерми генә тегеп куябыз.
Шуның белән уенчыгыбыз әзер. Игелекле акциябезгә сезнең дә кушылуны көтеп калабыз. Уенчыкларны ноябрь ахырына кадәр тегеп, редакция адресына җибәрсәгез иде: 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2. «Сөембикә» журналы редакциясе.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
20 гыйнвар 2021 - 14:02Без имениУзен хатын-кыздан остен итеп куючы ир. Шундый текэ итеп курсэтэ узен. Акылына кил: ирлэр эш хакын кайтарып биручелэр,э доньяны барлык мэшэкатьлэрен ,мэсьэлэлэрен чишеп хатын-кыз алып бара.Хэзер сез узегезне хатын-кыздан остен куя алмыйсыз,ирлэрдэн кубрэк акча эшлэгэн хатын-кыздан бик куп булган чорда яшибез«Хатынымны әни ошатырга тиеш иде...»
-
20 гыйнвар 2021 - 13:35Без имениБу хатын- кыз нерсе гене курит, нерсе гене ишетми, бик сабыр кеше гене бу хеллерге тузе, белем, таныш хеллерИрем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
19 гыйнвар 2021 - 15:52Без имениУзегез укып чыктыгызмы сон башыннан азагынача язып бетергэч? Юк бугай, капма каршы фактлар тасвирлагансыз.Татар хатыны ниләр күрми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.