Логотип
Проза

Бар да башкача булыр иде-4

Уку елы тәмамлануга таба барса да, чыгырылыш имтиханнарына әзерләнү бик күп көч сарыф итә иде. Әдәбият укытучысы белән көннәр-төннәр буе инша язарга өйрәнәбез.

(Повесть)
Ахыры. Башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/bar-da-bashkacha-bulyr-ide

                         http://syuyumbike.ru/news/proza/bar-da-bashkacha-bulyr-ide2                  

                         http://syuyumbike.ru/news/proza/bar-da-bashkacha-bulyr-ide-3

11 нче класс. Соңгы звонок.
Уку елы тәмамлануга таба барса да, чыгарылыш имтиханнарына әзерләнү бик күп көч сарыф итә иде. Әдәбият укытучысы белән көннәр-төннәр буе инша язарга өйрәнәбез. Бөтен игътибарым бары укуга гына юнәлдерелгән, бөтен фәннәр кушылып боткага әйләнергә дә күп калмады бугай.
Әни боларның барысын да күреп:
– Кызым, Гүзәл белән йөреп керегез, көне-төне гел китап артында гына утырырга ярамый бит инде, – дип, хәлемә керергә тырышты.
Минем шалтыратканны гына көткән кебек, Гүзәл дә каршы килмәде. Теге гашыйклар көненнән соң Радик бүтән килеп йөрмәгәч, котылдым дип ялгышканмын икән. Парк капкасы төбендә мине Гүзәл, Динар, Радик көтеп тора иде инде.
  Радик капризларыма уйнап-шаярып түзәргә тырышты. Мин киреләнгән саен, ул йә туңдырма, йә чәчәк бәйләме алып килә торды, миңа бу, әлбәттә, бик ошады. Йөрәгемнең бераз эри башлавын аңладым. Яңа алган туфлиләр аякны кырыпмы-кыра! Берни дәшмичә түздем, Радик алдында мескенләнәсем килмәде; ә түзәр хәл калмагач, якындагы эскәмиягә барып аудым.
Радик яныма килеп:
– Ни булды, Әлфия? Син үзеңне начар хис итәсеңме әллә? – дип өтәләнде.
– Бар да яхшы, – дип, һаман сер бирмәдем.
– Әлфия! – дип кисәк тавыш күтәргәч кенә, аңыма килгәндәй булдым.
– Яңа туфлием аякны кырды, йөри алмыйм, – диюгә, каршыма тезләнеп, туфлиләремне салдырды да:
– Ник бу хәлгә төшкәнче йөрдең соң син? Хәзер лейкопластырь алып киләм, – дип, даруханәгә йөгерде. Кемне-кемне, ә менә Радикның шундый егетләрчә адымын мин күз алдыма да китерә алмый идем. Беренче очрашу вакытында Ленарның: «Аның артыннан бөтен кызлар көтүе белән йөри бит», – дигән сүзләре күңелемнең түренә уелып язылган иде. 
Каршымда Радик пәйда булгач, рәхмәтләр укып муенына сарыласым килгән иде дә, ә ул, йөгереп килгән җиреннән тизрәк тезләнеп, аягыма пластырь беркетә үк башлады. Бу мизгелдә Радик хакындагы бөтен фикерләрем йөз сиксән градуска борылды, мин аңа башка күзләр белән карадым.
Кулымнан тотып өйгә кадәр озатты да, имтиханнардан соң тагын очрашырга өметләнеп кайтып китте.

Радик 
Нигәдер бүген кәефем бөтенләй юк минем. Сәбәбе – инде ике... юк, өч атна Әлфияне күргәнем юк. Башта имтиханнары дип борчымадым, ә хәзер Гүзәлнең сүзләренә ышана калсаң, әти-әниләре белән дачага ук китеп барган.
Дүрт ай дигәндә, ниһаять, үземә ышанычны уяттым дигәндә генә, кулымнан ычкынып бара түгелме? Ачуым чыга башлады. Хәзер кул кушырып утыру өчен кулай вакыт түгел, юкса чибәркәйнең кулдан ычкынуын көт тә тор. Күзләрем стена календарена төште: 25 июнь, димәк, бүген чыгарылыш кичәсе. Ничек кенә булса да очрашырга җай табарга кирәк. Тизрәк Динарның номерын җыйдым, трубканың икенче ягында әле генә йокыдан торган кеше тавышы ишетелде:
– Алло?
– Динар, бүген Гүзәл белән очрашачаксызмы?
Дустым эшнең нидә икәнен аңлап бетермәде булса кирәк:
– Әйедер, ә ник?
– Динар, уян инде! Гүзәл белән ничәдә очрашасыз?
– Чыгарылыш кичәсеннән соң.
– Кайда, ничәдә була һәм ничәдә бетә?
– Белмим... Кирәк булса, белә алам.
– Әлбәттә  кирәк! Юкса аларның кайда таң каршылауларын төнге шәһәр буйлап эзләргә туры киләчәк бит миңа.
– Ярар.
Телефон трубкасын куйгач, тизрәк өйне җыештырып, ашарга әзерләп, йөгерә-атлый мәктәпкә чаптым. Уйларым белән һаман да бөтен кызларны бер калыпка салып карау гадәте китмәгән иде әле. Ә Әлфия җилбәзәк кызлар рәтенә керми шул. Ул горур. Башка кызларга охшамаган булуы белән күңелемне яулады да инде.
 Кызларны без мәктәптән ерак булмаган паркта Динар белән эзләп таптык.
Әлфия без киләсен көтмәгән, күрәсең: янына килеп баскач, күзләре шар булды, аннары бөтен йөзе белән балкып, мине күрүенә шатлануын сиздерде.
– Сәлам! Сине нинди җилләр алып килде монда? 
– Сәлам, Әлфия! Әйдә, паркта йөреп килик әле, – дигән тәкъдимемне кабул иткәч, эчемә җылы йөгерде.
– Аякларың ничек, чибәркәй? Авыртмыймы?
– Нәрсә?
– Туфли кырганнан соң дим... 
– Ә, юк!
Әлфиянең кыргый булмавы йөрәгемә май булып ятты, нишләсәм дә, аны куркытудан шөлләп, һәр сүземне чамалап, һәр хәрәкәтемне йөз кат уйлап эшләргә тырыштым.
Кич шундый матур иде, вакыт үткәнен сизмәдек тә. Ниләр турында гына сөйләшмәдек! Бик күп уртак сыйфатларыбыз барлыгы да ачыкланды.
– Син бүген ниндидер сәер әле, Радик...
– Ник икәнен беләсең киләме, чибәркәй?
– Ник?
– Теге, сине үпкәләткән көннән соң шактый уйланырга туры килде. Чөнки элек игътибарымны гел җилбәзәк кызлар гына җәлеп итә иде. Сине очратуга, бөтен фикерләү сәләтем үзгәрде, мине һәр эшләгән гамәлгә җавап бирергә өйрәттең. Җитдилегең сине ничек бар шулай яратырга этәрде. Ләкин син генә һаман минем мәхәббәтемә җавап бирергә ашыкмыйсың. Минем бер генә яраткан кызым бар, һәм ул – син, аңлыйсыңмы? – Мин тынып калдым.
– Син дә миңа ошыйсың, – дип елмайды ул.
Әлфиянең шул сүзләреннән соң күкләргә ашардай булдым! 
Дулкынланып, сак кына иреннәреннән үбеп алдым, ул да каршы килмәде: муеныма сарылды.

Әлфия
– Әлфия, сәлам!
– Сәлам!
– Кәефең юк, ахры... Телисең икән, әйдә миңа кил, – дип тыныч кына, берни булмагандай әйтеп куюы тагын да ачуымны чыгарды.
– Юк, теләгем юк! – дип кырт кистем дә телефон трубкасын ташладым.
«Телисең икән, миңа кил!», имеш. Ул мине эт дип белдеме әллә, кил дип сызгырганга чыгып чабарга. «Юк, мин синең җилбәзәкләреңнең тырнак очына да тормыйм!» – дип фырылдап йөргәндә, кабат телефон шалтырады. Кабат Радик шалтыратадыр дип уйлап:
– Әйе! – дип кисәк кенә дәштем.
– Нәҗип, сиңа ни булды? – Гүзәлнең аптыравы тавышына чыккан иде. 
– Гүзәл, гафу... Кәефем юк. Тыңлыйм, сөйлә...
– Нәҗип, бүген кич нишлисең?
– Бүгенгә бер генә дә планым юк. Ник?
– Кич Эрмитажга барып, сөякләрне язып кайтмыйбызмы диюем иде, – ди Гүзәл.
Әйдә соң, күптән анда булган юк, – дип трубканы куюга, моннан берничә ел элек булган вазгыять күз алдыма килеп басты: мин ул чакта да шулай ук егетемә үпкәләп, онытылырга дип, Гүзәл белән Эрмитажга барган идем, нәкь шул ук вакыйга кабатлана түгелме соң? Хәерле булсын! Киенә башладым. Шул кичне кигән кыска итәгем күзгә чалынуга, Радикның йөзе, аның белән беренче үбешүләр күз алдына килеп басты: Радикның нәрсә дип  артымнан һаман чабуын мин тәгаен генә аңлап бетерә алмадым. Инде менә ярты ел буена без аның белән аерылгысыз дуслар. Мин ничек кенә киреләнсәм дә, ул һаман минем янда бөтерелеп йөри, икенче берәү күптән кул селтәгән булыр иде. Ә менә бүген аңа әйтми генә дискәтүккә барганны белсә, бәлки, бүтән килеп йөрми башлар? Шундый якты уйлар белән киенеп чыгып киттем.

Радик
Нишләдем инде мин, нигә дип аны чакырырга кирәк иде инде? Күпме сынарга була инде аны? Ну, ничек, канәгатьме?
Мин шулай дип үз-үземне ашадым.
Ярты көн буе телефонга карап утырганнан соң, ниһаять, бармаклар таныш саннарны җыйды, җавап үзен озак көттермәде, трубканың икенче башында Әлфиянең әнисе тавышы яңгырады. 
– Исәнмесез, Әлфия өйдәме? 
Юк, ул өйдә юк, Гүзәл белән чыгып китте.
Мондый җавапны ишетергә әзер түгел идем. Мондый җаваптан соң ике генә юл кала: йә мин Әлфияне гафу итәм, йә араларны өзәбез. Юк... ю-ю-ук... Мин аның белән аерылырга һич кенә дә әзер түгел!.. 
Ярты ел буена Әлфияне тулысынча өйрәнеп бетердем дип ялгышканмын икән. Аның ясалма булмавы, нишләсә дә кешегә ярарга тырышмыйча үзе булып кала алауы гаҗәпкә калдыра иде мине. Әз генә аңа ошамаган сүздән керпегә әйләнеп, ягымлы матур сүзләрдән песи булып йөри торган аңлатып бетергесез кеше бит ул Әлфия!
Ярты ел. Бер карасаң, әллә ни зур вакыт та түгел, кешеләр гомер буе яшәп тә бер-берсе турында  бит. Ә мин исә шушы ярты ел буена аның күңелен яулап алырга, аны үземнеке итәргә тырышам. Инде кулга ияләштердем дигәндә генә, ул кабат үпкәләп юкка чыга.
Юк, болай дүрт дивар эчендә утырып эш чыкмас. Бәлки, ул өендәдер, әнисенә өйдә юк дияргә генә кушкандыр? Шулкадәрле тәрбияле кыз әнисенә кем белән кая киткәнен әйтми чыгып китә алмыйдыр ул... Шундый уйлар белән киенеп чыгып киттем.
Салкын битләрне чеметеп-чеметеп алды. Аяк астында шыгырдаган кар күңелләрне күтәрде. Тирә-якта күпме бәхетле парлар. Гүзәл белән Динар очрашканда, җиңелрәк иде: Гүзәл кайда, Әлфия дә шунда. Ә хәзер каян эзлисең инде аларны. Төн уртасына кадәр үзләре генә йөрмәсләр, шәт. 
Әлфиянең йорты янына килеп җиткәндә вакыт унберенче яртыны күрсәтә иде. Бүлмәсендә ут янмый, ләкин коридор ягыннан ут сызыгы сизелә, «Димәк, әле йокламый», – дигән җылы уй белән лифтта мендем.
Ишекне әнисе ачты:
– Юк, Әлфия әле кайтмады, – дигәч, өстемә салкын су койдылармыни! 
– Кая киткәннәрен әйтмәделәрме?
– Юк... Гүзәл белән йөреп кайтабыз дип кенә чыгып китте.
Саубуллашып урамга чыктым да нишләргә белми салкын эскәмиягә барып сөялдем. Төнге уникене суккач кына өемә кайтып киттем.

Икенче көн
Кичә бик соң кайткач, иртән чак тордым. Бүген традиция буенча дәү әтиләргә барасы бар. Ул да булмады, әни килеп керде.
– Кызым, кичә сине сорап Радик шалтыраткан иде, әллә сүзгә килдегезме? Аннары, түзмичә, төнге унбердә сине эзләп өйгә үк килеп җитте... – дигәч, нишләргә дә белмәдем, оятымнан җир тишегенә кереп китәрдәй булдым. «Әлфия, нишләдең син?! Артыгын кыланмыйсыңмы? Гел синең көеңне көйләр дип уйлыйсыңмы? Ә бит барысы да башкача булырга мөмкин иде», – дип уйлап, кулларым белән йөземне капладым.
 – Әллә елыйсың инде?.. –  Әни мине тынычландырырга ашыкты. – Ник менә хәзер еларга инде? Үткән эшкә салават, дия торган иде безнең әни. Эшләнгән эшне кире кайтарып булмый инде.
– Әни, Радик  тагын ниләр әйтте? – дип, яшь аралаш сорап куйдым.
– Берни дә әйтмәде, өйдә юклыгыңны белгәч, борылып чыгып китте.
– Әни, ничек уйлыйсың, ул тагын килерме икән? – дип, сабый баладай, әнидән ярдәм көттем. Әйтерсең, ул ничек әйтсә – шулай булачак! Ләкин әни минем яклап берни дә әйтергә ашыкмады, киресенчә, соравыма сорау белән җавап биреп:
– Ә син үзең ничек эшләр идең соң? – дип, кабат плитә янына китеп  барды. 
Йөрәгемнең сулкылдап тибүен тойдым. Теге вакытта Ленар белән аерылышкандагы кебек түгел, ә яралары күпкә тирәнрәк иде. Ә бәлки мәхәббәт шулай була торгандыр ул? Кем күргән соң ул мәхәббәтне? Ә бераз горурлык хисләрен, мин-минлекне киметү, бәлки, минем файдага гына булыр иде? Радикның самими елмаюыннан, көчле кулларыннан, уттай янып торган карашыннан башка нишлим соң мин? Тагын шундый кешене каян табам?! 
Чәй эчкәндә дә, киенгәндә дә бөтен уйларым Радик хакында булды. «Әлфия, тиле, тиле син! Ул бүтән килмәячәк!» – дип, үз-үземне боргычладым. Аннары башыма якты уй килгәндәй сикереп торып, телефон трубкасына ябыштым, ә анда беркем дә дәшәргә ашыкмады... Бушлык... Иртәнге тугызда кеше кая китәргә мөмкин, ә бәлки... Ул да булмады, ишектә кыңгырау тавышы яңгырады, телефон трубкасын тоткан килеш шунда чаптым. Ишек артында кемне-кемне, ләкин Радикны күрүемә өметләнмәгән дә идем. Ул һәрвакыттагыча берни булмагандай:
– Сәлам! – дип дәште. – Кемгә шалтырата идең? – дип, кулымдагы трубкага төртеп күрсәтте.
Сиңа...
Мин аптыраулы карашым белән, өнемме бу, төшемме дип, ышанмыйча басып торуымны дәвам иттем.  – Син минем янга килдеңме?
– Тагын кем янына килим соң мин? – дип елмайды ул. – Килмәсәм яхшырак булыр идеме әллә? – дип, мөлдерәп миңа төбәлде.
– Әйе... ә юк... – дип бераз буталып торганнан соң, – син бүтән килмәссең дип курыккан идем, – дип әйтеп салдым.
– И тилекәем минем! Синнән башка ничек яшим?! – дип, җылы кочагына кысты. Ул мизгелдә миннән дә бәхетлерәк кеше юк иде, үзем дә сизмәстән:
– Радик, мин сине яратам!.. Мине ташлап китмә, яме, – дип әйтеп ташлаганны сизми дә калдым. Ул мине тагын да ныграк кыса төшеп, битемнән үбеп алды.
Радик минем кичә кайда кем белән булуым турында төпченүне кирәк  тапмады. Бер-беребезне сүзсез дә аңлый идек без.
Әни Радикка безнең белән барырга тәкъдим ясагач та, ул бер дә уйлап тормыйча ризалашты, миңа калса, хисләренең ихласлыгы иде ул.

Туй көне
Нинди матур кояшлы иртә. Күңелемне генә ниндидер дулкынлану хисе биләп алган. Чәчтарашта чәчләрне ясатып утырганда бөтен тормышым күз алдымнан үтте: ничек Ленар артыннан чабулар, аннары Радикны очрату, аңа бик озак вакытлар буйсынмый киреләнеп йөрүләр... «Әлфия, син чыннан да дөрес адым ясыйсыңмы соң? Соңыннан үкенерлек булмасын», – дигән уйлар һич тынгылык бирмәде. Үзем дә сизмәстән, Радик белән Ленарны төрлечә чагыштырып утырдым. Радик бөтен барлыгы, яхшы сыйфатлары белән Ленарны күмеп китә иде. Ул миңа күпкә якынрак, аңлаешлырак иде. 
Тагын ярты сәгатьтән Радик килеп җитәчәк, ә мин әле күлмәк тә кимәгән... Кызлар кайда соң? Гүзәлнең тавышы ишетелүгә, күңелгә җылы йөгерде. Кемдер: «Менәләр!» – дип хәбәр салуга, тамагыма төер тыгылды, күзләремнән яшьләр менә чыгам-чыгам дип мөлдерәмә тулды. Радикның күзләренә карыйсым килде, ләкин бер көтү халык арасыннан аны күрү мөмкин түгел иде. Ниһаять, кунаклар читкә тайпылып, аңа юл бирделәр. Елмаюы, яратудан янган күзләре җанымны иркәләде. Ул мине күтәреп алды залга алып чыкты. Аннары инде котлаулар, уен-көлке, әче-әче диюләр башланды.
...Өйгә кайткач та Радик туй күлмәген салдырырга ашыкмады:
– Әлфия, сине бу күлмәктән күргәч, беләсеңме нәрсә дип уйлаганымны?
Юк дип башымны кактым.
– Син чынлыкта минем нәни принцессам. Әйтерсең лә әкият битеннән төшкәнсең дә минем куенга кереп сыенгансың... Күзләреңне күргәч, меңнәр арасыннан сине сайлап ялгышмаганымны аңладым. Бу бәхетле көн турында  беркайчан да онытмаячакмын, ул хакта балаларыбызга, оныкларыбызга сөйләячәкмен.
– Мин дә синең янда бәхетле, – дип куенына сыендым.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар