Логотип
Проза

Бар да башкача булыр иде-2

Повесть

Повесть 

(Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/bar-da-bashkacha-bulyr-ide

– Әлфия,  ни булды? Кәефеңне тагын Ленар төшердеме? – дип Гүзәл шунда ук телгә килде, мин берни дәшмәдем, – Шул булмый, кем булсын! Ташла әле аның турындагы уйларыңны! Син утка очкан күбәләкне хәтерләтәсең, валлаһи! 

– Кем, минме? – Йөземне әз генә тәртипкә китердем дә: – Әйдә киттек, хәзер күрсәтәм мин аңа кемлегемне, – дип башымны горур күтәреп Гүзәл артыннан атладым. 

 Каршыма ут тоткандай Лилия чабып килде дә: 

– Әлфия, кая югалдың? Сине Ленар белән Азат дөнья бетереп эзли, – дип юлын дәвам итте. 

Эхе, күрмәгән ди, каршыннан үттем бит. Бәлки, чыннан да игътибарга алмагандыр, сөйгәне белән иде бит! 

Залга кереп, кызлар белән кечкенә генә түгәрәк ясап биергә тотындык. Ә минем уйларымда һаман син, көчле музыканы ишетмим дә. Көй артыннан көй алышына, инде ритмга бии генә башлауга, салмак музыка уйный. Читкә китәргә дә өлгермәдем, артымнан җылы кулларның йомшак кына билемнән тотканын сизеп алдым. Борылып карасам, теге диван артындагы егет! Ни куанырга, ни качарга белмәдем. Ул арада: 

– Чибәркәй, әйдә биибез, – дип колагыма пышылдауга, уянып киткәндәй булдым. 

Ул бик чибәр, яхшы бии. Стильный  прическа, күзләре янып тора... Үз-үзенә гашыйк икәнлеге әллә каян күренеп тора. Кызлар игътибарсыз калдырмагангадыр, тәкәббер җитмәсә. 

Чибәркәй, сине монда нинди җилләр ташлады? 

 Елмаеп куйдым. 

– Мин монда еш булам, ә менә сине нинди җилләр ташлады? – дип, үзеннән сорау алырга булдым. 

– Кызык, дус кызларыңны күргәнем бар, ә менә сине беренче тапкыр күрәм. Ди-джей минем дустым, шуңа мин монда еш булам. 

Матур көйдән хисләргә бирелеп киткәнебезне сизми дә калдык. Иреннәр очрашканга да каршы килмәдем, миңа бар да ошый иде. Ә бит бар да башкача булырга мөмкин иде бит. Никтер мине беренче үпкән кеше син булырсың дип уйлап бик ялгышканмын икән. Һушымны җыйган арада, кызлар биергә чакырып килде. Кызларга ияреп киттем генә дигәндә: 

– Мин Радик булам, – дип елмайды яңа танышым. 

– Ә мин –Нәҗип, – дип, кушаматымны әйтергә булдым. 

– Тагын чакырсам, биерсеңме? – дип балкыды. Мондый борылышны көтмәгән идем, кыенсынудан бит очларым алланды. 

– Әйе, – дип, кызлар белән китеп бардым. 

Шатлыгымэчемә сыймады. Атлап түгел, очып барам кебек идем. Гүзәл дә   сизми калмады: 

– Әлфия, сиңа ни булды ул? 

– Белмим, - дип серле елмайдым. 

– Ә син Ленарның йөзен күрсәң... Лимон йоткан диярсең, –  Гүзәл яңалык җиткерде. 

– Бәлки, Алсу ялгыш аягына үкчәсе белән баскандыр, – дип куйдым. 

– Әйе, шулайдыр шул, сиңа бар да билгеле инде, – дип, биюен дәвам итте. 

 Планнарым чынга ашуга чиксез шат идем, килүемнең дә сәбәбе ул синең ачуны чыгару иде бит. 

Көй артыннан көй алышынып торды. Чираттагы салмак көй башланды. Кабат артымнан җылы кулларны тойдым. Радикны күрергә дип борылсам – син!.. Гүзәлнең сүзләре хак булып чыкты, чыннан да йөзеңә карарлык түгел иде. Син кәефсез генә: 

– Әйдә, – дип мине чакырдың. Биергә чакырасыңдыр дип уйлап, салмак кына куллрымны иңеңә салдым. Ә син, биисе урында, кулларымнан тотып чыгу ягына сөйри башлавыңны аңлап бетермәдем. 

– Син мине кая сөйрисең? – дигән сорауга да җавабың кыска булды: 

– Өеңә, – дип, коры гына теш арасыннан кысып чыгардың. 

 Бу кыланышың ошап бетмәде. 

– Син теләсә кая бар, ә мин кайтырга җыенмыйм әле, – дип кырт кистем. 

– Әлфия, син тилеме, әллә юри кыланасыңмы? 

 Бу сүзләрең чыгырымнан чыгарды.  Синең турында ни уйлаганымным әйтергә авыз ачуым гына булды, син тиз генә мине залга борып бастырдың да: 

– Әнә, кара, күрәсеңме, юкмы? – дип сорау алырга тотындың. Эчемнән генә «Әйе, миннән еракта Радик утыра», – дип уйларга да өлгермәдем, син: 

– Анда түгел, монда кара, – дип, барби курчакларын хәтерләткән ниндидер таныш түгел кызларга башымны бордың. 

– Бу кызлар –  Радигыңа көтүләре белән асылынучы барби курчаклары. 

«Шуннан, чибәр егетләр артыннан кызлар гел көтүләре белән йөри. Мин боларны синнән башка да беләм», – дип уйлап куйдым. 

– Ул кызларны пирчәткә урынына алыштыра, аңлыйсыңмы? Ләкин берсен дә ташламый, барысы белән дә дустәнә мөнәсәбәттә яши. Бүген синең белән кочаклашуына һәм үбешүенә берсе дә шат түгел. Аңлыйсыңмы? 

– Шуннан ни булган ди. 

– Син мине ишетәсеңме, юкмы? Аларда хайван инстинкты, каршыларында кем булуга карамастан, алар көрәшергә әзер... 

– Ярар, чәйнек кебек кайнама әле, сүрел бераз. Мин барын да аңладым, бүтән Радик белән биемәм, сөйләшмәм, килештекме? 

– Юк, Нәҗип, син тиле генә түгел, синең башың бөтенләй эшләми икән! Синең хатын-кызлар сугышканын күргәнең юк, ахры. Чәчләреңне йолкып бетерәчәк бит алар... 

– Ә синең ни эшең бар? Болар барысы да минем проблема, һәм анда синең эшең булмасын, яме! – дип мин дә кырт кистем. 

– Юк, син ялгышасың, ул проблемалар минекенә әвереләчәк! Монда минем белән килдең, димәк, мин синең өчен җаваплы. Минем әти-әниләрдән нотык ишетәсем килми! – дип чыгырыңнан чыктың. 

– Ярар, булды, җитте сүз көрәштерергә, кызларга гына әйтәм дә, кайтабыз, – дип тынычландырырга тырыштым. – Ә мине озата китсәң Алсу ни дияр? 

– Кызларга Азат әйтер, ә Алсу минем эш, – дип кырт кистең. 

«Әйе шул, Алсуда минем эшем юк. Ә сугыш белән синең арада, әлбәттә, сине сайлыйм», – дип уйлап чыгу ягына атладым. 

Юл буе билемнән кочып кайттың. Һәрвакыттагыча, кайтышлый көлешербез, шаярырбыз дип уйлап ялгышканмын икән. Сорауларга теләр-теләмәс кенә «әйе», «юк» дип җавап биреп бардың. 

Эх, Ленар, бар да башкача булыр дип уйлаган идем бит мин!.. 

 

         11 нче класс. Әлфиянең туган көне 

 Көне буе кемне чакырыйм дип баш ваттым. Берни дә килеп чыкмагач Гүзәлгә шалтыратырга булдым: 

– Гүзәл, иртәгә кемнәрне бәйрәмгә чакырыйм дип баш ватам, һич очына чыга алмыйм... 

– Кемнәр инде алар? 

– Башта исемлек зур иде, ә аннары әнинең ярдәме белән кыскарды, ләкин ул исемлек миңа барыбер ошамый... Гел кызлар гына бәйрәм итәсе килми... 

– Соң, мин синең кызлар төркемен сыекларга Илдарны алып киләм, бик әйбәт тәрбияле егет, аның кызык-мызыкларыннан кайвакыт авыз да җыелмый. 

– Ярар, тик аның берүзенә күңелсез булыр бит? 

– Ник, синең Ленарың килмимени? 

Мин ни әйтергә белми тынып калдым. Теге вакытта аның туган көнендә очрашканнан соң күргән дә юк дияргә була. Гүзәл түзми телгә килде: 

– Ник тындың, әллә чакырмадым дип әйтергә телисеңме? 

– Ыгы… – диюдән башка сүз чыкмады. 

– Тиле син, Әлфия! Үзең гашыйк, ә үзең шулай тиз генә бирешәсең. Җитәр инде мин-минлегеңне алга сөйрәргә, очрашканда үз хисләреңне аңлатырга күптән вакыт. Теге вакыттан соң Алсуын ташлаган дип кем куанган иде әле? Вакыттан файдаланып калырга кирәк, – дип нотык укыды Гүзәл. 

– Ярар уйлап карармын, – дип трубканы куйдым. 

Яңа көн ниндидер ыгы-зыгы белән башланып китте. Нидер әзерләү дисеңме, өй җыештырулар тагын... Андый-мондый уйларга бөтенләй дә вакыт юк диярлек, ә уйлар барырбер үзенең юлын таба. Гүзәлнең сүзләре һаман башымда әйләнә. чыннан да, өметләнеп йөргәнче, турысын бәреп сорарга кирәктер дигән нәтиҗәгә килеп, кичне түземсезлек белән көттем. 

Сәгать кичке дүрт. Йөрәк күкрәк читлегеннән чыгардай булып сикерә. Уйлар синең хакта, бүген кич сөйләшәсе сүзләр хакында. Килерсеңме?.. Чөнки чакырып шалтыратканда син теләр-теләмәс кенә: «Ярар, уйлап карамын», – дип трубкаңны куйганың әле дә исемдә. 

«Ю-ю-юк, киләчәксең, килми булдыра алмыйсың син!» – дип үз-үземе тынычландырдым. Кинәт кыңгырау шалтырады. Үзем дә сизмәстән, йөгерә-атлый ишеккә килеп җиттем. «Син, син түгел... син, юк ...» – дип бераз икеләнеп торганнан соң, ишекне ачып җибәрдем – Гүзәл! 

– Туган көнең белән!!! – дип кычкыруыннан котым алынды, ул муеныма асылынып бөтен битемнән үпкәч, – Илдар, әйдә кер, идәнгә берекмәгәнсеңдер бит, – дип кунак егетенә дәште. Анысы оялып кына миңа чәчәк бәйләме сузды. Син юк та юк... 

Килмәгән кешене көткәнче дип, өстәл артына утырдык, ә минем күңелне кортлар кимерә башлады: «Ник син мине шулай газаплыйсың икән ул, ә? Килмәсәң, килмим дип әйтер идең бит? Әйтер идең, чөнки син сүзләреңне бушка җилгә очыра торганнардан түгел». Вакыт үткән саен үземнең уй-кичерешләремне ясалма елмаю артына яшерү авырайганнан-авырая барганын сизәм. Күзләремдә яшь менә чыгам, менә чыгам дип мөлдерәп торганын сизәм. Эчтән генә: «Әлфия, үзеңне кулга ал, син көчле, бик көчле!» – дип аш тәлинкәсен тотып кунаклар янына чыкканда, кыңгырау шалтырады. 

Син!.. Зур ак аю тотып елмаеп басып торасың. «Тиле, унбиш минут эчендә минем ничә үлеп терелгәнне беләсеңме икән син?» – дип уйлап куйдым. Ә син «Сәлам!» дип елмаясың. Синең елмаюың миңа дару кебек тәэсир итә, ахры, барлык үпкәләрем онытыла. 

Кичә шулай мин уйлаган сценарий буенча күңелле генә дәвам итте. Мин синең тезләреңә утырып, әкрен генә колгыңа пышылдадым: 

– Ленар, синең белән сөйләшәсе бар иде...   

– Минем белән? Ни хакында? – сискәнеп, үзең дә сизмәстән сорауларыңны тездең. Миңа бу гаҗәп булып тоелды, чөнки син көчле рухлы үз фикерле егет идең. Кулыңнан җитәкләп минем бүлмәгә таба юнәлдем, ә үземнең башымнан: «Әлфия, барын да уйладыңмы? Юк дисә, нишләрсең?» – дигән уйлар бөтерелде. Кинәт телефон шалтыравы бөтен планнарны җимерде. 

– Хәзер, телефонга гына җавап бирәм дә... – дип, аш бүлмәсенә  йөгердем. 

– Алло! 

– Әлфия, синме? – дигән таныш түгел кыз тавышыннан коелып төштем. 

– Әйе... мин 

– Гафу ит, телефонга Ленарны чакыра алмассыңмы икән? – димәсенме әлеге тавыш. Телсез калдым, идән аяк астыннан киткәндәй булды. «Безнең өйгә шалтыратып, Ленарны сорарга нинди хакың бар соң?» – дип җикеренәсе килгән иде дә, тыелып калдым. Паузаның озакка сузылганын аңлап: 

– Әйе... әйе... Хәзер.. – дип кенә әйтә алдым. 

Ленар, сине телефонга чакыралар... 

 Үзем исә, тәрәзәдән нидер күзәткәндәй, сөйләшүләрен тыңладым. 

– Юк, Алсу... Юк дидем бит... Китә алмыйм... Сәбәбен аңлаттым бит инде... 

Күз кырыем белән сиңа күз салсам – кызарынган уйчан йөзең хәйләкәр мәченекедәй елмая, күзләрең яна... «Ярар, күндердең»,  дип саубуллашасың. 

 Ни еларга, ни көләргә белмәдем. Тәгаен генә сүз ни турында барганын аңласам да, синең тыныч ягымлы тавышыңны ишеткәч, телефон трубкасын ник алдым икән көненә төштем. Ә бит барысы да башкача булырга мөмкин иде. 

– Гафу ит, Әлфия! Син миңа нидер әйтергә җыенган идең бугай, – дип, берни булмагандай дәшүең мине шок хәленә китерде. Кул гына селтәдем дә, бар көчемне учыма җыеп: 

– Кем иде ул? Юкса кызыксынудан шартлыйм хәзер. Белүемчә, туган көнеңнән соң Алсу белән аерылышкан идең бит,  – диюгә, күзең шар булды. 

– Ю-ю-юк! Ул Алсу түгел бу, – дип серле елмайдың. – Мин аның белән бер ай чамасы элек таныштым. 

 Тирән итеп сулап, синең хакта бөтен уйлаганнарымны әйтәм генә дигәндә: 

– Нәҗип, гафу ит, – дип кулларымнан алдың. Нишләптер синең кагылуың мине шундук тынычландыра, бөтен дөньямны онытам. – Миңа китәргә кирәк!.. 

– Син аны яратасыңмы? 

– Хм, – дип тамак кырудан башка сүз чыкмады. Күзләремне алмыйча җавап көткәнне күргәч, – Ул минем өчен үзенчәлекле кыз, – дип кенә әйттең. 

– Ул үзенчәлекле булганга, минем өй номерын бирдеңме? Монда килгәндә дә аның тавышын ишетмичә тора алмыйсыңмы? Ник аны ияртеп килмәдең соң? 

– Синең номерыңны беркемгә дә бирмәдем, кызма. Әни биргәндер... 

Ә менә ничек килеп чыга, Ландыш апа монда килгәнеңне белә торып юри безнең араны бозар өчен шулай эшләгән булып чыга бит инде! 

– Ленар, мин төгәл җавап ишетергә телим, сиңа ул кыз ошыймы? 

– Ошый! Канәгатьме? 

Бу сүзләрне ишетүгә йөрәгем ярыла дип торам. Йөземә ясалма елмаю элеп: 

– Мин синең өчен бик шат! – диюгә тамакка төер тыгылды. – Мин бит сине яратам, Ленар, – дип, чәчләреңне туздырдым. – Нигә икәнен генә аңлата алмыйм. Менә шуны әйтәсем килгән иде сиңа, ләкин бу рәвешле итеп түгел, шулай килеп чыкты... 

 Бу минем соңгы поездка утырырга тырышуым иде. 

Мин дә ни өчен синең кыланмышларыңа һаман түзүемне аңлый алмыйм, – дип елмайдың син.  – Ну, без дуслармы? 

 Дуслар. 

...Туган көн тәмам.  Барлык кунаклар да бәйрәмнән канәгать, минем генә эчемдә бүреләр улый иде. Бар да яхшы кебек, ләкин мин дусларым янында да үземне ялгыз хис иттем. Я-рат-мыйм мин туган көннәрне! Кичәнең ямен алучы Алсуны  кү-рә ал-мыйм! Ярый, болар барысы да вакытлы гына күренеш! Алдагы тормышымны бәхетле итәр өчен мин бөтенесен дә эшләячәкмен! 

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/bar-da-bashkacha-bulyr-ide-3

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нинди кыз соң бу?! Горурлык дигән нәрсә булырга тиештер кызларда, йөргән кызы барын белә торып нигә егеткә тагылырга. Ярату түгел бу , үз милкең итеп күрергә теләү Ленарны.

    Хәзер укыйлар