Кайтсын иде җанга ышанычлар

Шатлык

Мин чия — 
      ә син төшем.

Мин агач —
     Син җимешем.

Мин чәчәк —
     Син аклыгым.

Мин әни —
    Син шатлыгым.
 

* * *

Һәр очрашу — бәла көтү,
Һәр очрашу — гүя соңы.
Икәү корган оҗмах багын
Суккан ачы кыш суыгы.

Фәрештәмне коткарырга
Көчем җитәр минем генә.
...Котылгысыз көннән йолып
Кысам аны күкрәгемә.
 


* * *

Яхшылыгым да, яманлыгым да
Көннең күзендә ап-ачык, анык.
Еллар буена бәхет эзләдем
Һәр тумыш көннән мин 
       өмет алып.

Үтенеп сорыйм,
Зинһар, үзеңнән
Азат ит мине, и гадәтилек!
Күңелем сизә — коткарыр мине,
Шатлыклар төяп яз килә көлеп.
 


* * *

Бер үк юлымны кабатлыйм 
               көн дә:
Өемнән — эшкә,
Эштән — өемә.
Тормыш мәгънәсе, беләм, 
              башкада —
Кирәклегеңне тоясы килә.

Аналар юлын кабатлыйм мин дә.
Иң-иң рәхәте  — башында гына.
Булдыра алсаң, сагышым бүлеш.
Ә иң мөһиме — син тик 
бул гына!

 

Көзге

Чит көзгедә чит-ят сыннар —
Син “кадерлем” дигән затлар.
Яшидер ул сине сөеп,
Синең сөюеңне саклап.

Ә мин сиңа рәхмәтлемен —
Көтеп үткән көннәрем син.
Ялгыз юлым, борчуларым,
Гомер дигән өннәрем син.

 

Портрет

Йөз урынына — тик шәм уты,
Янәшә генә — яңгырлар шавы.
“Көтмә!” — ди миңа көтә 
                       белмәгән,
“Дәшмә!” — ди миңа сүзгә 
                       сараны.

Карап торам мин караңгылыктан.
Йөз сызыкларым, аһ, тоныклана.
Теземә яткан чалышып — куллар.
Ни көтә алда…
Ни көтә... аннан.
 


* * *

Инде кабат сөя алырмынмы?
Тупаслана бара көн дә күңел.
Янәшәңнән атлап барганнарны
Сөйсәң икән…
Ләкин жәлләп түгел.

Кайтсын иде җанга ышанычлар!
Мин төннәрен очам күптәннән.
Егылганда сынган канатларым
Якыннарым белән күтәрәм.
 


Төнге күбәләк

Айлы төн. Адашкан кеше
Үтә өем каршыннан.
Тәрәзәмнең пыяласы
Дерелди карашыннан.

Табарсың яшәүнең ямен
Булса тик җаның ачык.
Бәрелсә төнге күбәләк,
Кертермен тәрәз ачып.
 


* * *

Буш сүзләрдән җан 
талкына гына.
Ике дөнья өчен без — кешеләр.
Сөю белән нәфрәт арасында
Көчле итә бары соңгы көннәр…

Нечкә ботакларга корма оя,
Сагыш ялкынында көймә, күңел.
Дәшәр чакта дәшми 
                           калган булсам,
Күкләр шаһит, тик шигырьдә
                            түгел.




Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 6 июль 2020 - 12:00
    Без имени
    Дорес хэлме икэн бу?
    Хыянәтнең исе нинди?
  • 6 июль 2020 - 11:14
    Без имени
    "Ак чэчэклэр" романынын яна варианты!!! Бик зур рэхмэт!
    Гомер – озын ул...(2)
  • 7 июль 2020 - 09:12
    Без имени
    Безнен Зифа Гаязовна турында язуыгыз өчен зур рәхмәт. Аны без яраттык һәм хөрмәт иттек, урыны оҗмазта булсын. Үзенә үзе кебек алмаш та калдырды
    Гомер – озын ул...(2)
  • 8 июль 2020 - 00:08
    Без имени
    Шәәәәәәп!
    Онлайн-Сабантуйдан соң онлайн-уйлану
  • 8 июль 2020 - 06:22
    Без имени
    Бик өстән- өстән язылган, эчтәлек сөйләүгә корылган. Әсәр дип зурлап әйтмәс идем. Сызды- бозды. Тыныш билгеләре дөрес куелмаган, хаталы. Ник, "Сөембикә"нең дәрәҗәсен төшереп, монда куясыз, гаҗәп?
    Кыланчык - 5
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...