Логотип
Шигърият

Зөлфәт шигырьләре

Шагыйрьлек

Кара буран томалаган күкне
Шау гарасат дулый тоташтан.
Тома күктән шәфкать сорый юлчы — 
Ул юл сайлап бүген адашкан…

Мондый халәт шагыйрь бичарага
Гадәти бер халәт ләбаса — 
Сүзләр төнен буран томалаган…
Һәм шул даулы өермә аша
Бураннарда үз йолдызын эзләп
Җан караңгы күктә адаша.

Һаман яра кара буранны ул
Һәм тирән күк кинәт ачыла.
Баксаң, япа-ялгыз икән бит ул!
Һәм… кодрәтле җиһан каршыда…

Бу дөньяның күпме аңлатып та
Аңлап бетмәс сере бар микән?
Тәгаләбез ни өченгә әле
Дөньялыкны түгел,
Иң электән
Сүзне бар иткән?

Илаһның шул сүзен ишетердәй
Мәлләремне һаман эзләрмен.
…Шуңа күрә минем бу язмышым
Бер бураны
        төнге сүзләрнең…

 

Кош оясы — җилле тирәктә!

Язгы тирәк… тибри кош оясы…
Оч ботакта ата саклап тора.
Әнкә кошкай бәбкә чыгармакчы
Кузгалмый ул. Тынган. Гел утыра…

…Көзге тирәк… тибри кош оясы.
Пыскый көзге яңгыр. Кошлар киткән…
Буш ояда җылы әсәре юк.
…Һәммәсе дә вакытлыча икән!

Кышкы җилдә калды кош оясы…
Алда — бушлык, җил һәм кыш салкыны.
Таныйсыңмы, кеше, язмышыңны?
…Әле генә сайрап торган оя
Буп-буш калды… Сүнде… Тәмам тынды…

 

Юкә чәчәкләре ачыла…

Хыял гынамы? Елмаеп
Яныма киләсең дә.
Нидер әйтәсең шикелле
Юкә күләгәсендә…

Йомшак кына шаулый юкә,
Ул хәтта шауламый да.
Хискә чумып тынып калган
Дөньяның уртасында.

Баллы яфраклар ялтырый,
Бал кортлары гөж килә.
…Җир чыннан да әйләнәдер — 
Сизелмәстән селкенә…

Төшемдәме, хыялдамы,
Яныма киләсең дә
Күзләремә карыйсың син
Юкә күләгәсендә — 

Юкә чәчәкләре гүя
Ачыла карашыңда…
…Алмашынды бу күңелем
Юкәләр арасында…
 

Эз

Калсын иде бу тарихлар
Балкып, талпынып кына,
Таңгы болында чык койган
Кыз эзе булып кына…

Шулайлыкка шулайдыр ул…
Ә Вакыт тирәндер, ә?! — 
Чынлап бер карап куйдыңмы — 
Тарихың җирәндерә!

Йөрибез юкса мактанып,
Әлләкем булып һаман,
Беркемнең көче җитмәслек
Мең-мең эш кырган сыман…

Шулаен шулай шикелле,
Шулай да түгел сыман,
Безнең эзләр юк, күренми,
Караңгы безнең томан…


 

Нихәл?!

Ни дип кенә көтте икән безне — 
Бер оядан очкан кошларны,
Дөньялыкның күбәләкле җәе,
Уйчан көзе, моңсу кышлары?

Тәпи тибеп без оядан очтык…
Җан кайларга барып сыенсын?
Зимагурлыкка без калдык илдә,
Җил ашады оя җылысын!

Дөньялыкның чиксез тарафына
Илтеп адаштырган язмышның,
Казакъ, әфган, Сахалинның күген
Яктыртты бу оя яктысы.

Оядашлар очтык таралышып…
Дәшәм:
— Нихәл, димен, — бишектәш?
…Рәхмәт, язмыш,
Бик тә ярый безгә
Оядашлар белән бишектәшләр
Бу заманда
Берсен-берсенә дәшкәч… Ишеткәч!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт!Мэгьнэле .Укып берегу белэн онытылмй,кабаттан уйлап,исэплэп кунелнен бер почмагына кадап куя торган шигырьлэр.

    Хәзер укыйлар