Логотип
Мин ачкан дөнья

Мосафир

Автостоп белән сәяхәт итүчеләрнең лексиконын бай дип булмый, әмма юлдагы кешегә иң кирәк нәрсәләрне аңлатырга җитә бит: «монда йокларга мөмкинме?», «алга бушлай мөмкинме?»
Дөньяның теләсә кайсы иленә барып, аны иңләп-буйлап йөреп чыгу өчен Сания апа Сәгыйтовага шул илдә яшәүче халык телендә алты сүз белү җитә: «бушлай», «алга», «ашарга», «йокларга», «мөмкинме», «монда».

Фотоаппарат, диктофон, алмаш эчке кием, акбур һәм маркер... Соңгылары күбрәк чит илдә кирәк. Анда шундый тәртип: юлга чыгып баскач, кая барырга кирәген ак кәгазьгә маркер белән яки кара тактага акбур белән язып күтәрәсең. Тагын нәрсәләрме? Җәеп ятырга җәймә – машина йөртүче арттагы урында йокларга рөхсәт итә икән, тиз генә менәсең дә ятасың. Башкортстан флагын калдырганым юк.

Кая гына кузгалсам да, ике көнлек ризык белән чыгам. Бер кап чәй алам – чынаякка кайнаган су агызудан беркайда да әле баш тартмыйлар. Тагын көндәлек дәфтәрем һәм энә белән инсулин инде. Беләсездер, миндә шикәр чире...

Сания апа белән аның биштәрен бушатабыз (кайтуга, юасын – юып, җыештырып ул аны кабат тутырып куя икән). Мин уйлаганнан шактый җиңел булып чыкты ул! Бер тартма элеккеге пионер значогын йөккә санап тормыйбыз инде. («Кечкенә булса да, чит илдә йөргәндә менә дигән бүләк!») Биштәр дигәннән, алар аңарда өчәү: өчесе өч зурлыкта. Юлның ераклыгына, озынлыгына карап сайлана биштәр. Ә почмактагы тәгәрмәчле чемодан? «Анысы – ялга барганда гына кирәк, – ди Сания апа сорау бирүемне дә көтмичә. Күз карашымда шунда ук сорауның икенчесе кабынуын күреп, дәвам итә. – Әйе, ялга да йөрим. Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә, мәсәлән, туристик юллама белән бардым, отельдә яшәдем».

«Отель» сүзе юкка телгә алынмый: дөнья гизсә дә, Сания апа кунакханәләрдә сирәк кунак. Автостоп белән ерак араларга сәяхәт итү, гадәттә, яшьләр арасында таралган күренеш дип санала. Әмма Сания апа да дөнья күрү, дөнья гизү өчен шушы ысулны сайлаган.


Юл – бер адымнан башлана

...Беренче тапкыр олы юл чатына аны чарасызлык, гаҗизлек чыгарып бастыра. 1980 ел була ул. Сания апаның унбер яшьлек улы авырып китә. Менингит. Яшәү белән үлем арасында тартышып, бик озак сыр­хау­ханәдә яталар. Аякка да баскан шикелле була улы, әмма температурасы һаман төшми дә төшми. «Сәбәбен тапмыйбыз», – диләр Уфа табиблары. Бер генә юл кала – Мәскәү белгечләренә күренеп кайту. Тик әйтергә генә җиңел шул, «барып кайту» өчен күпме акча кирәген уйласаң да, тәнне салкын тир баса. Иреннән аерылып, ике баласын ялгыз үстергән хатын үз хәлләрен үзе генә белә шул... «Кайгы килсә, капкаңны киереп ач», – диләр, дөрес ул. Бала белән сырхауха­нәдә ятуы атналарга түгел, айларга сузылгач, колхоз җитәк­челәре аңа: «Умарталыкны караучысыз тотып булмый, эшеңне башка берәүгә тапшыр», – диләр. Умарта ояларының яртысында кортларның үлгәнлеге шул вакыт ачыклана... Моңарчы: «Үз теләгем белән китәм», – дип гариза язуын сораган җитәкчеләр, бу хакта онытып, аны эштән куалар. Статья белән. Сыр­хау­ханәдә, улының гомере өчен көрәшкәндә, эшсез калу бик кысыр хәсрәт булып тоела әле аңа. Өйгә кайтуга, хәленең мөшкеллеге бөтен барлыгы белән алдына килеп басса да, бу хакта уйлаудан тагын тыела: «Башта Мәскәү! Калганын – аннары хәл итәрмен!»

Баласы хакына башкала белән ике араны җәяү узарга да әзер булган әни кеше моңарчы уйга да килмәгән адымга тәвәккәлли: Мәскәүгә алар улы белән бер машинадан икенчесенә күчеп утыра-утыра бушлай баралар. Кунакханәнең иң арзанлысына урнашырга тырыша Сания. «Бер тәүлек өчен 3 сум 50 тиен түләдем. Минем өчен коточкыч зур акча иде бу!» – дип искә төшерә ул. Икенче көнне кала урамнары буйлап атлаганда, күзе бер игъланга төшә: «Техникум студентлар кабул итә. Читтән килүчеләргә имтиханнар вакытында тулай торактан урын бирелә». Кирәге чыкса дип, бөтен документларын үзе белән алган була, ә техникумны эзләп табу авырлык тудырмый. Ишекне ачып керә дә: «Укырга керергә килдем, тик баламны калдырырга кеше тапмадым», – ди.

 

Ул инде автостоп белән 120 мең чакрым юл узган, ягъни җир шарын өч тапкыр әйләнеп чыккан!

 

Уку йорты җитәкчеләре чакыртып: «Сәгыйтова, бала белән тору читендер. Өйдә тагын берсе бар дисез. Без сезгә имтиханнарны алдан тапшыру мөмкинлеге булдырдык», – дигәнче, ул инде бөтен проблемасын чишәргә өлгерә: бала табибларга күрсәтелә, диагноз куела, дәвалау юллары билгеләнә. Кайтып китсә дә була... Әмма юлга кузгалганчы, бер көн эчендә «яхшы» билгеләренә өч имтихан тапшырырга да җитешә әле ул. «Нигә дисезме? Үземне сынап карыйсым килде! Авылыбызның бөтен китапханәсен укып чыгуым юкка булмавын исбатларга да теләдем».

Мәскәү юлында алган тәҗрибә бик тиз яңадан кирәк булып чыга: улын өйдән 350–400 чакрымдагы санаторийга өч-дүрт айга дәваланырга җибәрәләр. Баласын күрмичә ана йөрәге ничек түзсен? Автостоп белән – бу сүзне ул чакта әле кем белгән? – улы янына әллә ничә барып кайта ул. Көлеп искә ала: «Машина йөртүчеләр ерактан күреп игътибар итсеннәр, утыртсыннар дип тырыша идем: иренемне кызылга буйыйм, кара күзлек, биек үкчәле аяк киеме киям. Бер туганым очрап: «Сания апа, юлга болай кемнәрнең киенеп чыкканын белмисеңмени?» – дип аңлатканчы шулай йөрдем».

Ә кабат эшкә урнашканчы, судлар аша үзенең гаепсез икәнен исбат иткәнче озын-озак ике ел уза.

Ул елны умарта кортлары арасында чир чыгып, бик күпләрнең умарталары оя-оя үлә. Бу хакта язын гына билгеле була, ә аны кыш уртасында эштән куалар. Өйдә утырган вакытта бәйли белүе коткара: кем нәрсә сорый, шуны бәйләп сатып, очны-очка ялгый.

 

Сәфәргә кузгалганда, юлымда мәрхәмәтле кешеләр күбрәк очраячак дигән ышаныч белән чыгам. Һәм ул шулай була да!

 

Тормышында авырлыклар җитәрлек булган аның. Кая ул ял итәргә барулар турында уйлау?! Улы белән кызы мәктәп тәмамлап, Уфага укырга чыгып киткәч, ул да алар артыннан кузгалырга ниятли. Олыгайган көндә ялгыз башыңа авыл җирендә гомер итүләре рәхәт булмас, ди дә, тәвәккәлли. Умартачы хатын сатучы булып китә. Фатирлы булу хакына урам җыештыра. Аңарчы тулай торактагы кызы янында яшәп тора.



Күп йөргән – күп белгән

Барысы да лаеклы ялга чыккач башлана. Дөнья буйлап сәяхәт итүләр диюем. Бу юлы, шактый әзерлә­неп, автостоп белән сәяхәт итүнең тәртип-кагыйдәләрен өйрәнеп кенә юлга кузгала. Ә кагыйдә­ләр, күп булмаса да, бар.

Иң беренчесе – өстә сары жилет булу. Җир шары-ның кайсы гына магистраленә чыгып басса да, автостоп белән сәяхәт итүчене машина йөртүчеләр сары төстән таный. Димәк, сары куртка яки жилет, кара чалбар, бик җайлы-уңайлы аяк киеме. Юлда ничә пар аяк киеме туздырганын Сания апа инде хәтерләми: «Күп!» Утырып барган вакыттан җәяү йөргән чаклары да аз түгел бит. Машина тәрәзәсеннән генә дөнья күреп буламы? Күзенә бик тә кызык нәрсә чагыла икән, төшә дә кала: күпме теләсә, шуның кадәр карый, күрә, ә юлын аннары дәвам итә. Гади туристтан ул шуның белән аерыла да: аның сәяхәтенең башы бар, ә ахыры... Ул анысын үзе генә хәл итә!

Беренче тапкыр сары жилеттан юлга чыгып баш бармагын өскә күтәрүгә чит илләргә китеп бармый әле ул. Башта Башкортстанның илле дүрт районын йөреп чыга. Калининградтан алып Камчаткага кадәр Россия юллары буйлап уза. (Уфаның берничә альпинист хатынына ияреп, Камчаткада бер ай яшәп кайта Сания апа. Хатирәләр сандыгында – Камчатканың флора-фаунасын сурәтләгән фотолар, Авача янартавы кратерына менгәч алган пемза – күбек таш, күкерт... Камчатка – кара уылдыкны беренче тапкыр кашык батырып ашап караган җире!)

Ерак юлга язын кузгалганда, бигрәк тә җылы якларга барганда өстенә искерәк киемнәр кияргә тырыша Сания апа. «Кирәкләре бетүгә, ташлыйм да калдырам», – ди. Шулай, җәяүлегә янчык та авыр.

Автостопчының тагын бер кагыйдәсе – барасы илең, андагы гореф-гадәтләрне, мәдәниятне өйрәнү, диннәре белән танышу. Интернеттан әле файдалана белмәгән (Әлегә белмәгән! Әмма ноутбугын инде сатып алган, дөньяның пәрәвез челтәренә тоташырга ярдәм итеп җибәрү өчен бер таныш белгеченең бушавын гына көтә!) Сания апага, элеккегечә, китаплар ярдәмгә килә.

– Ә тел? Тел белмичә юлга чыгып булмыйдыр бит?!

Әңгәмәдәшемә бу сорауны бирүче кеше мин беренче түгел, әлбәттә. «Бар да кызыксына», – ди ул һәм шунда ук санап китә:

– Юлда йөри торгач, инглиз телен ипи-тозлык кына, теләсәм-теләмәсәм дә, өйрәндем. Немец телен урта мәктәптә укыган идем – Германиядә аралаша башлагач, күп нәрсә искә төште. Гарәп илләренә чыга башлагач, сүзлек алдым, шактый сүзләр, җөмләләр ятладым – әйләнеп кайтырга җитте... Ирем белән тугыз ел Үзбәк­станда яшәгән идек – фарсы теле шуннан таныш. Шул ук Үзбәкстанда торганда бер таҗик гаиләсе безгә сөт китерә иде. Телләрен азмы-күпме чамалавым берзаман менә кирәк булып чыкты: Таҗикстан, Пакистан, Әфганстан халкының теле бер-берсенә бик якын. Төрки халыклар янына барып чыксам, башкорт телем ярдәмгә килә. Тагынмы? Испан телендә ару гына сөйләшәм хәзер. Испаниядә озак вакыт яшәргә калуым тел өйрәнү өчен булды. Ике ел элек операция ясадылар. Лопатин дигән профессор: «Наркоздан чыкканда ниндидер чит телдә сөйләштегез, безне ачуландыгыз», – ди.

Баксаң, испанчамны искә төшереп ятканмын икән!

Тел Мәккәгә җиткерә, диләр. Мәккәгә дә, Мадридка да, Кытайга да җиткерә... Кытай дигәннән, Сания апа «барырга җыенам» дигән илләрнең берсе – Кытай.


Йөргән – тутыкмас

«Аралашу өчен кайвакыт сүзләр кирәкми дә, – ди Сания апа. – Ишарәләр дә җитә». Һәм ул Испаниядә булган очракны искә төшерә. Килүенең иң беренче көннәрендә үк, әле телне ипи-тозлык та белмәгәндә, Испаниянең көньягына – Севилья шәһәренә барып кайтырга кузгала ул. Ерак араларга йөрүче зур йөк машинасы шоферы аны үзе белән мең чакрым утыртып бара. (Бер машинадан төшмичә иң озак барган ара дип тә истә калган бу сәфәр. «Гадәттә, беркайчан да ерагракка баручыны көтмим, – ди ул. – Ун километрга гына алып баручы булса да утырам, йөзгә дә...

Алга таба гына барсын!») Юлда ике көнгә якын вакыт уза – ни хакында гына сөйләшмиләр! Бер авыз сүз белмәгән килеш! Юлдашының кайдан, нинди максатлар белән йөрүен аңлагач, машина хуҗасы аның ашау-эчү, төн куну мәсьәләләрен хәл итүне дә үз өстенә ала. «Испания­гә кадәр барып, Севильяны күрми кайтсам, гөнаһ булыр, дидем... «Үгезләр сугышы» – коррида шул калада гына сакланган. Бер кичтә өч тореро чыгыш ясый икән, алты үгезне үтерәләр. И-и жәлләдем мин аларны, халык кебек кул да чабасым килмәде. Тамаша­чы ак яулыкны кемгә күбрәк бирә, шул торерога үгез­нең бер колагын кисеп тоттыралар, бик әйбәт чыгыш ясаса – икесен дә. Йөрәгемә иң тигәне – җыел­ган халыкның үгез итен талашып алып бетерүе булды».

Испаниядә Сания апа ике елга якын яшәгән. Визасыз, беренче елны – акчасыз! Визасының вакыты шунда яшәгәндә чыккан. Әмма полицияне урап узуның юлын тапкан ул: килүгә, телне яхшы белүче бер якташын очратып, аның белән шундагы җирле газетага киткән – интервью биргән. Үзе белән әңгәмә басылып чыккан газета бите Сания апага Испаниядә бөтен документларны алыштырган. (Германиядә дә шулай булган. Тугыз ел Мәскәүдә эшләп киткән, рус телен яхшы белгән бер корреспондент белән очраклы гына танышалар. Ул ханым язган мәкалә дә сәяхәтче ханымга алман илендә бик күп ишекләрне ачкан.)
 

Акваланг белән Кызыл диңгезгә төштем, Фарсы култыгында су коендым, Париж, Ницца урамнары буйлап йөрдем, Тын океан ярында шәфәкъ алсулыгын күзәттем...


Ярый, визаны хәл иттек, ди, ә акчасыз яшәү ничек була икән? «Хостелга (тулай торак тибындагы фатир-отель) урнаштым, – ди Сания апа. – Анда йокларга урын да бирәләр, ашаталар-эчертәләр дә. Бер хостелда дүрт ай яшәргә була, ә андый хостеллар Мадридта бишәү-алтау. Ә икенче елны исә, акча эшләдем – авыру бер картны карап тордым. Россиядән килгән бер хатынга кайтып китәргә кирәк иде, ул үзе урынына мине урнаштырды. Мин исә бабайны җирләгәч кенә юлга кузгалдым».

Бер сүздән икенчесенә күчәбез, ә иң кызык исемлеккә һаман барып җитеп булмый! «Утыз дүрт илдә булдым, – дигән иде Сания апа күрешүгә. – Әлегә...»

Венгрия, Австрия, Швеция, Финляндия, Англия, Монголия, Иран, Сирия, Иордания, Македония, Мисыр, Йәмән, Төркия, үзебезнең Кавказ ягы – Ингушетия, Дагстан, Чечня, Осетия, аннан Бурятия, Казакъстан...

Ил исеме яңгыраган саен – яңа хатирә.
 

Сәяхәткә чыксам, калалар эчендә йөргәндә автобуска һәм метрога гына түлим.

 

Җәяүленең сукмагы – җиде

– Мисырга сәфәрем алдыннан Уфада «Лалә-Тюльпан» мәчетен ачтылар. Анда гарәп телен укытырга Мисырдан өч кеше килгәнен ишеткән идем. Яннарына бардым, таныштым. Диктофоныма туганнарына үз тавышлары белән сәлам хаты яздырып алдым. Алар нәкъ мин теләгәнчә, өчесе Мисырның өч мөешеннән (төбәгеннән) булып чыкты. Мин Мисырга барып җиткәнче, кесә телефоннары аша «шундый кеше килеп чыгарга мөмкин» дип хәбәр иткәннәр иде инде. Кунак итәргә әзерләнеп торганнар. Өч гаиләдә дә берәр атна яшәдем. Тирә-юньдәге шәһәр-авылла­рын, истәлекле урыннарын карап, күреп йөрдем...

– Әбугалисина турында миңа карт инәм сөйли торган иде. Иранга барырга дип кузгалгач, аның каберендә булмый кайтмыйм, дидем. Күрдем... Му­зеена керү өчен иртәнге алтыда ук килеп баскан идем инде. Кем икәнем­не белгәч, күп итеп буклетларын бирделәр – аны мәктәп балалары белән очрашуларга баргач таратам. Шагыйрь­ләр Баба-Таһир һәм Хафиз­ның каберләрен зиярәт кылдым. Без бит бөтендөнья әдәбиятының гүзәл әсәрләрен­нән саналган «Гөл­стан»ны укып үскән. Шул шигырьнең фарсыда ничек яңгыравын бик ишетәсем килә иде: Сәгъди кабере янына барсам, бер егет «Гөлстан»ны укып тора – диктофоныма яздырып алдым...

– Виза бирмибез, дип кире борган очраклар юк. Мин бит кайткач, Уфа газеталарына сәяхәтем турында язам: кайда булганмын, нинди илләрне күргәнмен. Консуллыкларга шуларны тотып барам. Йәмән посолы, мәсәлән, үзе яныма чыкты да: «Мадам Сания! Без сезгә визаны бушлай бирәбез, тик әйләнеп кайткач, безнең хакта да язарсыз!» – диде.

– Монголиядә октябрь-ноябрь айларында булдым. Улан-Батордан чыгып, көнбатыш аша кайтырмын дигән идем дә, алты сәгать көтеп утырдым, юлда машина күренмәде. Ярты елсыз кайтып җитә алмам дип, кире уйладым.

«Яңадан тагын бер кая барыр идегез?» – дигән соравыгызга: «Монголиягә!» – дип җавап бирәм. Андагы далага... Беркем сәгатькә карап чапмый, беркемдә стресс юк, йөрәге авыртмый... Чын табигать балалары. Монголия минем иң арзанга төшкән сәфә-рем – нибары бер меңгә барып кайттым мин анда.

– Юк, минем юлда беркайчан да ач калганым юк! Шәрык илләрендә йортның бусагасын узып хуҗаларга сәлам бирсәң – син инде аларның кунагы. Монголиядә әнә бер атна җәяү атладым.
 

«Ил гизгән — тик утырган хакимнән уздырган».


Кояш баешына карап барам да барам. Әллә нигә бер тирмә очрап куя. Исәнләшеп керәм дә, аягымны бөкләп утырам. Алар бернинди сорау бирмичә, алдыңа ризык тезәләр, аннан йокларга урын җәяләр. Анда гадәт шундый.

Чечняда бер кафега кердем. Акчаны соңыннан, аша­ган­нан соң, түлисе, диделәр. Кассага барсам: «Хуҗабикәбез сездән акча алмаска кушты», – диләр. Сәфәрдәге кешегә ярдәм итү – алар өчен изге нәрсә.


Кайда йөрсәм дә, зур шәһәргә җиткәнче, төн кунарга калалар янындагы бистәләрдә, авылларда туктарга тырышам. Берәр гаиләгә урнашу ягын карыйм. Теләсә кайсы ил, андагы тәртипләр турындагы мәгълүматны бары тик авыл җирендә, гаиләдә генә алып була.

– Чечняда иң зур проспект Путин исемен йөртә дип ишеткәнем бар иде. Эзләп таптым. Чыннан да шулай булып чыкты! Ул беткәч, Рамзан Кадыйров исемендә­гесе башлана...

– Россия буйлап йөргәндә, республикаларның мәгариф министрлыкларына сугылып чыгам. Телләр­нең язмышы кызыксындыра мине. Бүген иң аяныч хәлдәгеләрнең берсе – калмык теле. Игътибар­ны арттырмасалар, тиздән калмык теле югалыр, онытылыр. Камчаткада ительмен дигән халык бар – теллә­рен белгән 15 кенә кешеләре калган. Россия кануннары аз санлы халыкларның телен кайгыртмый.

– Хәзер инде шундый яшьтәмен – юлда миңа берәү дә бәйләнми. Элегрәк машинадан сикереп төшеп калган чакларым да булгалады... Яшьтән спорт белән шөгыльләнгән кешегә егылу алай ук куркыныч түгел. Юлда озак йөргәч, психологка әйләнәсең: кемгә утырырга ярый, кемгә юк...

– Кая барсам да, анда яшәгән халыкның аш-суыннан авыз итми кайтмыйм. Бака боты да, елан да, дуңгыз ите дә эләгә... Хаҗга шуңа күрә җыена алмыйм әлегә. Аннан ярамаган ризык кабармын да, гөнаһлы булырмын...

– 2000 елда «Поле чудес» тапшыруында катнаштым. Махсус бардым: машина йөртүчеләрнең күбесе кич телевизор карый – танып калырлар дидем. Чаллыдан Наил исемле шофер ике тапкыр туктап утыртты. Бер үк машинага ике тапкыр кул күтәргән чагымны башка хәтерләмим... Элек Кама кичүе эшләгәндә, андагылар да таный иде: «Тетя Соня, бу юлы кая барасыз?» – дип каршы алалар, чәй эчереп, берәр машинага утыртып җибәрәләр иде...

– Узган ел Әй елгасы буйлап биш көн салда актык. Рамилә исемле бер танышым, калганнары – яшьләр. Башта Чиләбе өлкәсе буйлап, аннан Башкортстаннан... Ул табигатьнең матурлыгы! Палаткада йокладык, таштан мунча өеп, чабына-чабына юындык, Әйгә төшеп чумдык... Арада иң өлкәне идем, «әни» дип йөрттеләр...
 

Олы юлга үлән үсми

Хатирәләрнең очы-кырые булмас шикелле... «Көньяк Америкага җыена», – дип ишетеп килгән идем, әллә ул хыялыннан баш тарткан инде?!

Юк, җыена, дөрес, аңа кадәр «Кыргызстанга һәм Төрекмәнстанга барып киләсе бар». (Бу сүзләр нәкъ «күрше авылга барасым бар» кебек яңгырады!) Ярдәм итүчеләр булмаса, океан артына чыгып китү авыррак, әлбәттә. Әмма андый кешеләр дә табылып тора! Сания апа – Башкортстанның Аксакаллар советы әгъзасы. Алар яңа гына Уфаның бер читендә агач эшкәртү заводы төзелүгә каршы чыкканнар.

Шул хакта язылган хатны Мәскәүгә, Россия Югары судына илтеп тапшыру өчен «иң мобиль кеше», дип, аксакаллар Сания апаны сайлаганнар. Без очрашыр алдыннан ул Мәскәүдән кайтып кына кергән иде. Балашихага кадәр аны бер ир-ат утыртып килгән. Банкта эшли икән. Булышырмын дип, телефонын үзе биргән... «Игелекле кешеләр күбрәк!» – ди Сания апа сөенеп. (Ә мин исә: Буш вакытым булуга, йон оекбашлар бәйлим дә, үзем яшәгән урамның аргы очындагы балалар йортына йөгерәм», – дип сөйләвен искә төшерәм дә: «Игелек җирдә ятмый», – дип уйлыйм.)

Улы Бөрьяндә яши, кызы Башкортстан дәүләт университетында, чит телләр кафедрасында укыта икән. Алты оныгы бар. «Каядыр чыгып киткәнемне кайчак әйтеп тә тормыйм. Борчылмыйлар! Беркайда да югалмаячагымны беләләр». Әбиләренең (аңа болай дип дәшү дөресме икән?) киләсе атнада: «Мин – Кытайда» яки «Төньякка, Чукоткага килдем әле», – дип шалтыратуы да бик мөмкин. Уена кергән икән, димәк, барачак!

– Сания апа, яшегезне укучыларга әйтәбезме? – дим.

– Көзгә җитмешне тутырам... – дип елмая ул.

– Ә пенсиягезне?

– Сигез мең ярым алам... 

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афэрин, Сания апа! Сокланып укып чыктым. Була бит кыю кешелэр!

    Хәзер укыйлар