Сагынам сине һаман...

Моң-сагыш, мәхәббәт, сагыну шагыйрәсе ул. Шигърияте – кояшлы, әфлисун тәмедәй татлы. Үзе – таң йолдызы. Арчаларда туган. Казан – Шәрык белән Көнбатыш арасындагы озын ерак юлындагы (һәм иҗатта, һәм фәндә, һәм тормышта) серле күпер. Бүгенге адресы – Төркия, Мугла университеты. Татар мифологиясе, гореф-гадәтләре турында төрекчә лекцияләр укый, татар, рус теле дәресләре алып бара. Чулпанның шомырт бураннарын, сиреньле урамнарын, кичке фонарьларын бүген әлсерәгән кояш, диңгез, шәфталулар, зәйтүннәр алыштырган. Ә ярату – һаман элеккечә – кайнар!

Бадәмнәр чәчәктә


Бадәмнәр чәчәктә...
Һавада – бал исе...
Яз белән килгәнсең,
яз булып кал дисең...

Булмас шул...
Куйса да күңелләр җилкенеп,
Мәңгелек түгел без,
йөгәнсез җил кебек.

Җил... Җирнең хәтерен
яшәткән риваять...
Мәҗүси китаптан
өзелгән бер «аять»...

Исәр дә,
тузгытыр чәчәкләр галәмен,
Очыртыр күкләргә
язның ал әләмен...

Илемнең дәүләтле
язларын уздырып,
Чулпылар чыңлатып,
толымнар туздырып,

Сүндереп даланың
мең еллык учагын,
Имәндәй ирләрнең
суытып кочагын.

Иделдән килгәнме?
Шул якка китәме?
Сагышлы ирендә
мәҗүси җил тәме...

Чарасыз бадәмнәр
бәс кебек чәчәктә.
Җил белән китәсе,
яз булып килсәк тә...
 


Көзге диңгез


Учларымда – диңгез кабырчыгы.
Зәңгәр соңсызлыкның энҗе чагы...

Мәрҗән урманнарын иңләп үскән
Диңгез кызларының уенчыгы.

Кабырчыкны колагына куеп
Диңгез тыңлый
улым-кыланчыгым...

Көзгә кердек.
Җиләс... җылы... хозур...
Ерактагы авазларның чыңы...

Диңгез шаулый... Аера белсәк
Кабырчыкта булганыннан чынын!..
 

Яңгыр явар...

Яңгыр явар, эрбетләрне чылатып,
Сәрбиләргә тагып тамчы-алкасын...
Йөрәгемне сулкылдатып, елатып,
Яңгыр явар... Айлар, еллар...
Бер гасыр!

Яңгыр явар...
Юк, жәлләмәс ул мине!
Әллә илдә, әллә читтә – барыбер...
Тик исемә төшерер дә илемне,
Яңгыр явар... Айлар, еллар...
Бер гомер!

Яшь килен күк таулар өрткән
бөркәнчек,
Зәйтүнлектә шашып-шашып
кош сайрый!..
Бурычка дип алган
сулыш беткәнче
Явар яңгыр –
сагыш кебек гел сары...

 

*  *  *

Юллар инде ялыктырып бара, элеккечә җилкенми күк күңел.
Юллар инде күктән җиргә таба, элеккечә җирдән күккә түгел...

Күңел инде чишмәләрдән кичеп, – дәрьялардан, диңгезләрдән
эчкән!
Җан агачым пешкән җимешләрен сыгылып ла күтәрәдер көчкә...

Идел-йортта, Хәзәр, Акдиңгездә шагыйрьләргә илһам биргән
күзләр, –
Алар гына һаман мөлдерәмә...
һаман сусар, һаман сөю эзләр!

 

*  *  *

Җил эленгән нечкә талга:
Менә егылып төшәр...
Әйтерсең лә керфегемә
Эленгән шомлы төшләр.

Ай эленгән зәңгәр күккә:
Ярылыр сыман бишкә...
Әйтерсең лә күкрәктәге
Алмалар... тулып пешкән.

Чык эленгән ап-ак гөлгә:
Күтәрә көчкә-көчкә.
Әйтерсең лә бәгыремнән
Шигырь өзелеп төшкән.

фото: pixabay.com
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
    6055
    0
    84
  • "Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
    8464
    0
    64
  • 3176
    0
    40
  • Бүләк Уфада яшәп иҗат итүче язучы Дилә Булгакова хикәяләрендә нечкә хис, драматик лиризм өстенлек итә, геройның иң тирән күңел кичерешләре ачыла. Укучылар аның шигырьләрен, нәсерләрен, балалар өчен язылган әкиятләрен дә яратып кабул итә. Ә аның шигырьләренә язылган «Кыр казлары», «Сагынам», «Үпкәләмә» кебек җырлары халык арасында бик популяр.
    3240
    3
    34
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи