Логотип
Мин ачкан дөнья

Бохараны күрергә һәм...


Бохара – Үзәк Азиянең искиткеч гүзәл борынгы шәһәрләреннән берсе. 
Җир йөзендә инде ул өч мең елга якын яши. Үз дәверендә күчмә басып алучылар-ның атлы гаскәре ташкынын да, шәрык ренессансының моңарчы күрелмәгән чай-палышын да кичергән. Һәр чор, династия һәм идарәче бу борынгы җирдә үз эзен калдырган.

Борынгы заманнарда Бохара (үзбәкчә Buxoro) Урта Азиянең бер өлкәсе – Согда составына кергән. Александр Македонский чорында анда шәһәр төзелеше алга киткән. Исеменең килеп чыгышын төрлечә аңлаталар. Берәүләр фикеренчә, «Бохара» – «монастырь» мәгънәсендә; икенчеләр «белем-мәгърифәт урыны» дип тәрҗемә итә. «Парижны күрергә һәм үләргә...» дигән мәгълүм гыйбарәне мин, «Бохараны күрергә һәм дөньяга күзләреңне ачарга...» дип, бераз үзгәртер идем. Бохарада дустым Нурия белән мине милләттәшебез, сөйкемле егет Равил Исхаков каршы алды. Ул Ташкент дәүләт университетының халыкара мөнәсәбәтләр факультетын тәмамлаган, быелдан Бохарада яшәүче татарларның иҗтимагый оешмасын җитәкли. Кунак­ханәгә озата барганда, Равил безгә гид булырга ризалыгын белдерде. Шәһәрнең тарихи үзәгендә, Ляби-хауз архитектур ансамбле янындагы кунакханәгә урнаштык, ул тирәләр Бохарада бүгенге көнгәчә сакланган буалар (хаузлар) исеме белән шулай йөртелә. Сүз уңаеннан, Бохарада һәм Сәмәркандта кунакханәләр кыйммәт түгел, ә менә Ташкентта 10-30 процентка кыйбатрак.
Бөек ефәк юлы Бохара аша үткән. Андагы 60 лап кәрван-сарайга Һиндстан, Кытай, Иран һәм башка илләрнең сәүдәгәрләре урнашкан. 

Хаузлар тарихын да Равил сөйләде. XIX йөз ахырына кадәр Бохарада күлләр бик күп булган, алар шәһәр халкы өчен су чыганагы хезмәтен үтәгән. Акмый торган сулыкларда микроблар һәм паразитлар мыжлап торган, буаның яманаты да таралган: ул чир чыганагына әйләнгән. Шуңа күрә хаузларны әкренләп киптерә башлаганнар. Ляби-хауз XVI–XVII гасырларның гаҗәеп архитектура ансамбле үзәге буларак сакланып калган һәм шул көннәрдән бирле үзгәрмәгән дә. Урта гасырларда җирле халык, цирюльникларга (алар дәвачылар да булган) мөрәҗәгать итеп, паразитлардан арынган. Ул дәвалаучылар кортларны тире астыннан нечкә таякчыклар ярдәмендә эләктереп алган. Кортлар кеше организмында күпчелек аяк тиресе астында күпләп үрчегән. Алардан арындыру берничә сәгатьтән алып тәүлек буена кадәр дәвам иткән. Бу эшне бик сак башкарганнар, юкса корт өзелеп, кан зарарланудан кеше үлеп киткән очраклар да булган. XIX гасырда суны тикшергәннән соң, акмый торган сулыклардан файдалануны тыйганнар, хакимияттә­геләр ашыгыч рәвештә күлләрне күмдерә башлаган, бердәнбер Ляби-хауз гына калган. Чишмә, елга суларын эчүгә күчкәннәр.
 
Бохараның илаһи манаралары каршында хәтта бөек Чыңгызхан башын игән...

Монголлар басып алуы турында Равил сөйләгәннәрне тыңлый-тыңлый, шәһәр белән танышып йөргәннән соң, кунакханәгә әйләнеп кайттык: Бохарада яшәүче милләттәшләребез белән очрашасыбыз бар иде. Кызы Әлфия белән Дания ханым Янбулатова, Рузалия Али-мо­ва килгәннәр. Чәй эчә-эчә, аларның язмышы, безнең халыкка хас сыйфатлар турында рәхәтләнеп сөйләштек. 

 

Кышкы сарайны Фрунзе җитәкчелегендә солдатлар пушкалардан утка тоткан. Аркның 80 процент кышкы резиденциясе юкка чыгарылган.


Иртән тагын әкияти Бохара белән танышуыбызны дәвам иттек. 603–658 елларда ул Көнбатыш төрки каганатына буйсынган Согда биләмәләренең берсе булган. Шул заманда ук инде борынгы болгар бабаларыбыз Бохара ханлыгы белән сәүдә иткән. Бохара, Хива ханлыклары соңрак Казан ханлыгы белән сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырган.

Бохара Әмирлеге 1785 елдан 1920 елга кадәр яшәгән, аннары аны Кызыл Армия гаскәрләре басып алган. Үзбәкстан хөкүмәте бүгенге көнгә кадәр сарай комплексын чистарту, мәетләрне казып алу эшенә тотынмаган әле, хәрабәләр күңелне борчый.

 

Борынгы Бохараның базарлары затлы мал – келәмнәр, керамик савыт-саба, җиз табаклар, бизәкле комганнар муллыгы белән генә түгел, бәлки бу тауарлар белән сәүдә итүчеләрнең һәр туристка аның үз телендә (!) мөрәҗәгать итүләре белән дә хәйран калдыра.  

Бохараның үзәге – ачык һавадагы музей комплексы ул. Анда йөргәндә шактый кызыклы мәгълүматлар ачыкланды. Әйтик, 1220 елда Бохараны Чыңгызхан гаскәрләре басып алган. Ул, атка атланып, шәһәрнең Җәмигъ мәчетенә килеп кергән. Риваятьләр буенча, Бохараны яулап алганнан соң, Чыңгызхан Калән манарасына килгән (биеклеге 47 метр), башын шундый итеп артка чөйгән: сугышчан шлемы төшеп киткән хәтта! Җир йөзеннән бик күп шәһәрләрне себереп түгеп, дөньяны дер селкеткән Чыңгызхан, көтмәгәндә, такыр башын күрсәтергә мәҗбүр иткән манарага тимәскә дигән әмер биргән гаскәренә.

 

 Бохара укалы чигүләре белән дан тоткан. Кулдан чигелгән бу күлмәкнең инде 200 елдан артык тарихы бар...

Калән манарасы атаклы Мири-Араб мәдрәсәсенә якын гына. Безнең мөфтиләр Тәлгать Таҗетдин, Равил Гайнетдиннәр дә шушы югары уку йортында белем алганнар. Аның эченә кертмиләр, дәресләр барганда бигрәк тә. Меңнәрчә чакрым ара үтеп, шундый атаклы һәм изге урыннарны күрмичә ничек китәсең инде! Минем үҗәтлекне күреп, бер хәзрәт Шәех Абдулла Йәмән мәдрәсәсенә нигез салучының мавзолеена чакырды һәм Коръән укыды, үземә шундый игътибар күрсәтелүенә бик рәхмәтле булып калдым. Хәеремне бирдем, догаларыбыз кабул булсын. Амин.

Риваятьләр буенча, төзелеш икенче талпынышта гына килеп чыга: беренче архитекторны хан ашыктырып эшләтә, ашык-пошык күтәрелгән манара 1121 елда җимерелә, моның өчен архитекторның башын кисәләр. Ә Бако хәйләкәррәк булып чыга, кирәк чакта (мәсәлән, измәне катырганда) билгесез тарафларда югалып тора. Гомумән, Калән турындагы риваятьләр берсеннән-берсе куркынычрак: аны Үлем манарасы дип тә йөртәләр; янәсе, халыкка гыйбрәт булсын өчен, Бохарада җәза бирелгән җинаятьчеләрне манарадан халыкның аяк астына ыргытканнар. Манараның гөмбәзе авыр таҗлы хан башын хәтерләтә...



Икенче көнне Бохара читенә Баһаветдин Нәкыш-бәнди мавзолеена бардык. Баһаветдин 1318 елда Бохара янындагы Касри-Хиндуван авылында туа. Суфичылык белән кызыксыну аңа бабасыннан күчкән. Инде дин әһеле булып киткәч, Нәкышбәнди үз вәгазьләрендә гадилекне, тыйнаклыкны хуплаган, дәгъвачыл булмаска чакырган, әмма ялгызлыкны, үз дөньяңа бикләнүне кире каккан. Баһаветдин дәрвишләрнең яшәү рәвешен кабул итми, хәер эстәп, теләнеп йөрүләр аңа ят була, ул башаяк белән тормыш чынбарлыгында яши. Бик оста итеп «камха» ефәк тукымасын тукый, металлдан кисеп, бизәкләр ясый (Нәкышбәнди исеме дә шуннан килеп чыккан). Аның тәгълиматы буенча, чын суфи сөннәтне үтәргә, шәригать кануннары буенча яшәргә тиеш. Мавзолейда чакта мин татар галимнәре Мәрҗани, Барудиларның да аның тарафдарлары булуын белдем.

 Нәкышбәндинең таягы төрткән урында үсеп чыккан тут агачына бу гомер эчендә кемнәр генә баш имәгән: ханнар, шәехләр, дәрвишләр, юлчылар...

Баһаветдин Нәкышбәндинең мавзолее ун гектар мәйданны били. Әмма халык аның күбрәк бер урынында – тут агачы тирәсендә кайнаша. Риваятьләр буенча, Нәкышбәнди хаҗга таянып барган таягын, кире әйләнеп кайткач, җиргә кадый һәм шул урында тут агачы үсеп чыга... Ул агач күптән инде җиргә ауган, әмма аның шифасы бүгенгәчә бар дип санала: һәркем үзе белән аның бер кисәген алып китәргә тырыша. Шулай итеп, бәхетле булмакчылар... Әлеге риваять: «Агачны бары тик кулың белән сындырып алырга гына ярый», – дип тә кисәтә. Әмма моны эшләү генә мөмкин түгел – дәверләр кичкән тут агачы күптән инде ташка әйләнгән.    
Бохарага килгән туристлар мавзолей эчендәге Изге чишмә янында да тукталырга тырыша. Мин дә ул чишмәдән әнием белән кызыма дип изге су алып кайттым. Бохара әле тагын бер атаклы персонаж, урта гасырларның мәгълүм сатиригы Хуҗа Насретдин исеме белән дә танылган. Лябихауз янында аңа бронзадан һәйкәл куйганнар. Бохара – Хуҗа Насретдинның ватаны, биредә аны бик яраталар.
 

Хуҗа Насретдин ишәгенең койрыгын сыйпасаң, бар теләкләрең тормышка ашачак, син кабат шушы әкияти музей-шәһәргә әйләнеп кайтачаксың, диләр. 


Укалап чигү осталары һәм зәркәнчеләре белән дә мактана ала Бохара. Һәр тарафта – муенсалар, алкалар, беләзекләр, саклагыч бөтиләр... «Панча», ягъни биш бармакны хәтерләткән Бохара алкалары бик популяр. Ул вак ташлар белән мулдан бизәлгән, башның һәр хәрәкәте саен ниндидер саңгырау нәфис тавыш чыгарып, явыз көчләрне куа, чиста уйлар белән күңелне яктырта.

Алтын базарында без Мәъмүр Рахмоновның «шибирма» стилендә эшләнеп, энҗеләр белән әйләндерелгән якут алкаларын сатып алдык – чып-чын Бохара зәркән мәктәбе үрнәге! Ташкентта исә безнең алкаларга карап, шундук кемнеке икәнен, ягъни авторын атадылар. Менә бит чын останың кулын ничек таныйлар!



Сәяхәтебез ахырында Нурия белән XVI гасыр мунчасына барырга булдык. «Великолепный век» фильмын күпләрегез карагандыр. Хәтерләсәгез, фильмда еш кына солтан хатыны Хөррәмнең мунча – хаммам керүләрен күрсәтәләр иде. Без дә үзебезне солтан хатыннары кебек хис иттек. Фильмдагы декорацияләр фонында калып, урта гасырларга килеп эләккәндәй булдык... 

Х гасырда Бохарада берничә мунча булган, арада «Хаммам хан» («Хан мунчасы») дигәне – иң билгелесе. Ул бүгенгәчә сакланып калган хаммамнарның берсе. Башка Урта Азия мунчалары кебек үк гөмбәз түбәле бер катлы бинада урнашкан. Ул вестибюльдән, чишенү, юыну бүлмәләреннән тора. Хаммамның алгы бүлмәсенә керүгә үк үткән заманнарга күчәсең...
 

Хаммам тәннәребезне генә түгел, җаннарыбызны да сафландырды.


Сөрмәле күзләрен сирпеп, зифа буйлы шәрык сылулары каршы ала сине. Фарсыча сөйләшәләр, сәламлиләр, хуш исле тәмле үлән чәе тәкъдим итәләр. Без анда чакта мунчага әниле-кызлы берәүләр килде. Әни кеше күптән түгел генә бала тудырган. Бәби табып, 40 көн узгач, хатыннар, организмны савыктыру өчен, хаммамга килә икән. Барлык процедураларны узганнан соң, бәби тапкан хатынга җиде төрле үләннән пешерелгән чәй эчерәләр. Бала таба алмый интеккән хатыннар өчен дә мунчада аерым процедуралар бар икән... Көнчыгыш мунчасының төп аермасы – ул тоташ таштан һәм мәрмәрдән салынган. 
 
Җирле халык кына түгел, бөтен мөселман дөньясы Нәкышбәнди мавзолеен изге урын саный.

Үзбәкстанда кешеләр ачык, кунакчыл, аралашырга бик ярата. Кунакханәләрдә хезмәт күрсәтүчеләр, сатучылар, берничә телдә сөйләшүче официантлар шаккаттырды.
Бохарадагы милләттәшләребез безне озатып калды. Яшермим: ниндидер буталчык хисләр белән кайтып киттек. Урта Азия, борынгы Шәрык белән элемтәләр өзелүгә эчтән янсак, әмирләр, ханнар, дәрвишләр һәм суфыйлар рухы сакланган Бохарага килеп, мәңгелек тарих белән очраша алуыбызга без чиксез шат идек.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур , эчтэлекле язылган. Без узебез дэ шул юллардан уткэн яз узган идек. Рахмат

    Хәзер укыйлар