Логотип
Кулларыңнан куан

Бүләккә - болыт

Кирәк:

* иңе – 90 см, буе 40 см вак бизәкле матур ситсы;

* иңе – 50 см, буе 20 см аксыл тукыма;

* 300 г холлофайбер (яки вакланган синтепон);

* 30 см тар челтәр тасма;

* 30 см атлас тасма (киңлеге – 0,5 см);

* кечкенә кыңгырау;

* кара төстәге ике сәйлән;

* кечкенә матур сәдәф;

* көрән төстәге калынрак җеп;

* тукыма төсенә ярашлы тегү җебе, энә;

* озын тегү энәсе (15 см);

* җилем;

* нечкә агач таяк.

 

Эш барышы:

Өлгеләрне кәгазьгә күчереп алабыз.

Чәчәкле тукыманы икегә бөкләп, гәүдә һәм «кәпәч» өлгесен салабыз, өлге кырыйларын сабын яки эзе бетә торган каләм белән йөртеп чыгабыз. Әлегә бернәрсәне дә кисмибез, ә шушы эздән машина белән җөй са­­ла­быз, аннан, 0,5 см тегү өлешен калдырып, детальләрне кисә­без. «Зигзаг» кайчы белән киссәң, тукыма кырыйлары сыпылмый.

Гәүдә һәм «кәпәч»нең бер ягын уртадан кайчы белән тишәбез. Шушы тишек аша аларны уң ягына әйлән­дерәбез. Бу эштә безгә агач таяк ярдәмгә килә. Таякны тышкы яктан бәрәннең «аягы»на терәп, эчкә таба этәбез. «Аяк» очы тишектә күренүгә, таякны алабыз да гәүдәне тулысы белән тартып чыгарабыз. Һәрбер җөйне сул ягыннан таяк белән этеп тигезлибез.

Аксыл тукымага бәрәннең башын һәм колакларын төшерәбез. Машина белән җөй салганнан соң, кисәбез. Детальләрне уң ягына әйләндерү өчен колак­лар­ның һәм башның өске ягында берникадәр ара текми калдырыла.

Колаклардан кала, һәр өлешкә холлофайбер тутырабыз. Холлофайбер юнәтә алмасагыз, бәрәнне вак кисәк-ләргә туралган синтепон белән тутырырга була. Бәрәннең гәүдәсе белән «кәпәче» тыгыз булырга тиеш.

Башы йомшаграк булсын. Тутырып бетергәч, ачык калган урыннарны кулдан гына типчеп куябыз.

Озын энәгә нык җеп саплап, гәүдә­не кыл уртадан үтәли тишеп чыгарабыз. Энәне гәүдә аша ике кат атлатып, җепне ныгытып тарттырабыз. Кисеп, очын төенлибез. Төен өстенә күбәләк­ләп бәйләнгән атлас тасма ябыштырабыз. Тасма өстенә матур сәдәф беркетелә. Бу – бәрәннең койрыгы. Һәр сырны, һәр җөйне яхшылап үтүклибез.

Гәүдәнең алгы ягына бәрәннең башын ябыштырабыз. Җилем белән генә ышанычлы булмас, шуңа күрә башны гәүдәгә яшерен җөй белән типчеп тә чыгабыз. Урталай бөкләнгән колакларны да куеп калдырырга онытмыйбыз. Башның өске ягын каплый төшеп, «кәпәч» ябыштырыла. Анысын да күренми торган җөй белән типчибез. «Кәпәч»нең бер читенә күбәләкләп бәйләнгән челтәр тасма тегелә, тасмага кыңгырау тагыла.

Бәрәннең башына йөз чалымнары бирәсе генә калды. Күз урынына кара сәйләннәр куела. Кечкенә кара сәдәф таксагыз да була. Кара җеп белән чигәргә дә мөмкин. Авыз-борыннары көрән төстәге калын җеп белән чигелә. Бит алмаларына кершән ягабыз.

Менә бит, тырышкач булдырдык!

Инде матур төргәккә төрик тә, бүләк иясен куандырырга йөгерик. Яңа ел котлы, мөбарәк булсын, сөенеч арты сөенеч килсен!

 

P. S. Бәрәннең башын тегү өчен төсе ярашлы тукыма таба алмасагыз, һич тә кайгырмагыз. Ак тукыманы кофега манып та кирәкле төсне чыгарып була. Буяу ясау өчен: 1 л суда 50 г кофе эретеп (кофеның иң арзанлысын алыгыз), 1 аш кашыгы тоз өстибез. Шушы эремәгә тукыманы батырып, 20-30 минут кайнатабыз. Тукыманы әледән-әле әйләндереп торабыз.

Ахырдан берничә тапкыр чайкап, сыкмыйча, кыстыргыч белән читеннән генә эләктереп бауда киптерәбез.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар