Логотип
Шигърият

Мин табышмак чишәм...

Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ


Балам, бәгърем, диеп

 
Толымыңны яраттым да
Агарттым да, әнкәем
Адашмаган кеше юл эзләми,
Юл табылмый әле тиз генә...
Ялгышларым белән җирдән китсәм,
Үз ялгышым калсын үземә.
Яман юлда йөр, дип, начар бул, дип,
Үстермәгән мине әнкәем;
Байрак итеп йөртәм: “Халык юлы —
Иң изге юл”, — диеп әйткәнен.

 

Мин бит берәү генә...


Бүгенге төн шундый авыр миңа,
Авырлыгын бары үзем беләм...
Авырлыктан кеше сыгыла бит,
Ә мин әле нигә күтәреләм?!

Нигә әле бњген үз хәлемне
Аңламыйча
Уйлыйм олы уйлар?!
Кемгә кирәк әле бу хисләрең,
Кемгә кирәк әле бу тойгылар?!

Бүгенге төн шундый авыр миңа,
(Андый хәлләр әллә синдә юкмы?)
Җир йөзендә минем кебек меңнәр
Кичерәләр шушы авырлыкны.

Һәм сөенәм йөрәк янып узган,
Җырда калып янган төннәремә...
Мин бит берәү генә, алар — меңәү...
Җиңел булсын алар йөрәгенә.

 

Әнигә

Бала өчен үлде бөркет, ни чара...
Әйтте кемнәр аңа карап: бичара.
Бала — бавыр, 
бала — бәгырь диеп тойган
Аналар шул бичарадан көч ала.
Теге дөнья бар дип ышандың син,
Күктә Алла бар дип ышандың...
Үзең барда безгә, денсез булып,
Имансызланырга кушмадың.

Дога укып эшне башлый идең... —
Еллар сезне шактый имгәткән;
Әмма авыр сугыш елларында
Син башладың сүзне икмәктән.

Сезнең гомерләрне искә алсаң,
Янып китәр кебек камыллар...
Көлтә кебек кысып буганга тик
Бүселмичә торды кайгылар.

Гомерең буе илне кайгырттың да
Соңга кадәр безне уйладың.
Синең хисең белән яшим, әни,
Син бардагы кебек иманым.

Сезнең кебек янып яшәмәсәк,
Кабул итмәс туган бусага.
Безне уйлап бик борчылма, әни,
Әгәр анда дөнья булса да!

 

Оекбаш


Гыйнвар суыклары дөрли тышта,
Үз-үземә әйтәм:
Тоеп бас!
Җанда — ил җылысы, —
аягымда —
Әбкәм бәйләп биргән оекбаш.

Әйтерсең лә, бала чакларымның
Нечкә хисләреннән үрелгән;
Мин йөгергән сары идәннәрдән
Нәни бәрән булып йөгергән.
Яшел болыннардан йөгергәндер —
Үләннәрдән күчкән җылы бар...
Ничә күрдем:
носкиларын атып,
Аякларын уып елыйлар.

Җилбәзәклек кинәт җилгә оча,
Читкә оча капрон оеклар...
Елатыр да әле, уйлатыр да,
Байтак биетер бу суыклар.

...Җанда — ил җылысы,
Аягымда —
Әбкәм бәйләп биргән оекбаш.
Бернәрсә дә, бәлки, аның кадәр
Бу суыкта җанны җылытмас.
 

Үләннәр яшел иде...

Сөйгән онытыламыни?
Күлмәкләр уңа җилләрдә,
Кеше дә уңамыни?
Поездлар үтеп тора,
Йөзне җил телә, йөрәктән
Кайгылар китеп тора.

Барыбер әрни яра,
Хәтерем төннәр буена
Йөрәккә учак яга.

...Үләннәр яшел иде,
Сөюем килде дә миңа,
Җаныңа яшер, диде.

Мин күккә чөйдем аны,
Яшен булып яшьнәде дә...
Књмергә калды бары.

Поездлар китеп тора,
Ә сөю китми, сабый књк
Могҗиза көтеп тора.

 

Мин табышмак чишәм


Яралганмын кара туфрагымнан,
Идел-судан, халык җырларыннан;
Ак яулыклы татар карчыгының
Яргаланып беткән кулларыннан.

Яралганмын әнкәм көлтә итеп
Бәйләр өчен җыйган учмалардан;
Көлтәләрдән учма булып кына
Безгә килеп җиткән кыйссалардан.

Яралганмын җил-давыллар узып
Исән калган агач башларыннан;
Чиркәүләргә нигез булып яткан
Бабамнарның кабер ташларыннан.

Яралганмын халык иҗат иткән
Табышмактан, әйе, табышмактан...
Әткәм хыялланып эзләп йөргән,
Җавап итеп әнкәм мине тапкан.

Тапкан табышмакка жавап итеп, —
Шулай тапкан әткәм эзләгәнен...
Тик барыбер бер табышмак булып
Калган минем һәрбер күзәнәгем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тирән мәгънәле, уйландыра, гап-гади сүзләрдән үрелгән никадәр фикер...

    Хәзер укыйлар