Логотип
Кулларыңнан куан

Чәчәк бәйләме

Озакламый яз җитә. Яз белән бергә – елга бер генә тапкыр була торган 8 март бәйрәме. Шул уңайдан мин сезгә фетрдан кашгарый, гөлчәчәк һәм гортензия ясарга өйрәтермен.

Әлеге мастер-классны балалар өчен нәшер ителә торган «Тылсымлы куллар» журналы тәкъдим итә.

Кирәк:

* төрле төстәге фетр;
* флористикада кулланыла торган тимерчыбык;
* кайчы;
* пистолет-җилем;
* ваза;
* тасма;
* cеркәч; 
* тейптасма;
* пенопласт шар.
 

Эш барышы: 

Иң элек гөлчәчәк, гортензиянең таҗлары һәм яфракларының шаблонын әзерлибез.

Башта кашгарыйларны ясыйк. Моның өчен сары фетрны өч тигез өлешкә бүлегез. Һәрберсен урталай бөкләп, оч-очларын пистолет-җилем белән ябыштырыгыз. Аннары үрнәктәгечә таҗлар кисәбез. Флористик тимерчыбыкка сары фетрны җилем ярдәмендә урап, касә яфракчыгы һәм яфракларны, ә сабагына тейптасма ябыштырыгыз. Шул рәвешле өч кашгарый әзер булды.

Ә хәзер гөлчәчәккә чират җитте. Шаблон ярдәмендә кызыл фетрдан чәчәгебезнең таҗларын кисеп алабыз һәм аларны флористик тимерчыбыкка пистолет җилем ярдәмендә урыйбыз. Аннары касә яфракчыгы һәм яфракларын ябыштырып, сабагын тейптасма белән урыйбыз. 

Гортензиягә дә чират җитте. Шаблон буенча аның таҗларын кисеп алыгыз. Һәр таҗның уртасында тишек ясап, чәчәкнең серкәчен урнаштырыгыз һәм пистолет-җилем белән аны таҗга ябыштырыгыз. Аннары таҗның аскы өлешенең урта җиренә җилем сөртеп, пенопласт шарга беркетегез. Шарның яртысын гортензия чәчәкләре белән бизәгез. Шарга тимерчыбык кигертегез һәм җилем ярдәмендә аны ныгытыгыз. Аннары шарның икенче яртысына касә яфракчыгын ябыштырыгыз. Чәчәкнең сабагын тейптасма белән урагыз.

Ваза эченә пенопласт урнаштырып һәм чәчәкне шуңа кадап куегыз.

Иң ахырда вазаны яшел тасма белән урагыз.  

Гүзәл затларыбыз, кәефләрегез һәрчак күтәренке, тормышыгыз аллы-гөлле чәчкәләрдәй матур булсын. Гаилә бәхете, эшегездә уңышлар телим! 


Тагын: http://vk.com/club29959232
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар