Логотип
Шигърият

Әниләр көненә

Иий аналар! Нинди бәхетле без, 
Кулларыбыз бала исендә. 
Елмаябыз, җиргә нурлар сибеп, 
Көч биргәнгә бала яшәргә. 
Иий әниләр! Шундый ягымлы без, 
Пар канатлар булгач иңнәрдә. 
Без меңләгән төнне булдырабыз 
Күз йоммыйчан бишек көйләргә. 
Иий аналар! Сез килешәсездер 
Нинди тәмле кызың чәй бирсә. 
Батыр улың: “Әнкәй кайттым!”, - диеп 
Ишек ачып түр якка үтсә. 
Иий әнкәйләр! Иркен җанлы бит без, 
Күп оныклар сыя итәккә. 
Тик шуңардан бераз моңсу була 
Бәсләр сара көздә чәчләргә. 
Иий аналар! Бәйрәм белән Сезне, 
Тәбрикләүгә лаек һәркемдә. 
Саулык телим, бетмәс сөенечләр, 
Тулы гаилә булып яшәргә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик тэ матур язылган ,мэгьнэле шигырь.Унышлар сезгэ

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик зур рәхмәт!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Искиткеч матур,чын тормышчан шигырь, һәрвакыттагыча сезнең тылсымлы каләмегез сизелә! Зур рәхмәт сезгә иҗатыгыз белән безне гел куандырып торганыгыз өчен!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Лилиянен безнен китапханэдэ "Кунелем кендэлеге' исемле китабы бар.Китап укучылар шигырлэрен яратып укыйлар.Ижатында унышлар'ак юл сина Лилия!!!

          Хәзер укыйлар