Логотип
Проза

Бар да башкача булыр иде-3

Повесть 

Башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/bar-da-bashkacha-bulyr-ide

            http://syuyumbike.ru/news/proza/bar-da-bashkacha-bulyr-ide2

 

Повесть 

(Дәвамы.) 

11 нче класс. Ленарның туган көне. 

Минем туган көннән соң дүрт айга якын вакыт үтсә дә, әле бүген дә шул бәйрәм хисләре белән яшим. Әйтерсең лә минем вакытым тукталды. Тирә-якта бар да төсле утларга күмелгән, кемдер каядыр ашыга, көлә, шаяра, бер мин генә ялгызлык утында янам. 

Алда Яңа ел, ниндидер могҗизалар бәйрәме. Минем дә күңелем могҗиза көтә. Ярый әле дусларым янымда. Алар качып беткәнче, вазгыятькә төзәтмәләр кертергә кирәк! Ә инде соң булса? 

«Юк, юк, Әлфия, тор, үзеңне тәртипкә китер!» – дип сикереп тордым да, нидән башларга белмичә, тирә-якны күзәтә башалдым. Иң беренче күзем төшкән әйбер – ул көндәлек. Әйе, бу соры тышлы көндәлек хисләремне ассызыклап торучы атрибут. Миңа да тормышым соры, бернинди рәсемнәрсез булып тоела иде. Соры булса да, әлеге вазгыятьтәге бердәнбер  якын сердәшем булды ул. Туган көннән соң бер генә минутка да үземнән калдырмадым. Уналты битле генә дәфтәр булса да, анда минем бөтен мәхәббәт тарихы язылгандыр кебек тоела иде. Ничек кенә булса да, көндәлек белән хушлашырга кирәк иде. Ул минем бөтен авыр минутларны алып китәр дә, яңа тормыш башланыр кебек... Ләкин көндәлек белән хушлашуны бераз кичектереп торырга булдым. 

Шкафка сөялгән зур ватман кәгазе күземә чалынды. Үзем шул кәгазьне сүтәм, ә күңелгә рәсем укытучысының сүзләре килә. Рәсем түгәрәген ташласам да, нигәдер көннәрдән бер көнне аякларым шунда атлады. Үзем белән буяулар алмаган идем, рәсемне соры төсләр белән генә ясарга булдым. Шунда рәсем укытучысы халәтемне аңлап: «Әлфия, искиткеч композиция!  Көннәрдән бер көнне синең әлеге рәсемне төсле итү теләге туачак әле», – дигән иде. Бүгенге хис-кичерешләрем белән укытучымның сүзләрен хуплап: «Әйе, сез хаклы булгансыз!» – дип кенә әйтәсе кала. Яңа елга кадәр төсле итәргә сүз биреп, беренче тапкыр чын күңелдән елмайдым... 

Соры төсләрне юк итәргә сүз биргәнгә дә ай ярым вакыт үтеп киткән. Тормышым кискен үзгәрде дип әйтә алмыйм. Син минем янымда түгел, күренмисең дә. Ләкин сиңа карата мөнәсәбәтем кискен үзгәрде. Хәзер синең турындагы уйлар белән яшәмәскә тырышам, йөрәгемдәге яралар да төзәлеп килә кебек, ара-тирә генә  сыкрап алгалый. Дус кызлар белән паркта йөргәндә бәхетле парларга көнләшеп каравымны сизә башладым. Янәшәмдә дә шундый егетләр булуын тели идем. Ләкин алар артыннан чабып йөрисем килми, ә киресенчә, аларның минем күңелне яулауларын, мине ничек бар шулай яратуларын телим, үземне моңа лаек дип саныйм. 

Урамнан күтәренке кәеф белән өйгә кергәндә, телефон шалтыравын ишеттем. Итекләрне салмый чапсам да, өлгермәдем. Нигә шулай икән ул, ә?  Тагын бер генә шалтыраса да өлгерә идем бит! Ачуым кабарды. Йөрәк еш-еш тибә башлады, башымнан әллә нинди уйлар йөгерде. Өйдә генә утырсам соң! Бәлки, Ленар бүген буласы туган көн кичәсенә чакырырга шалтыраткандыр?.. Ә мин ничә айлар өйдә утырганнан соң, нәкъ менә шушы көнне урамда йөрергә чыгып киттем... Шул чак кабат телефон шалтырады. Атылып барып алсам... дәү әти икән. 

– Исәнме, кызым! – дигән  шат тавышы яңгырады. 

– Исәнме, дәү әти! Туган көнең белән котлыйм! Исәнлек-саулык телим, безнең балаларны да тәрбияләргә язсын сиңа, – дип, тын да алмый тезеп киттем. Чөнки соңгы арада дәү әтинең сәламәтлеге бик какшаган иде. 

– Рәхмәт, кызым, бирсен Ходай! Иртәгә көндез сезне кунакка көтәбез. 

–  Ярар дәү әти, килербез, – дип саубуллашып трубканы куйдым, ә үзем һаман телефон саклап утыра бирәм: «Әлфия, шалтырат, аннан синең бер җирең дә кимеми бит!» Кабат телефон шалтыравыннан сискәнеп киттем. Ә үзем трубканы алырга ашыкмадым. Ә бәлки, анда синдер. Юк, мөмкин түгел. Иманым камил, син бүген мине көтәчәксең, ә мин килмәячәкмен. Әйе, менә шулай берни дә аңлатмый гына килмәячәкмен. Алай да, телефон шалтыравы өзелүдән куркып, тизрәк алырга ашыктым: 

– Алло!.. 

– Нәҗип, син нәрсә трубкаңны алмыйсың? Көне буе сиңа чыга алмыйм: йә алмыйсың, йә кем беләндер сөйләшәсең, – дип, Гүзәл канәгатьсезлеген белдерде. 

– Якын кешемне туган көне белән котладым... 

– Кем инде ул? Ленармы... 

– Дәү әти!.. 

- Ярый, шулай дип котыл, юкса... 

Дустымның кызуын сизеп, дәшми калу яхшырак дип уйладым. 

– Әзерме? 

– Юк... 

– Ник? 

– Сезгә койрык буласым килми... 

– Ә кем әйтте син артык булачаксың дип? Җыен, безне көтәләр... 

– Димәк, Динар үзе генә килми дияргә телисең инде син? – Мондый таныштырулар һич кирәкми иде, канәгатьсезлегем тавышыма  чыкты бугай. 

– Ярар, кайгырма әле син юкка. Динарның дусты булачак, аның берүзенең генә өендә утырасы килми, бары шул гына. Бергә-бергә күңеллерәк булыр. 

Берни дәшмичә, сиңа бүләккә дип алынган китапларга күз салдым. Паузаны дустым сизеп алып: 

– Тә-ә-әк! – дип сузып, мине уятып җибәрде. – Ленарның туган көненә барырга җыенам, дип, канымны гына кыздыра күрмә, яме! Нәҗип, сиңа җыенырга биш минут! Күпме түбәнсенергә була инде, ә? 

Миңа ризалышырга гына кала иде инде.  Гүзәлдән дә якынрак дустым юк бит минем.  Яшен тизлегендә киенеп, ишектән чыгам гына дигәндә, әни: 

– Кызым, син кая? Ул бит сине бүген көтәчәк, – дип, ярага тоз салып калды. 

 Гүзәл юл буе нидер сөйләде, ә мин уйларым белән синең яныңда. Беләм, көтәчәксең, килмәгәнгә үпкәлиячәксең. Барысын да аңлыйм, ләкин сиңа мәҗбүри тагыласым килми. Синең – үз тормышың, минем – үземнеке. Ә  сиңа дус кына булып калырга йөрәгем кушмый. 

 Парк янында Динар колачын җәеп басып тора иде: 

– Минем песием тагын соңга калды, – дип, Гүзәлне кочаклап үпкәннән соң, минем белән дә исәнләште. 

– Радик, сәлам! Ни хәлләр? – Гүзәл Динар янындагы егеткә дәште. – Бу минем дустым Әлфия була, – дип, тиз генә безне таныштырып та куйды. Ул егет безгә йөзе белән борылгач, мин катып калдым. Без инде бу Радик белән күптәнге танышлар бит. Таныдымы, юкмы икән, белмим... Менә ничек кызык бу дөнья. 

– Сәлам, Гүзәл! Әлфия, танышуыбызга шатмын, – ди, миңа елмаюыннан кыенсынып киттем. 

...Паркта шулай күңелле ял иттек, күптән болай уен-көлке белән күңел ачканым юк иде. Гүзәл белән Динар ниндидер сәбәп тапкан булып, безнең икебезне генә калдырдылар. Шунда мин сорыйсы иттем: 

– Сиңа бу күренеш сәер булып тоелмыймы? 

– Син ни турында, Әлфия? 

– Без бит синең белән монан нәкъ бер ел элек бер танышкан идек бит инде. Хәер, ул кыска очрашуны танышу дип әйтергә яраса инде. Гүзәл әйтмәсә, исемеңне дә, искә төшерә  алмый азапланыр идем, – дип көлеп куйдым. 

– Менә миндә даталарны истә калдыру сәләте булмаса да, чибәр кызларны яхшы хәтерлим. Ул көнне дә сине бик яхшы истә кадырдым. Салмак бию барышында әле генә минем белән үбешкән кызның башка егетне җитәкләп кайтып киткәне бүгенгедәй истә, – дип, Радик та елмайды. 

Әлеге вазгыять тагын сине искә төшерде. Кая гына барсам да, нишләсәм дә, һаман синең турындагы уйлар ачуымны чыгара иде, үзем дә сизмәстән: 

– Шуннан, ул сиңа бик нык тидеме? Бер ел дәвамында да оныта алмагансың? – дип, Радикка каты гына бәрелдем. 

– Әйе, бик каты тиде, – дип, шундый ук тон белән җавап биргәч, телемне тешләрдәй булдым. Миңа бу кирәк идеме? Кем соң телемнән тартты? Тизрәк өйгә кайтырга кирәк, өйгә!.. Парктан чыгу ягына атладым. Радик, уйларымны укыгандай, яшен тизлегендә юлыма төште дә иреннәремнән үбә башлады.  Карышсам да, файдасыз иде. Алай да кочагыннан чак ычкынып, өйгә таба йөгердем. Радик арттан иярер дип башыма да килмәгән иде. Йөгереп хәлдән таюга, ул мине куып тотып: 

– Әлфия, тукта әле, зинһар, – диюгә, нигәдер туктап калдым. – Әйдә, әкрен генә кайтыйк әле, мин сине озатып куям. 

Без юл буе берни дәшмичә кайттык, лифтта да тын гына мендек. Радик: «Тәмле төшләр, Әлфия», – дип, ишектәк кереп китүемне карап калды. 

Ишек катында ук әни каршы алды: 

– Кызым, ник Ленарны шалтыратып булса да котламадың? Ул сине көткән, ике сәгать буе килгән кунакларны өстәл артына да утыртмаган. 

Әнинең бу сүзләреннән соң үземне бик гаепле тойдым. Эх, Ленар! Нигә шулай кунаклар алдында үзеңне кимсеттең? Алсуың бу хәлгә ничек карагандыр, билгеле, рәхмәт әйтмәгәндер... Эх, нишләдем соң мин!.. 

– Бар, ят, йокла. Хәзер барыбер кире кайтара алмаячаксың, – дип, әни ярага тоз сала, ичмаса. 

– Әни, мин аны үпкәләтергә җыенмаган идем бит. Миннән башка аңа яхшырак булыр дип уйладым... – Яшьләрем менә тамам, менә тамам дип тора. 

Әни иңсәмнән әкрен генә кочып: 

– Эх, сез, яшьләр! Булганның кадерен белмисез шул, бүгенге көн белән генә яшисез, – дип тынычландырырга тырышты. 

 

14 февраль. Гашыйклар көне 

Бабайның туган көн бәйрәменә баргач, дәү әни нотык укырга кереште: 

Кызым, син ник берни дә ашамыйсың? Болай да ябыгып как сөяккә калгансың бит! Күзләрең генә томраеп тора... 

Кәефем гел юк иде. Түземсезлек белән әниләрнең сезгә җыенганнарын көттем, аларга ияреп бару өмете, әкрен генә пыскып, күңелгә җылылык өсти. 

Кинәт ишеккә кемдер шалтыратты, дәү әни йөгереп диярлек кире әйләнеп килде дә: 

– Кызым, синең янга килгәннәр, – ди, – анда бер чибәр егет чәчәкләр тотып басып тора, – дип серле елмайган була. 

Йөрәк дөп-дөп тибә башлады: Ленар? Ул булмый тагын кем дәү әниләрнең адресын белсен ди. Кичә ник килмәгәнне беләсе килгәдер, мөгаен... Ишек артында Радикны күргәч, бөтенләй коелып төштем. Аңа миннән ни кирәк инде? Каян адресны белгән? Бу бары тик Гүзәлнең эше... Ну эләгәчәк әле аңа! 

– Сәлам, Әлфия! Кичәге кыланышларым өчен гафу ит! – Радик чәчәк бәйләмен сузды. 

– Һәм...  – дип, сүзләренең дәвамын көттем. 

– Һәм сине кафега чакырасым килә, – дип җанланып китте. Эх, Радик, син мине белмисең шул! Минем белән  җиңел булмаячак! 

–  Рәхмәт, минем кичкә башка планнар, – дип, салкын гына җавап бирдем, тагын әллә ниләр әйтеп бетерүдән куркып: – Сау бул! – дип ишекне шапылдатып яптым. Нигәдер күңелемне үкенү хисе биләмәде, киресенчә, мине яуларга теләүче егетләр турындагы өметләрем сүнде. Берни булмагандай, бүлмәгә кереп, дәү әнинең битеннән үптем дә: 

– Дәү әни, бу чәчәк бәйләмнәре – сиңа, – дип, чәчәкләрне аңа суздым. 

– Кызым, ник шулай дорфа кыланасың? Бәлки, булачак кияүдер ул? – дип, дәү әни акыл сата башлады. 

– Юк, бер танышым гын ул, – дип, борын астымнан гына җавап бирдем. 

Әти-әниләрнең өстәл җыя башлаулары йөрәгемә май булып ятты. Димәк, тиздән сезгә барачаклар. Әни берни булмагандай: 

– Кызым, син безнең беләндер бит? – дип сорап куйды, ә мин исә берсүзез ризалаштым. Ләкин сезнең фатирга кергәч кенә юкка ияреп килгәнемне аңладым. Мине күрүгә үк Ландыш апа: 

– Әлфия, исәнме? Ә Ленар өйдә юк, Алсу белән чыгып китте, – дип сөенче алды. Минем аңа үпкәләргә хакым юк, һәр әти-әни үз баласының сайлавы белән йә ризалаша, йә  юк. 

 Сиңа дигән бүләк беркемгә сиздерми генә бүлмәңдәге өстәлгә менеп кунаклады. Китап эчендәге сиңа дип атап ясалган «валентинка»   хисләремне аңлату билгесе булыр дип өметләндем. 

Өстәл артындагы сөйләшүләр мине кызыксындырмады, монда үземне артык итеп хис иттем. Вакыт тизрәк үтсен дип,  энең белән уен приставкасын куеп уйнарга булдык. Китап эчендәге «валентинка» гына тынгылык бирмәде, торган саен аның артык икәнен аңлый башладым. Эчемдәге кортларым: «Әлфия, күпме үзеңне түбәнсетергә була соң инде? Беренче адымнарың күпкә китте түгелме соң? Җитәр... Үзе сине туган көненә көтә, ә үзе башка кыз белән очрашып йөри, ә син барысына түзеп, һаман аңа тартыласың! Җи-тә-ә-әр.....» – дип уйлап, энеңне сок алып килергә җибәрдем. Ул әйләнеп килгәндә, открытка минем кулымда иде инде, һәм ул тиз арада чүп чиләгендә үз урынын тапты. Менә хәзер җаным тынычланды дип әйтергә дә була. Чын күңелдән елмаеп, әниләргә: «Мин өйгә кайтып киттем», – дип, кош тоткандай өйгә ашыктым. 

Ахыры: http://syuyumbike.ru/news/proza/bar-da-bashkacha-bulyr-ide-4

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар