Логотип
Шигърият

Күңелемнең чәче җирән

Илһам булып

Мин елмайган саен синең йөзләреңә җылы ага,
Эчеңдәге күбәләкләр армый канат кага-кага.
 
Куркасың син, син белмисең: юлларыңда ташлар эри,
Төшенмисең – үзем сиңа илһам булып килеп йөрим.
 
Чит кызларга караш салсаң, күзең каплыйм кулың белән,
Гәрчә үзем миннән башкаларны сөймәсеңне беләм.
 
Орышасың үз-үзеңне, эш чыкмагач мине уйлап,
Ә мин атлыйм яланаяк синең хыялларың буйлап.
 
«Кирәк түгел, – дисең кайчак ярсып, – сөю дигәннәре!»
Шул вакытта күзләремнән яшьләр тама эре-эре.
 
Куркам да мин, беләм дә мин (сизмим генә әле исең) –
Илһам булып үзең һаман акылымны төенлисең.
 


* * *

Минем күзләр аша кояш карый,
Нурлар белән чәчләремне тарый,
Елмаюым белән елмая.
 
Һәр кесәмдә йөртә өч кашкарый,
Яманлыктан шулкадәрле ул тиз арый –
Айлап түгел, көнләп картая.
 
Кеше күрмәгәнне шундук күрә,
Йөгереп килеп, барсын сөйләп бирә.
Алар күргәннәргә күз йома.
 
Шуңа күңелемнең чәче җирән,
(Төсе кояш белән бергә килгән),
Ефәк булып ята муеныма.
 
Минем аякларда кояш йөри,
Тик нигәдер беркем аны күрми,
Болай яшәүләре кызыкмыни?
Бары назлар белән туенам.
 
Чыннан да, ул шомлы көн җитәрмени,
Явызлыктан кешелек бетәрмени?
Кояшым да җыеп алып китәрмени
Җирән чәчләремне муенымнан?
 
 

* * * 

Куркып калган сабый күңелемнең
Син кабыгын әрчеп алгансың.
Ник әйтмәдең туйгач, кире кулга
Ул кабыкны китереп саласың?
 
Хәзер атлыйм – уйный күкрәктә җил,
Ул зиһенгә салкын тидергән.
Хәтеремә яхшы уелып калдың,
Юк иде шул болай тилмергән.
 
Тәрәзәмә бүтән шакыма,
Кышкы һава аннан агыла.
Сине яратырга сәбәп эзлим,
Яратмаска гына табыла.
 
 

* * *

Табигатьнең даһилыгын яхшы беләм.
Үзара һәр күзәнәге аның бердәм.
Бар сүзлекләр зиһенемә җыелса да,
Атап булмас кебек изгелеген телдән.
 
Мәңгелек җан туңнарын да эретер ул,
Сафлыктыр ул, мәхәббәттер, иректер ул.
Әманәттәй саклыйк аны күңел белән.
Бу мәһабәт могҗизага селтәмик кул.
 
 

Сөю, бәхет

Сөю,
Бәхет.
Бу дөньяда һичбер тәхет
Кызыктырмый,
Бу икесе белән
Янәшә дә тормый –
Яхшы беләм.
Яхшы беләм сөю белән бәхет көчен.
Күперләр дә
Шул икесен очраштыру өчен
Салыналар.
Күмәрләр дә...
Онытырлар.
Кемгә кирәк 
Синең ләхет!
Яннарыңда берсе калмый.
Кеше зирәк,
Кеше сайлый:
Сөю,
Бәхет.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар