Яшел күзле...

феи августа так свободны
и так легки,
их духи немного горчат
ЛЕМЕРТ
алар бии таңга кадәр болыннарда.
сокланасың: менә ләса – яшьлек үзе!
алар елый, яшеренеп үләннәргә –
үзләредәй яшел күзле, яшел күзле.
алар көлә – кыңгыраулы үзән
буйлап
уйнап кына йөгерек җил узганмыни!
алар китә, артларыннан
эз калдырмый,
берәүгә дә үч сакламый,
кызгандырмый.
алар көтә – айга, елга сузыламы,
сузыламы бер гасырга, аннан ары...
алар кача кешеләрдән ераккарак,
сизә калса сүзләрендә ялган барын.
алар белә: югалсалар – ахыр булыр.
төсләре дә онытылыр, үзләре дә.
дөнья биер, шашып-шашып,
үз көенә,
бик иске дәрт күмерләнер
күзләрендә.
...бераз кырку тоелыр ул август төне:
нәкъ ирек һәм җуелмаган
хәтер төсле.
һәм оза-а-ак чык кипми торыр
үләннәрдә –
кемнедер бик хәтерләтеп –
яшел күзле.
сагыныр өчен яратабыз...»
Синең хаттан
...һәм – һәр төндә төшләренә
кайтыр өчен –
яз катыш көз, көйгән дәфтәр бите
булып...
кашкарыйлар тотып өйдән чыга
улың,
тирбәлгәндә сәгать теле,
җиде тулып.
һәм учыңа алып учын –
син чыгасың...
парктагы эскәмиядә көтәм сезне.
син, узганда, сизгән кебек,
борыласың,
сукранасың эчтән генә, тиргәп көзне.
көтәм сине аннан мәктәп
бакчасында,
чыгасың син, кулың җиңгә
яшергәнсең.
өркетүдән куркам...
әмма, өркетмичә,
белмим, сиңа хәзер
ничек дәшәргә соң?!
син кичләрен өйдә шәмнәр
кабызганда,
сүндерүдән куркам,
тыным кагылудан...
һәм, чәчләрең тараганда,
якынаеп,
көзгеләрдә
ялгыш кына чагылудан.
син югалттың мине.
ә мин...
ә мин – таптым.
күр, улыбыз йоклый,
төше тәмле... татлы...
син дә йокла!
ә мин сакта торам.
синең
киләчәгең
минекеннән
күпкә якты.
и так легки,
их духи немного горчат
ЛЕМЕРТ
алар бии таңга кадәр болыннарда.
сокланасың: менә ләса – яшьлек үзе!
алар елый, яшеренеп үләннәргә –
үзләредәй яшел күзле, яшел күзле.
алар көлә – кыңгыраулы үзән
буйлап
уйнап кына йөгерек җил узганмыни!
алар китә, артларыннан
эз калдырмый,
берәүгә дә үч сакламый,
кызгандырмый.
алар көтә – айга, елга сузыламы,
сузыламы бер гасырга, аннан ары...
алар кача кешеләрдән ераккарак,
сизә калса сүзләрендә ялган барын.
алар белә: югалсалар – ахыр булыр.
төсләре дә онытылыр, үзләре дә.
дөнья биер, шашып-шашып,
үз көенә,
бик иске дәрт күмерләнер
күзләрендә.
...бераз кырку тоелыр ул август төне:
нәкъ ирек һәм җуелмаган
хәтер төсле.
һәм оза-а-ак чык кипми торыр
үләннәрдә –
кемнедер бик хәтерләтеп –
яшел күзле.
* * *
«Без югалтыр һәм аннансагыныр өчен яратабыз...»
Синең хаттан
...һәм – һәр төндә төшләренә
кайтыр өчен –
яз катыш көз, көйгән дәфтәр бите
булып...
кашкарыйлар тотып өйдән чыга
улың,
тирбәлгәндә сәгать теле,
җиде тулып.
һәм учыңа алып учын –
син чыгасың...
парктагы эскәмиядә көтәм сезне.
син, узганда, сизгән кебек,
борыласың,
сукранасың эчтән генә, тиргәп көзне.
көтәм сине аннан мәктәп
бакчасында,
чыгасың син, кулың җиңгә
яшергәнсең.
өркетүдән куркам...
әмма, өркетмичә,
белмим, сиңа хәзер
ничек дәшәргә соң?!
син кичләрен өйдә шәмнәр
кабызганда,
сүндерүдән куркам,
тыным кагылудан...
һәм, чәчләрең тараганда,
якынаеп,
көзгеләрдә
ялгыш кына чагылудан.
син югалттың мине.
ә мин...
ә мин – таптым.
күр, улыбыз йоклый,
төше тәмле... татлы...
син дә йокла!
ә мин сакта торам.
синең
киләчәгең
минекеннән
күпкә якты.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
25 гыйнвар 2021 - 19:38Без имениНигэ тагын бер ун тапкыр язмадыгыз аны🤔Чулпан Йосыпова икенче тапкыр әни булган
-
25 гыйнвар 2021 - 18:38Без имениБаладан да газиз кем бар доньяда!!!Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
26 гыйнвар 2021 - 11:00Без имениходай сабырлык. бирсенВәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!»
-
26 гыйнвар 2021 - 17:13Без имениАхырдан укенерсен бит ,я бала бэлэн бар я аргызны Оз ,Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 06:16Без имениБаланы уз итмэгэч ул ир тугел, баланы ана алыштырмыйлар. Уз бэхетен алда эле синенБулачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.