Логотип
Шигърият

Әни

Тавышлары булмаса да,
әллә каян ишетәм:
аяк очларына басып
керә әни ишектән.

Уянмасын ди ул мине,
таң йокысын бүлмәсен.
Күзләремне йомып ятам,
уянганны күрмәсен.

Куанып ятам әнинең
исән-сау көннәренә.
...Аяк очларына басып
су сибә гөлләренә.


Атасы, дип, балалар, дип,
үзе дә сизми бугай,
аяк очларында йөрде
гомере буе шулай.

Тыңлап ятам: мин әнинең
бар гомерен ишетәм.
...Аяк очларына басып
чыга әни ишектән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нэкъ минем эни хакында язылган кебек... Бу матур шигырьне укыган хэрбер кешегэ шулай тоеладыр могаен. Рэхмэт Кадыйр эфэнде!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шагыйрьләргә гел рәхмәт укыйм мин. Минем күңелдәге хисләремне. әйтеләсе сүзләрне Кадыйр әфәнде язып чыккансыз. Яңа шигырьләр көтеп калабыз

      Хәзер укыйлар