Повесть
Повесть
Без – бер ишегалдында үскән, күрше йортларда яшәгән, бер комлыкта уйнаган, бер мәктәптә белем алган ике егет һәм бер кыз. Безнең гаиләләр дә бик дус, тату, һәр бәйрәмне бергә үткәрәләр иде. Ә без... ә без мәктәптә дошманнар булып, озак күрешмәсәк, бер-беребезне сагынып, инде менә биш елга якын вакыт бүтәннәр аңлый алмаслык мөнәсәбәттә яшибез...
Соңрак һәркайсыбыз, үз хисләренә буйсынып, үз юлыннан китте, ә яшьлек җүләрлек икәнен соңрак аңладык.
9 нчы сыйныф. Кышкы каникул.
Синең әти-әниләрең гадәттәгечә безгә кунакка китте. Зурлар белән утыру безгә күңелсез булганлыктан, без сезнең фатирда: син «тиле» мин «ботаник» булуга карамастан, уен приставкасында ярышабыз.
Озак утырып арысак та, без бу уеннан рухи канәгатьлек таба идек. Бу юлы да уен минем җиңү белән тәмамланды! Ничек инде кыз кеше сине җиңсен! Син моны беркайчан да тыныч кына кабул итә алмадың. Әйтерсең сине җен алыштыра: әллә нинди усал кешегә әйләнәсең дә куясың. Ә мин аның саен ачуыңны чыгарып, мәкерле елмаям. Котырып, берәр йомшак уенчыкны миңа томырасың. Ә мин мендәрне алып атам. Аннары инде китә сугыш...
Кулымны каерып, идәнгә бөгәсең дә: «Биреләсеңме?» – дип сорыйсың.
Мин дә тиз генә бирелә торганнардан түгел шул. Һаман ыргылып ычкыну юлын эзлим. Энең мине яклап чыга, синең ачуың кабара гына бара:
– Әй, син, малявка, буталма монда, юкса сиңа да эләгәчәк! – дип җикеренәсең аңа.
Энең әтиеңә барысын да сөйләп бирәчәген әйтеп юкка чыга. Безнең күзләр очраша. Нинди чибәр, тиле кеше син, Ленар! Бу вакытта ниләр уйлаганыңны белмәсәм дә, сизеп торам синең өчен дә мин буш урын түгел. Зәп-зәңгәр күзләреңә, елмайганда бит очларыңның батып керүләренә гашыйк булмаслыкмыни?! Кысып тоткан кулларың әкрен генә йомшара башлый да, көлешә-көлешә идәнгә авабыз. Кабат сине җиңдем бит! Мин шатлыктан елмаям, ә син нигәдер тын гына түшәмгә карап ятасың. Аннары акрын гына кулларымнан алып, бармакларны чагыштыра башлыйсың:
– Әлфия, кара әле синең бармаклар нинди нәни, – дип, сабый баладай шатланасың. Менә шундый чагың миңа бик ошый, эреп китәм. Сикереп торып кулыңны сузасың, торырга булышасын. Шул чагында син бөтенләй башка кешегә әвереләсең дә куясың. Эх, Ленар, малайлык шуклыгы шул әле синдә, әз генә җитдирәк булсаң, бар да башкача булыр иде...
9 нчы сыйныф, дүртенче чирек
Алда химия дәресе буласы. Никтер мин бу фәнне яратып бетермим. Класстагы тартмалы өстәлләрне күрүгә үк күңелем кайта. Алай да бу фәннән дә гел «биш»ле генә алырга тырышам.
Юри тәнәфес буе класска керми йөрим. Чөнки анда кызлар гел гайбәт сата, ә егетләр эшсезлектән нишләргә белмичә «трай» тибә. Ә син... ике яңагыңа таянып, түземсезлек белән кергәнемне көтеп утырасың. Мин, сине күрмәмешкә салышып, үз партама узам. Ниндидер этлек эшләргә җыенганыңны күңелем белән сизеп торам. Ул да булмый:
– Игътибар, безнең «китап күсесе» керә! – дип игълан итәсең. Тыным кысыла, тешемне кысып түзәм, дәшмим. Әй, мәктәптә нинди генә кушаматлы укучылар юк, әллә бер мин генәме? Класста тынлык, беркемнең дә синең белән сүз көрәштерәсе килми, чөнки сүз артыннан сүз китеп, ипи шүрлегенә дә менәргә күп сорамыйсың син. Ләкин шулчак Гамил тынлыкны бозды:
– Ленар, ташла әле Әлфиягә бәйләнүеңне, – ди. Ул да бер кабынса тиз генә сүнә торганнардан түгел.
– Булды, җитте сезгә, – дип әйтеп кенә бетердем, дәрескә кыңгырау шалтырады. Укытучы керүгә инде тынлык урнашты. Укытучының тема аңлата башлавын ишетмәдем, үз уйларыма чумып утыруны дәвам иттем.
– Әлфия, шуның сүзләренә игътибар итмә әле, ул бит шаяра гына.
– Зарипов, дәрес вакытында сөйләшмибез.
– Беләм, – дип пышылдадым Гамилгә.
– Барысын да күңелеңә якын алма, – дип арттан Алмаз төртте.
– Әлфия, исең китмәсен, – дип Азат пышылдады.
– Телисеңме, дәрестән соң тотып төябез үзен, – дип борылды Данил.
«Камчатка»дагы Илнур Данилның сүзләрен хуплап, баш какты. Боларга кемнедер төяргә, кемнәндер көләргә генә булсын инде.
– Зарипов, Саматов, Нәбиев, Ибәтов, Галиев һәм син дә, Нәҗипова, класстан чыгып китегез, дәресне алып барырга комаучауламагыз!
Бу вакытта ничек шатланганымны белсәң иде син! Бер көтү егетләр белән класстан чыгып китүемне күреп, карашың белән көйдерә яздың!
Егетләр, класстан чыгуга йөгерә-атлый каядыр чабуларыннан туктап:
– Нәҗип, син безнең беләнме, – дип борылдылар, малайлар холыклы булуым өченме, миңа шулай дип дәшә иделәр.
– Әйдә тирга барып ярышыйк, каршыңда Ленарны күзаллап, рәхәтләнеп атарсың, – дип көлештеләр.
Көлүен көлделәр, ләкин миннән уздырып атучы булмады. Монда да – мин җиңүче!
Бер атна үткәч
Кичә генә язган иншам ничек синең кулга килеп кергән дә һәм нәрсәгә дип син аны бөтен класс алдында кычкырып укырга булгансыңдыр, аңламадым... Темасы да нинди бит әле – «Синең булачак гаиләң». Мин класста күренүгә, урындык өстенә басып, булачак иремне ничек тасвирлавымны кычкырып укый башладың. Сине күздә тотып язмавыма куанам, ә син көчәнә-көчәнә ниндидер охшашлыклар эзлисең, таба алмагач, көлүеңне дәвам итәсең:
– Әлфия, кайда соң монда бай ир? Яхталары, фатирлары кайда? Сиңа ир түгел, ә хезмәтче кирәк...
Ә мин исә берни дә булмагандай:
– Ленар, һәркемнең үз идеалы, – дип тыныч кына җавап бирдем. Ни әйтергә дә белмәдең...
Мәктәптә генә түгел, урамда да тынгы бирмисең бит син. Подъездга керәм дисәм – син, кибеткә барыйм дисәм – син... Аптырагач, өйдән дә чыкмый китапларга күмеләм. Юк, күңел һаман тәрәзәгә тарта, ишегалдында синең шәүләңне күрмәсәм, җаныма тынычлык таба алмыйм. Күңелем белән әз генә булса да җитдиләнгәнеңне көтәм. Ник? Белмим... Бәлки миңа гашыйк булуыңны кешечә аңлатып бирер идең...
***
Шимбә. Кемнәргәдер ял, ләкин минем өчен түгел.
Тугызны бетергәч, башка гимназиягә барырга җыенам. Анда керү өчен математикадан тест биреп кайттым менә.
Бар да артта калды төсле, ләкин һаман җаныма урын таба алмыйм, күз алдымда саннар бөтерелә. Хәзер борчылудан файда юк, нәтиҗәләрен генә көтәсе калды. Шул арада әни: «Ландыш апаңа мантый савытларын илтеп кайт әле, кызым, ял көннәре үзенә кирәктер», – диюгә коелып төштем, каршы килергә дә урын калдырмады бит, ичмасам. Ә үзем уйларым белән үз-үземне тынычландырам. «Нәрсәсе бар соң аның, ишек төбеннән пакетны тоттырам да китәм», – дип план корган булам.
Подъезддан чыгуга күзләр сезнең тәрәзәне эзләде, балконда Азат белән икегезнең шәүләгезне абайлап алдым. Тыныч күңел белән лифтта мендем дә кыңгырау төймәсенә бастым. Син тиз генә ишекне ачарга ашыкмадың, инде пакетны куям да китәм дигәндә, чылтырап йозак ачылды. Тиз генә пакетны тоттырып, лифтка утыру ягын карадым.
– Әлфия, син кая ашыгасың соң? – дип, коридорга чыктың. – Әйдә сөйләшик әле.
Үзем куркам үзем йолкам:
– Әйдә, сөйләшик.
Синең белән бер буйда булу өчен бер-ике тупсага өскәрәк бастым. Күзләр очрашты, ә син берни дә дәшмисең.
– Ни әйтергә теләгән идең? – дип тынлыкны боздым.
Очкынлы күзләрең белән бер тын карап тордың да, миңа таба бер адым ясадың, ә мин читкә тайпылдым.
– Ник миннән көләсең син, аңлат әле, – дим, үрсәләнеп.
Ә син чыннан да сине мыскыл итәм дип уйлыйсыңмы?
Син ачулы караш ташлауга, йөрәгем табан астына төшеп китте. Ә син:
– Әлфия, синең тәкәббер булуың ачуымны китерә минем, «ботаник» булдым дигәч тә, башка классташларыңа өстән карарга дигәнме? – дип, якынайганнан-якынайдың.
– Бу бары тик тилеләр күзлегеннән караш, – дип кызып киткәнемне сизми дә калдым. Һәм тизрәк лифтка кереп качтым.
Соңгы кыңгырау, 9 нчы ,сыйныф
Соңгы кыңгырау... Кем генә уйлап тапты икән бу бәйрәмне, аңлый алмыйм. Нигә дип, тугызынчы класска җиткәч, ак бантик тагарга да, нигә дип апалардан, әниләрдән калган көрән форма күлмәк, ак алъяпкыч кияргә кирәктер. Алай гына да түгел, кызлар бизәнгән, әниләренең хушбуйларын сипкән, аякта – биек үкчә. Әйтерсең лә түбән класс укучыларына «менә без нинди!» дияргә телиләр. Укытучыларның ясалма елмаюы ачуны китерә, алар өчен без нинди бала булыйк ди инде, алар өчен без – чираттагы чыгарылышлар. Актлар залында бу тамашаны күзәтеп утырып, кычкырып көләсем килде, ләкин тыелып калдым. Мине дустым Гүзәл күзәткән, ахры, акрын гына кабыргама төртеп:
– Әлфия, син бу кичә ошамый дигән идең, никтер шатлыклы елмаясың, – диде. Ни уйлавымны колагына пышылдадым да, икебез дә көлеп җибәрдек. Янда утырган кызлар, безне аңламыйча, чигәләрендә бармакларын бордылар.
Ниһаять, сәхнәдә мәктәп директоры күренде:
– Хөрмәтле, укучылар! Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көн. Бүген сезнең өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак.
«Әйе, инде, ничек истәлекле булмасын, тагын бер партия булдыксыз укучыларны озатасыз», – дип үземчә аңлатма керттем.
– Әле кайчан гына сез шушы мәктәп бусагасын атлап кергән идегез. Күпләрегез шушында язарга укырга өйрәндегез...
«Кайберәүләр тугыз ел буена укырга өйрәнмичә дә чыгып бара», – дип көлдем.
– Әлфия, нишләп син шулай мәктәпне күралмыйсың ул? Каян шулкадәр ачу синдә? Чыннан да, бүтән бу мәктәпкә килмәскә карар кабул иттеңме инде?
Эмоцияләргә бирелмичә ничек җавап бирергә икән дип бераз аптырап калдым, аннары:
– Гүзәл, миңа монда укуы авыр, аңлыйсыңмы? Аннары монда укыту гимназиянекеннән бераз калыша. Мин монда 25 күгәрчен арасында бер ала карга, ә гимназиядә 25 күгәрченнең берсе булачакмын.
– Әлфия, гимназия шәһәрнең икенче ягында бит. Монда калсаң, син һичшиксез мәктәпне алтын медальгә бетерәчәксең, ә анда?
– Ничек кенә тырышсам да, мине күрүче, мине бәяләүче кеше юк монда, киресенчә, бармак төртеп көләләр генә, шул да минем ачуны чыгара.
Кинәт көчле музыка яңгырады, чыгарылыш класс укучыларын соңгы вальс әйләнергә чакырдылар. Башта җырның сүзләренә игътибар бирмәдем, аннары ныклабрак тыңласам, анда сүз бер егетнең мәктәбе, укытучылары, беренче мәхәббәте белән хушлашу турында бара икән. Күзләрем белән сине эзләдем, ә син дүртенче рәттә кычкырып кушылып җырлап утырасың. Син бит минем белән хушлашасың! Ышанмыйм! Ленар, ник? Тугыз ел буена әйтергә кыймаган хисләреңне күзләреңнән күрәм бит. Эх, җитдилек җитеп бетми шул сиңа.
– Әлфия, әйдә, киттек, – дип, Гүзәлнең төртүеннән уянып киткәндәй булдым. Әйе, дусларым белән кафеда соңгы звонокны үткәрү миңа күпкә кулайрак, кич буе синең сүзсез елмаюыңа түзә алмыйм.
10 нчы сыйныф. Ленарның туган көне
Джинсы чалбар һәм гади водолазка киеп куйдым да, көзгегә карап бизәнергә тырышып утырам.
Тышкы кыяфәтемне ничек кенә бизәсәм дә, барыбер «ботаник» булып кала бирәм. Өстемдәге киемем дә бәйрәмчә түгел, алыштырырга бер генә дә теләгем юк. Синең өчен бизәнгән, синең өчен киенгән дип уйларсың йә – бәлки, беркая да бармаскадыр миңа...
– Әлфия! Ландыш апаң чакыра, бөтен кеше дә җыелды, бер син юк ди, – әни шулай дип, уйларымны тәмам чуалтты. Мин ни дияргә дә белмәдем. Әле күптән түгел генә Ландыш апа белән әнинең кухняда сөйләшкәннәрен ишеткән идем: «Чибәр, мөлаем, Ленар белән бергә техникумда укыйлар», – дип, улының йөргән кызы хакында канатлана-канатлана сөйләгән иде. Бүген дә шул кызы булса, мин анда нишлим?
– Әни, ни... бара алмый, эшләре бар диген, – дип, ни уйладым шуны әйтеп салдым.
– Ландыш, мин сиңа кабат шалтыратам, – дип, әни трубканы куйды да, – Кызым, сиңа ни булды? – дип, миңа төбәлде.
– Берни дә булмады, – дип, күзләремне яшердем. – Кәефем юк анда барырга. Аның дуслары белән мин таныш түгел. Бүләгем дә юк...
– Конвертка акча саласың да эшең бетте! – Әни тиз генә бүләк тә тапты.
– Мин анда барырга теләмим, – дип, киреләнүемне дәвам иттем.
– Ярый, анысы синең эш. Биш минуттан килмәсә, Ленар үзе килеп алачак, диде Ландыш апаң.
– Анда аның йөргән кызы да булачактыр, мөгаен, мин анда нишлим соң? – дип, мөлдерәгән күзләремне яшердем.
– Алай булгач, үзең шалтыратып котла да, килә алмыйм дип әйт!
Мин бик озак телефон трубкасына карап торганнан соң, бармакларым үзләреннән-үзе таныш төймәләргә басты. Ландыш апаның «алло» дигән тавышы яңгырады.
– Ландыш апа, Ленарны чакырыгыз әле, – диюгә тамакка төер килеп тыгылды.
– Ә, Әлфия, син һаман өйдәмени әле? Ленар, улым!
Мин тирән итеп сулыш алуга, синең «әйе» дигән тавышың ишетелде.
– Ленар, сине туган көнең белән котлыйм... – теге төер кабат килеп төртелде.
– Әлфия, син әллә бүген өйдә генә утырам димәкче буласыңмы?
– Мин... мин... ни..
– Куркак син, – дип пышылдавың ачуымны чыгарды.
– Юк! – дип кырт кистем.
– Әйе...
Тиз генә телефон трубкасын ташлап, әнинең кулыннан конвертны тартып алдым да урамга чыгып чаптым. Күрсәтәм әле мин сиңа куркакны! Ничек сезнең ишек төбенә килеп җиткәнне сизми дә калдым. Кыңгырау төймәсенә басуга, каршыда син пәйда булдың. Бөтен ачуларым эреп юкка чыкты.
– Мин сине алырга дип чыгып бара идем инде, – дип елмаюыңнан бөтенләй югалып калдым.
– Ник? – дип сораганымны сизми дә калдым. Конвертны бирергә дип сузган кулны күргәч, син:
– Шул да булдымы котлау? Кая кочаклап үбүләр? – дип шаярттың.
Бит очларым оялудан кыза башлады, бер адым алга атлап, әкрен генә битеңнән үбеп алуга ишек ачылып китте дә:
– Ленар, кая соң сез? – дип Азат башын тыкты.
– Хәзер керәбез... – Син кулларымнан тотып өйгә әйдәдең, качар дип курыктыңмы, белмим.
Тунымны салган арада каяндыр башмаклар табып аягыма кидердең. Миңа болар барысы да сәер тоелды. Ярты ел буе бер сүз дәшмичә, кинәт туган көнеңә чакырдың, игътибар күрсәтәсең. Ни өчен? Йөргән кызыңны күрсәтеп мактанасың киләдер, бәлки... Белмим...
Залга узуга, куркуга калдым. Бер көтү егетләрнең көлешкәне ишетелә. Йөземә ясалма елмаю элеп, артыңнан атладым. Ландыш апа кочаклап битемнән үбеп алды, ә мин исә күзләрем белән синең йөргән кызыңны эзләдем. Түрдә ике туган сеңлең Лилия ниндидер таныш түгел сары чәчле кыз белән утыра иде, шулдыр дип уйларга да өлгермәдем, син диванда утырган чибәркәйне чакырып:
– Таныш бул, бу – Алсу. Алсу, бу – минем күршем Әлфия, – дип таныштыргач, югалып калдым. – Лилия белән син таныш инде, янында – Ләйлә, Алсуның дус кызы... – Син тиз генә кызлар белән таныштырып чыктың.
«Ландыш апа хаклы, бик чибәр һәм тыйнак кыз» дигән уйлар йөгереп узды баштан. Ландыш апа Лилия белән миңа кайда нәрсә ятканын аңлатты да, әтиең белән безгә кунакка чыгып киттеләр.
Син дусларың белән күңел ачканда, мин Алсу белән уртак тел табарга өлгердем. Аның белән безнең уртак якларыбыз күп икән, бер үк музыка, бер үк китаплар белән кызыксынганны ачыкладым. Бик күңелле кичә, миңа бар да ошады, ләкин сиңа гына нидер җитеп бетмәгәнен тойдым. Син минем барлыкны күрмәмешкә салыштың, ә миңа барыбер иде инде.
Бөтенесе дә тиз генә дискәтүккә җыена башлагач, шатланып куйдым. «Бүгенге кичә шуның белән тәмам, тынычлап кайтып китәргә дә була», – дип уйлап ялгышканмын икән. Уйларымны бүлдереп, син кулларымнан тотып бүлмәңә алып кереп киттең дә, шап итеп ишекне ябып та куйдың. Ни уйларга да белмәдем, ә Алсуың ниләр турында уйлагандыр, анысы безгә караңгы.
Син мине үзеңә якынрак тартып күзләремә карадың да:
– Әлфия, син бит безнең белән, әйеме? – дип сорадың. Синең белән сүз көрәштерүнең мәгънәсез икәнлеген белгәнгә күрә:
– Ә... әйе, – диеп кенә җавап бирә алдым. – Ленар, миңа өйгә кереп тиз генә киемнәремне алыштырасы бар, аннары сезнең белән, ярыймы, – дип чыгу ягына юнәлдем.
Ишек ачылырга өлгермичә кабат шап итеп ябылды да, муенга синең җылы сулышың килеп бәрелде, иреннәрең менә-менә мине үбәргә сузылганда, мин:
– Ленар, кирәкми!.. Синең ахмаклагың өчен Алсу белән талашасым килми, – дип, кабат чыгу юлын эзләдем, ә син җиңел генә билемнән кочып:
– Без бергә сезгә барабыз, – дип әйтеп салгач, югалып калдым.
Без бүлмәдән чыгуга Алсудан җилләр искән. Ни шатланырга, ни кайгырырга белмәдем. Ул арада йөзе сытык Азат күренде. Җенем сөйми кирәкмәгән җиргә борынын тыккан кешеләрне. Йөземә ясалма елмаю элеп, берни булмагандай киенеп урамга чыктым, Ленар белән Азат йөгерә-атлый артымнан иярде.
– Ленар, урамда гына көтеп торыгыз, мин хәзер...
– Юк, – дип коры гына җавап бирдең.
– Ленар, бара торыгыз алайса, хәзер куып тотам.
– Юк дидем бит, димәк, юк инде, – дип, ачуың кабарганнан-кабарды.
Урамда безне кәефсез Алсу каршы алды. Син, әлбәттә, аны юатырга чаптың. Ә мин әлеге мизгелдән файдаланырга уйлап, үзебезнең подъезд ягына атладым. «Качтым», дип уйлап, артыма борылсам, арттан Азат атлый.
– Сиңа нәрсә кирәк? – дип тавыш күтәрдем.
– Мин ни... синең белән...
– Ни дип әле син минем белән?
– Ленар синең арттан күзләргә кушты, бары шул гына.
– Алай булгач урамда көт.
– Суыкта сине көтәргә мин җүләр түгел лә.
– Ә минем арттан килүең җүләрлек түгелме?
– Ленарга ни дип җавап бирәм ди! Аның ачуын чыгарганчы, синең арттан күзәтү мең мәртәбә җиңелрәк.
Ишекне ачкыч белән ачып, Азатка керергә тәкъдим итмичә генә өйгә уздым. Шуны гына көткәндәй, каршымда әни пәйда булды:
– Әлфия, син ник бик тиз? Ленар кайда? – дип сорау ала да башлады.
– Өстемне алыштырырга гына кердем, Ленар урамда, – дип, тизрәк бүлмәмә юнәлдем.
– Ник кәефең юк? Ни булды, кызым?
– Әни, бар да яхшы, телефон трубкасын гына бир әле, Гүзәлгә шалтыратасы бар, – диюгә, әни тынычлынды, ахры, трубканы кулыма бирде дә аш бүлмәсенә юнәлде. Җиңел сулап, Гүзәлнең номерын җыярга тотындым.
– Гүзәл, сәлам!
– Сәлам, син кая югалдың? Синнән башка гына дискәтүккә җыенган идек инде без.
– Гафу ит, планнар үзгәрде, без «Космос»ка түгел, ә «Эрмитаж»га барабыз. Очрашкач барысын да аңларсың.
– Ярый, Эрмитаж икән – Эрмитаж!
Ул арада әни кабат бүлмәгә керде дә, капрон оек, кыска итәктән басып торуымны күреп:
– Кызым, урамда җәй түгел, җылырак киен, – дип нотык укып, егетләрне урамда катырып үтерәсең бит, дип сөйләнеп, куалый ук башлады.
...Азатны култыклап килүем сиңа ошап бетмәгәне йөзеңә чыккан иде.
– Ник бик озак? – дип, җавап та көтмичә, Алсуның кулыннан җитәкләп, бездән алда китеп тә бардыгыз. Ник безне урамда көтеп торуыгызны аңлап бетермәдем.
Азат юл буе нидер сөйләп, күңелемне күтәрде, беразга гына булса да кыланмышларыңны онытып тордым. Ә аннары кинәт:
– Әлфия, синең йөргән егетең бармы? – дигән сорауны ишеткәч, әллә нишләп киттем. Кызык, ни өчен кызыксына икән, әллә Ленар кушуы буенча соралган сораумы? Үземне кулга алып:
– Ә синең йөргән кызың бармы соң? – дип, сорауга сорау белән җавап бирдем.
– Кызлар күп, ә мин берәү генә, – дип, Азат югалып калмады.
– Егетләр күп, ә мин берәү генә, – дип елмайдым мин дә.
Шулай көлешә-көлешә дискәтүк буласы урынга килеп тә җиттек. Чишенү бүлмәсе янында Алсу белән кочаклашып торуың миңа бер дә ошамады. Миннән читтәрәк йөрүегез яхшырак булыр иде дә, юк, син нидер көтеп басып тора идең! Минем кыска итәкне күреп, авыз ачып карап торуыңнан үзем дә уңайсызланып киттем. Әллә кыска итәк күргәнең булмаган, әллә Алсу урынында мине күрергә теләвең идеме, белмим...
Азат билемнән кочып ишек ачканда өстеңә салкын су койдылармыни! Урыныңда сикереп куйганыңны үзең дә сизмәдең, ахры, ә мин сиздем, мин синең һәр адымыңны алдан ук күреп, белеп торам бит. Йөрәгеңә ут салырга тырышып, Азатка карап елмайдым да залга уздым. Залда кичәнең кызган чагы иде. Көчле музыка, төсле утлар эченә кереп югалырга тырыштым.
Янымда Азатның булуы ачуымны чыгара иде. Чөнки минем бүгенге планга Азат керми. Ничек тә булса берәр юньле егет табып, «менә мин нинди!» дип синең каршыңда мактанасым килә иде. Мин синең ачуыңны чыгарырга яратам, бүген дә шулай эшләячәкмен, менә күрерсең.
– Азат, мин биергә, – дип, тизрәк аннан качу юлын эзләдем. Күзем күн диван артында басып торучы таныш түгел йөзгә тап булды. «Хм, мин теләгәнчә: миннән өлкәнрәк, карап торырга матур, сөйкемле», – дип, тиз генә баштанаяк карап чыктым, аның миңа елмаеп карап торуы күңелемә хуш килде, мин дә елмайдым. «Эх, Ленар! Кайда соң сез?» – дип, тирә-яктан сине эзләдем. Бер генә таныш йөз дә күренми... Бәлки, Гүзәл дә килеп җитәр? Шул өметләр белән чыксам, күзгә сез ташландыгыз. Алсу усал караш белән сиңа канәгатьсезлеген белдергәне сизелеп тора. Ара ерак булу сәбәпле, нәрсәдән икәнен аера алмадым. Ә син мине күрүгә, берни булмагандай аны үбәргә тотындың... Алсуга шул гына кирәк булган – эреде дә китте! Әлеге күренеш миндә бары чиркану гына уятты: «Фу, шул да булдымы! Ник аңа буйсынырлык булгач тавыш чыгарырга кирәк иде соң! Чүбек баш!» – дип уйлап, борылып китеп тә бардым. Ә эчемне кортларым кимерде: «Ул түгел, син тиле, Әлфия! Син!» – дип, үз-үземне сүктем. Якындагы бәдрәф бүлмәсенә керүгә, күзләрем яшьләнгәнен тойдым. «Әлфия, акылыңа кил! Ул сиңа беркем түгел! Бары тик сыйныфташ һәм күрше егете», – дип, үземне тынычландырырга тырышытым. Ул арада ишек ачылып китте, каршымда Гүзәл пәйда булды.
(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/bar-da-bashkacha-bulyr-ide2.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Дэвамы.....
0
0