Логотип
Шигърият

​Ул кадәр үк елак түгелмен!!!

Такташның сүзен хәтерлибез: «Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә...» Иске, әлбәттә. Тик һәр йөрәктә ул яңара, төрле әверелешләр кичерә. Һәркем үзенчә ярата. Бик сирәк кешеләр генә аны тасвирлап бирә ала. Ландыш ГАБДРАХМАНОВА шундый сирәк кешеләрнең берсе. Шагыйрә. Аның лирик шигырьләренә  нәни эпиклык хас, аның шигыре ниндидер бер вакыйгадан үсеп чыга.

Аңа ышанасың. Хисләренә, кичерешләренә... Ул абстракт төшенчәләр белән эш итми, берни дә аңлатмый торган гомуми сүзләр кулланмый. Гади генә сүзләрдә дә мәгънә төсмерләре. Шуларда үзенчәлекле шагыйрәне таныйсың.
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА
 

Синсез...

Таңнар да ата икән...
синсез...
кояш та бата икән...
синсез...
йолдыз да калка икән...
синсез...
гөлләр дә үсә икән...
синсез...
җилләр дә исә икән...
синсез...
тик...
таңнары –
никтер төссез...
гөлләре – моңлы,
иссез...
йолдызлар сүрән,
хиссез...
кояш нурлары –
көчсез...
Синсез...


 

Ачык капка

Еллар аша килеп, саксыз гына,
Кактым синең күңел капкаң,
ә үзем бит беләм: минем өчен
бу капканы хуҗа күптән япкан...
Үҗәтләндем: «Ачтырырмын барыбер,
Яшьлектәге төсле
йөрәгеңне яндырырмын!»
Ачтың...
Танымадың...
Уз, – диеп тә ялынмадың.
Ә минем бит килде кулларыңа                      
                                   кагыласым,
назлы итеп муеныңа сарыласым...
Әрсезләндем, кактым кабат:
«Искә төшер! Хәтереңне яңарт!»
Җавап бирдең: «Сөйдем...
Яшьлегемдә синең өчен 
яндым-көйдем...
тик син... үзең белән 
                         артык мавыктың...
ә мин... яралардан яңа савыктым...»
Үзсүзләндем кабат-кабат:
«Тагын ярат! Тагын ярат!»
Елмайдың... «Ә бу безгә кирәкме?
Кайсы өстен:
Акылмы? Әллә соң йөрәкме?»
Тынып калдым...
Кире борылдым...
Барыр сукмагымны тапмадым...
Ә син...
Карап калдың...
Ә капкаңны...
Ә капкаңны никтер япмадың...


 

* * *

Яраткандыр, – димә,
Яратмадым...
Авыр чагым иде... сыендым...
Серләремне килде бүлешәсем,
Туктап калдым никтер, тыелдым...
(Аңламассың кебек тоелды...)
Яраткандыр, – димә,
Яратмадым...
Ярдәм көтеп бары төбәлдем...
Игътибарлы булдың, үзеңә тиң
Биеклеккә мине күтәрдең...
(Түбән төшердең дип үртәлдем...)
Яраткандыр, – димә,
Яратмадым...
Мөлдерәмә идем... түгелдем...
(Тулган чагы иде күңелнең).

Көчсезлектә мине гаепләмә,
Кайтып кара –
Мин чынлыкта...
Ул кадәр үк елак түгелмен!!!


 

Исәнме!

– Исәнме, бу бит – син!
– Исәнме, әйе, мин!
(Юл чатында, еллар аша килеп,
басып торабыз... өн бу, өн!)
– Ә син үзгәрмәгән... шул ук күзләр...
– Олыгайдык... җыерчыклы йөзләр...
(«Ел саен шул сагыш өстәп китә
Синсез килгән көзләр»).
– Ничек икән анда без утырткан     
                                      пар каен?
– Яшьләр җыела бугай,
                        язлар җиткән саен.
(«Ничек булсын? Төнге күкне уйла,
нишләр иде, югалтса аен?»)
–  Ә мин онытмадым... исәр,      
                                      дисеңме?
– Әниең ничек? Хәле? Исәнме?
(«Әллә мине оныткандыр дисеңме?
Улым йөртә синең исемне»).
– Аерыласым килми...
                җибәрәсе килми кулың...
– Сау бул! Бәхеткә төренсен
үтәсе юлың.
(«Сизмәдең шул...
гомер буе сине көтәм...
Раббым, очраштырмасаң иде      
                                      бүтән...»)

 

Уяну

Чүл...
Ком тузаны бәргәләнеп
учларымнан ага...

– Бик тирән бугай куңел яраң...
– Сөюемнән китеп барам...

Чүл...
Кәрлә куаклар шәүләсе
кочагыма ава...

– Димәк, үзеңнән качып барыш?
– Калдыр, дәрвиш... минем язмыш...

Ком...
Ниндилеген аералмыйм...
Сарылыгы – сагыш...

– Хыянәтенме  кичермәдең?
– Нигә сиңа?.. Төшенмәдем...

Төн...
Ялгызы түгел... Йолдызлары,
Ае – аның табыш...

– Син җырлап кара, булдыралсаң...
– Алай гына... ансат котылалсам...

Төн...
Ул бүген дә ялгыз түгел...
әнә якынлаша...

– Әйдә, җырлыйк...
                       син кушылырсың...
 – Әйдә... Бәлки мина куш     
                                   булырсың...


 

Төн...

Сарыладыр акрын гына
сары ком аша...
– «Сөйгән ярым китеп барды
                               кулын болгап.
Кайтыр микән тагын миңа юллар         
                                          урап?»
– «Сау булыгыз акчарлаклар,
                                 акчарлаклар.
Мәхәббәткә кирәк икән
                             пар канатлар...»

– Жиңеләйдеме... җырлый алгач?
– Булмый...ялгызлыкны
                                 көйгә салгач...

– ...Ә ай, йолдызлар нинди төстә?
– Көлдерәсең... кара өскә?..
– Ә кояш ничек чыга, әйтче?
– Тиледер син, дәрвиш, китче...
– Син хыянәтне әче, дисең...
– Әче... тапмадылар аңа исем.

Төн...
Сарыла ул... тузан тына...
Буыла тын гына...

– ...Акчарлакны?.. Бармы күргәнең?
– Диңгездә юкмы йөргәнең?
– Диңгез... зәңгәр диләр дулкыны...
– Синең... аңламыйм холкыңны?..

Таң...
Кояш нуры чүл өстенә
Ягыла тын гына...
Дәрвиш белән арам нигә якын?
Чүмәшкән яныма…

– Яраң тирән дип, ялгышканмын...
– Ничек инде ялгышканмын?..
– Сөю ул китсә, тагын килә...
– Хыянәте җанны телә...
– Син бик бәхетле... аңла шуны...
– Күрсәт миңа туры юлны...
– Күктә йолдыз саный алу...
акчарлакны таный алу...
дулкыннарны барлый алу...
үзең булып кала алу...
бер үлгәч, кабат уяну...
Бәхет ул.... син аңладың мине...
– Кичер, дәрвиш... кичер мине...

Чүл...
Ком тузаны бәргәләнеп
Жаным аша ага....
аксын...
Кәрлә куаклар шәүләсе
кочагыма ава...
аусын...
Сары комда – минем эзләр...
Колагымда чыңлый сүзләр:
«...Күктә йолдыз саный алу...
акчарлакны таный алу...
дулкыннарны барлый алу...
үзең булып кала алу...»

Көн...
Үз илемә... 
Үз-үземә кайтам...
Кайтып килеш...
Ком тузаны аша
кулын болгый…
Сукыр дәрвиш...

 

* * *

Кабереңдә ят чәчкәләр күреп, 
Дертләп киттем: Ул! Килгән!
Минем канәферләр, үги сыман,
Бераз гына читкә этелгән.
Иртән дулап алган кар бураны
Эзләренә яткан. Каплаган.
(Йә Ходаем, җитмәгәнме аңа
Язмышларны безнең таплаган?)
Килгән! Сагынадыр... Түзәлмәгән!
Димәк, ул да бүген бирешкән!
Бармы икән тагын исәр җаннар,
Киткәннәрне шулай бүлешкән?
...Рәшә нурларында яз шәйләнә –
Ул да карлар белән көрәштә!
Синең китүеңне кичерәлми,
Алты чәчәк ята янәшә...


 

* * *

«Ут, диеп ялгышма!
Күзләргә ягылган,
Йөзләрдә чагылган
Ул бары –
Яндырган күперләр яктысы!
Син тыңла! Син аңла! Чамала!
Сүрелсен өметең чаткысы!» –
Диясе урында...
Нигә, дип, мин биим, аңышмый,
Саташкан көзләрең учында? 
Нигә соң мин көләм бу кадәр
Шашынган бер исәр шикелле?
Кып-кызыл миләшләр татлыдыр...
Бозларын эретү икеле...
Ышыкла, арала нахактан.
Көч алыйм тылсымлы җылыңнан.
...Үзем дә аңламый түгеләм
Сап-сары өрәңге җырыннан...



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Монда бары бер фикер - кабынды ЯНА, ЯКТЫ ЙОЛДЫЗ, АЛЛАХЫГА ШОКЕР!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ландыш акыллым!Бар шигыренне дэ укып барырга тырышам... Анлаганнар очен мэгънэле шигырьлэр,Эйтер идем ,тере шигырьлэр....Синен шигырьлэрендэ хэр суз жанлана...Нинди дэ булса олы вакыйганы сурэтли....Синен шигырьлэренне укыган саен укыйсы килэ...Ижади унышлар,ныклы сэламэтлек,озын гомер телим.Элбэттэ,олы Мэхббэт юлдаш булсын узенэ!Балалар бэхете телим.Алар бэхетле булса,без бэхетле!

      Хәзер укыйлар