Логотип
Белгеч киңәше

Мин иремнән оялам

Мин иремнән оялам
«Элек мин зифа буйлы бик чибәр хатын идем. Гормональ дарулар белән дәваланганнан соң, гәүдәгә тазардым. Хәзер менә иремнән оялам, аңа ошамыймдыр кебек тоела.
Фәридә. Норлат.»


Җавап:
— Әйе, һәр хатын-кыз чибәр булу турында хыяллана. Хәтта күп вакытта «Чибәр булып түгел, бәхетле булып туарга кирәк»  дигән халык әйтемен дә истән чыгарабыз. Бактың исә, ир белән хатын арасындагы хисле бәйләнеш туйга чаклы ук барлыкка килә. Ә гаилә корып, бергәләп яши башлагач, әлеге дә баягы, рухи бәйләнеш бер-береңнең тышкы сөйкемлелегеннән дә өстенрәк булып чыга. Тора-бара ыгы-зыгылы көндәлек тормышта мәхәббәт хисе күзгә күренмәскә әйләнә. Тик ул бар! Аз-маз үпкәләшкәч тә бер-береңә тартылу — шул мәхәббәт ләбаса! Дистә еллар бергә яшәгән парлар исә чәч агару, тазару, җыерчыклану кебек физик үзгәрешләрне игътибарга да алмый башлыйлар. Кызганыч, еш кына шул үзгәрешләрне үзендә кичерүче кайбер кешеләр – әйтик, Фәридә кебек, буш урында түмгәк эзләргә тотыналар. Сез, Фәридә, әнә шул ясалма проблема капканына эләккәнсез. Иң дөресе, ирегез түгел, үз-үзегездән  үзегез ояласыз. Гәүдәгә тазарсагыз да, ирегезгә элеккечә сөйкемле булып күренергә телисез, шулай бит?..

Сезгә кичекмәстән карашыгызны үзгәртергә кирәк. Косметик салонга йөрмәсәгез дә, крем, кершән, иннек, хушбуй кебек бизәнү әйберләрен заманчага яңарта аласыз ич. Кием-салым кибетенә күз салу да урынлы булырдыр, мөгаен. Буй-сыныгызга килешле, өйдә дә, эштә дә киярдәй зәвыклы киемнәр сатып алыгыз. Күрегез дә торыгыз, күз алдында сөйкемлеләнеп китәчәксез. Әлбәттә, үзеннән-үзе иремә ошамыйм дигән уйларыгыз да юкка чыгар. Сөйкемлелек ачкычы үз кулыгызда!

__________________________________

Китәргәме, китмәскәме?
«Мин чит илдә яшәү турында күптәннән хыяллана идем. Хәзер менә Германиягә китү мөмкинлеге бар. Ә моңа алданрак ирешкән дусларым исә кире кайтырга җыена. Нинди киңәш бирәсез?
Гөлсинә. Буа.»


Җавап:
— Гөлсинә, туксанынчы елларда минем бер танышым Америкага стажировкага киткән иде. Аның Нью-Йорктагы беренче көне чүп түгүчеләрнең забастовкасына туры килә. Билгеле, шәһәр чүпле. Ә танышым Американың шул чүп-чарына абына-сөртенә: «Менә нинди икән иреклек 
исе», — дип йөргән. Шулай бит ул, күршенең чирәме һәрвакыт яшелрәк күренә. Германиядә син яхшырак яшәрсең дип, кем гарантия бирә ала? Әгәр син ышанычлы якын кешең чакыруы буенча, алдан тәгаенләнгән эшкә китсәң, икенче мәсьәлә. Минемчә, илләрдәме ул, шәһәрләрдәме, иң мөһиме — кешеләр. Әгәр андагы кешеләр күңелеңә хуш килә икән, нигә үз-үзеңне сынап карамаска?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    кире кайтырга бер кайчан да сон тугел. момкинлек бар икян ычкындырмагыз. Минем кызым Германиядя яшяде кем ничек урнаша инде .Мин кунакта булып кайттым чисталык- похтялек ... ботен жирдядя. яшляр тиз ияляшя. Тел белсян эш тя табарга була. Барысын да уз кузлярен белян курергя киряк

    Хәзер укыйлар