Логотип
Мин ачкан дөнья

Америка әкияте

Самолет тәрәзәсендә Нью-Йорк утлары биешә. Ә йөрәк әкияткә килеп эләгәчәк мизгелләрне саный: аэропорт залында безне көтеп торучы чибәр егет, кабриолет, пальмалар, бер якта – шау-шулы шәһәр, икенче якта – океан... Фильмнарда шулай тасвирлана лабаса!
 
Тик бу картина хыялда гына кала. Америка безне борынын җыерып, теләр-теләмәс кенә каршылый. Аэропорт залында «Айбикә» дигән язу тоткан чибәр егет тә, башка берәр каршылаучы да күренми...
 

Билгесезлеккә карап...
Студентларның «Work and Travel» программасы буенча Америкага килергә уйлавыма шул чакта беренче тапкыр бик үкендем кебек. Хәер, Казан-Мәскәү поездына утырып сәфәрне башлаганда ук бар иде ул үкенү хисе. «Нәрсәгә кирәк инде бу сиңа, Айбикә?! Студент буларак соңгы каникулыңны рәхәтләнеп Казаныңда, әти-әниең янында гына уздырырга ярамаганмыни?! Тоттың да билгесезлеккә юл алдың» – дип, юл буе үз-үземне битәрләп бардым бит. Самолетка утыруга үкенүем юкка чыкты анысы. Озакка булмаган икән.


 
Без икәү: мин һәм юлдашым Лиана. Аның да «Американы яуларга» дип килүе. Ничек кирәк алай автобус табып, Бостонга кузгалабыз, аннан икенче транспортка утырып, билгеләнгән ноктага – Массачусетс штатының Уэлфлит шәһәрчегенә – барып җитәбез. Монда эш бирүчебез каршы ала. Без инде йончыган, кәеф тә кырылган, шуңа күрә кая алып барсалар да риза. Ятып йокларга урын гына булсын!
Бер йортка килеп керәбез. Шушында яшәячәкбез икән. Бездән кала анда тагын Тайландтан килгән өч кыз торачак. Алар белән танышабыз, тик исемнәре шундук баштан чыгып оча. Җитәкчебезнең: «Иртәгә иртәнге 8дә күрешербез!» – дигән сүзе дә аңга барып җитми әле. Ул чыгып китүгә, караватка авабыз. Бу мизгелдә безгә бүтән бернәрсә дә кирәкми.
 
Бездә адым саен күгәрчен булса, анда тиен икән. Курыкмыйлар да, рәхәтләнеп йөриләр.
Әлбәттә инде, иртән уяна алмыйбыз. Менә шул чакта әкият башлана да инде. Ишек шакыйлар. Йокылы-уяулы хәлдә барып ачабыз. Ә анда бер чибәр егет басып тора! «Сәлам, кызлар! Мин бүген сезне озатып йөрермен», – дип елмая. Йокы ачыла. Тиз генә җыенып, егеткә ияреп чыгып китәбез. 
Без яшәячәк йорт урман эчендә икән. Документларны теркәү озакка сузылмый. Эшне бетергәч, чибәр егет шәһәрне күрсәтергә алып китә. Уэлфлит зур һәм бай авылны хәтерләтә. Ике катлы җыйнак йортлар агачлар эчендә посып утыра. Шәһәрнең машина төтене белән агуланмаган саф һавасын күкрәк тутырып сулыйбыз. Кул сузымында гына океан җәйрәп ята. Чү, әнә тюленьнәр дә күренә түгелме соң?! Менә монысы безнең хыялдагы Америка! Оҗмахка эләктек бугай, дип шатланырга да өлгерәбез әле... Их, нигә әкиятләр шулай кыска соң синдә, Америка?


«Качарга кирәк!»

Ә икенче көнне эш башланды. Америкада үткәрәчәк өч ай ярым вакыт эчендә мин хаускипер булачакмын (аларда «җыештыручы» димиләр, шушылай матурлап әйтәләр). Акча эшләүне төп максат итеп куймадым, минем өчен иң мөһиме сәяхәт итү, илне күрү иде. Шуңа күрә эш сайлаганда да баш ватып тормадым. 
Тик эш без уйлаганнан күпкә катлаулырак булып чыкты. Уэлфлиттагы йортларның күпчелеген арендага алып яшиләр. Әйтик, бер гаилә килеп бер атна яшәп китә. Икенче гаилә килеп урнашканчы, без йортны ялт иттереп җыештырып чыгарырга тиеш. Хаускиперлар килгәнче, хуҗабикәләр үзләре үк җыештырып куйган була – беренче гаҗәпләнү шул булды. Тик барыбер: «Монда чиста бит инде», – дип утыра алмыйсың. Килешүдәге «хаускиперның бурычлары» дигән бүлектә нинди эшләр күрсәтелгән, барысын да үтәргә тиешсең. Җитмәсә, тиз-тиз эшләргә кирәк. Минем алай җентекләп хәтта үз өемне дә җыештырганым булмады! Беренче йортны җыештырып чыкканда эт булып арган идем. Ә көнгә барлыгы биш-алты йортка бару каралган. 


 
Беренче көн дә, атна да, икенчесе дә бик авыр үтте. Физик яктан гына түгел, рухи яктан да кыен иде. Эштән бушап, ял итәргә утыргач, күз алдына өй, әти-әни, Казан килеп баса. Сагынуга чыдап булмый башлый. Өстәвенә, без килгән май аенда Уэлфлитта әби-бабайлар гына иде. Башка шәһәрләрдә укучы яшьләр әле кайтып җитмәгән. Шуңа күрә бернинди күңел ачу чарасы да оештырылмый. «Ял көне монда кая барып була?» – дигән сорауга өлкәннәр: «Чиркәүгә», – дип җавап бирә. Чөнки шәһәрдә башка барыр урын да юк. 
 
Мин мондый тормышка әзер түгел идем. Җитәкчемнән сорап, өч көнгә ял алдым һәм Нью-Йоркта яшәүче дус кызым янына чыгып киттем. Нәкъ Сабан туе оештырылган көнгә туры килдем. Мин белгән уен-гадәтләр, миңа таныш тел, миңа якын кешеләр – болар барысы да Америка уртасында. Рәхәтләнеп күңел ачып, кире Уэлфлитка кузгалганда, ныклы карарым әзер иде инде: качарга! Бу кечкенә күңелсез шәһәрдән качарга да кайнап торган Нью-Йоркка килеп урнашырга. Яңа тормыш башларга!


 
Тик җитәкчемә бу карарымны әйтә алмадым. Күпмедер вакыт эшләргә, ә аннары, ял алган булып, Нью-Йоркка китеп барырга, дип план кордым. Эш таба алсам, шунда урнашып та калырмын янәсе. 
Ләкин Уэлфлит үзгәргән иде. Каникул башланган, шул сәбәпле шәһәрчек яшьләр белән тулган, җанланган. Яңа дуслар барлыкка килде, күңел ачу чаралары оештырыла башлады. Баштарак бик авыр тоелган эш тә хәзер ничектер җиңелрәк һәм хәтта яратып башкарыла иде. Кыскасы, Нью-Йоркка, алынган билетым әрәм булмасын, дип, теләр-теләмәс кенә чыгып киттем. Бу мегаполисны үз итәр өчен минем биш көн вакытым бар иде.
 
Кечкенә шәһәрчектә бөтен кеше бер-берсен белә бит, «аның өе пычрак» дигән сүз тарала күрмәсен тагын! 
 

Кунакка – карабодай боткасы

Нью-Йоркның үз кагыйдәләре икән. Мин ул кагыйдәләрне кабул итә алмадым. Официант булып урнашып карадым, тик ул эшем барып чыкмады. Шәһәрдә карыйсын – карап, күрәсен күреп бетердем дә, дус кызыма ахыргы карарымны әйттем. Кире кайтып китәм! Шушы вакыт эчендә үз өемә әйләнгән Уэлфлитка! Кайсы шәһәрнең йөрәгемә якынрак икәнлеге чагыштыруда беленде.
4 нче июль – Америка Кушма Штатларының бәйсезлек алган көне. Бөтен кеше ял итәргә бара, бәйрәм итә. Ә мин коеп яуган яңгыр астында көч-хәл белән такси тотып, Уэлфлитка кайттым. Безнекеләр дә ял итәргә киткән, йорт ишеге бикле. Телефоным юк. Кухня тәрәзәсеннән керергә туры килде. Үз караватыма барып яттым да: «Өйдә булу ничек рәхәт!» – дип уйлап куйдым. Менә шул көннән минем өчен рәхәт тормыш башланды. 


 
Без яшәгән Массачусетс штатында бик көчле законнар иде. Өч ай ярым яшәдем – шул вакыт эчендә бер генә тәртип бозу очрагы да күрмәдем. Әйтик, безнең шәһәрдә кешеләр көндез өй ишекләрен бикләми дә иде. Кемгә телисең, шуңа барасың да керәсең. Күпчелек рестораннарда – ике ишек: берсенә «Керү», икенчесенә «Чыгу» дип язылган. Бервакыт «Чыгу» дигән ишектән кергәч, миңа бөтен халык аптырап карады. «Кайсыннан керсәң дә барыбер түгелмени?» – диюемне дә аңламадылар. Ничек язылган, шулай эшләргә күнеккән шул алар. Безнең төнлә океанда коенуыбызны да кабул итә алмадылар. Алар өчен бу бөтенләй кыргый күренеш иде. 
 
Америкада закон каршында барысы да бертигез. Анда хезмәтнең ояты юк. Әйтик, безнең белән бергә хаускипер булып бай балалары да эшләде. Әти-әни биргән акчага эшләмичә яшәү дигән нәрсә юк анда. Без ул бай балаларының йортында җыештырсак, алар үзләре күршедәге икенче йортта җыештыра иде. 
Бер көнне килдем дә менеджерга арыдым дип зарландым. «Башка алай димә, арыганлыгыңны кычкырып әйтә күрмә», – ди. Анда эш изге санала. Көндәшлек зур, шуңа күрә кешеләр эш урыннарына теш-тырнагы белән ябышып ята. Ардым дип зарлану эшеңне хөрмәт итмәү булып санала икән. Баштарак без: «Эшкә килербез дә, вакыт үтсенгә селкенеп тик йөрербез инде», – дип уйлаган идек. Кая эләккәнебезне аңлагач, бу уй бик тиз онытылды. 
 
Без Америкага үзебез белән күп итеп ярмалар һәм... шампунь алып килгән идек. Шампуньнар бик кыйммәт, ә ярмалар бөтенләй юк, дип кисәттеләр бит. Бактың исә, анда да нәкъ бездәге бәяләр икән. Бөтен ярма диярлек бар, карабодай гына юк. Үзебез белән алып килгән карабодай америкалыларны шаккаттыру өчен бик ярап куйды әле. Кунак килсә, гел шуны пешерә идек. Баллы ризык дип уйлаучылар да, берәмтекләп ашап утыручылар да булды аны. Америкада чәй эчмәүләренә озак күнектек. Без, татарлар, утырган саен чәй эчәбез бит. Ә анда салкын тиеп авырып китсәләр генә эчәргә мөмкиннәр. 
Бервакыт Россиядән килгән дүрт кыз бер американ дустыбызның йортында кунып чыктык. Иртә белән торып чыксак, ашап утыра болар, ә безгә бернәрсә әзерләмәгәннәр. Аларда кешене кунак итү гадәте юк икән. Үзебез белән булган ике йомырканы пешереп, дүрткә бүлеп ашарга туры килде.  
 
Эшләргә тиешле өч ай ярым вакыт үткәч, тагын ике атна Америка буйлап сәяхәт иттек әле без. Бу илгә килгәндә туган: «Нәрсәгә кирәк инде бу миңа?» – дигән уйның әсәре дә калмаган иде. Аның урынына күптән: «Мин, һичшиксез, сиңа тагын киләчәкмен әле, Америка!» – дигәне бөреләнгән иде инде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик кызык язма килеп чыккан, Айбикэ! Кубрэк яз!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик матур язылган. Минем дэ Америкага барып карыйсым килет китте.

      Хәзер укыйлар