Логотип
Шигърият

Карга чумып йоклар идем...

Ул һәрвакыттагыча тансык һәм көтелмәгән! Аның шигырьләре әллә нинди – үзенә бер калыпта-сурәттә, үзенә бер төстә-фигыльдә... Рәсем-шигырьләрдә – шәрык дөньясының матур кызы төсле Казан, алсу гөлләр, ефәк төтен, көмеш көзге, офык сызыгы, яңгыр тамчысыдай күзләр... Шулар аша тарих, тел, милләт язмышын укыйсың. Уйланасың. Гыйбрәт аласың...
 

* * *

Әллә нинди гүзәл аваз?!
Син нинди кош, әйт инде...
Әгәр минем телне белсәң,
Тойсаң безнең әйтемне,
Бу кадәр масаймас идең
Торып баш түбәсендә –
Сөйләгән кебек буласың
Узганын, күрәсен дә.
...Кошлар, балыклар, боланнар,
Үз телле сандугачлар
Әйләндерә, ахры, мине
Йөзьеллык бер агачка.
Ярый әле ташка түгел,
Харап итәрләр иде –
Төф-төф итеп, явыз төкреп,
Узып китәрләр иде.


* * *

Ап-ак карга чумып йоклар идем –
Алсу гөлле язлар килгәнче...
Бер яшь үлән булып туар идем –
Күбәләкләр килеп кунганчы.
Казансуның нечкә ярларында
Үтә гомер.
Ап-ак морҗалардан
Чыга ефәк төтен, күккә ургый...
Тәрәз төпләрендә каргалар –
Бөрешкәннәр... –
Әйтерсең лә, үзле балчыктан
Изгән муеннарын осталар.
Без дә шундый сәнгать сакчылары –
Мәдәният корты – эзтабар...
Шулай йоклар идем кар астында –
Авыр суык көннәр үткәнче...
Язын башны сузар идем өскә –
Бер юләре таптап киткәнче.
 


Болгар көзгесе

Ата-бабалардан калган
Хәбәрме син, эзме син?
Кулларымда түм-түгәрәк
Көмеш болгар көзгесе!..
Күпме монда хыял, сурәт,
Изге хәтер, мәхәббәт?
Талпынулар, ашкынулар,
Тәмуг, шигырь, уй-җәннәт!
Әнә, сөю ташкыныдай,
Йөзеп килә каеннар!
Үлемсез – Рабига җаны,
Ата-баба хыялы!
Бөек чорның тылсымы син,
Йөзек башы, көй башы...
Мин дә бүген «пыялаңда»,
Йөрим сөйләп-саташып...
Мин бәхетле – бүген сине
Дөньяның шәфәгында
Күрүемә, бал кортыдай,
Безелдәп яшәвеңне!
Ил догасы, йорт шифасы –
Тарихымның өлгесе!
Мәңге яшә, серле дөнья!
Гүзәл болгар көзгесе!

Милләтемнең үткән юлы,
Төнгесе һәм көнгесе!
Дөнья күркенә әйләндең –
Болгар-Биләр көзгесе!

 

Кремльдә, Кырым сәнгате күргәзмәсендә

Кырым бакчалары җиләс:
Дер-дер килә кәүсәләр –
Һич шикләнмә, башың күтәр,
Безне туган дисәләр.

Йөзем тармаклары йомшак –
Нечкә-нечкә бөгелә...
Баш әйләнә, диңгез шаулый –
Җәннәт җире – бер генә!

Без төньякта, суыкларда
Чыныгып үскән адәм...
Ләкин гаҗәп тарту сезгә –
Чыдарлык түгел бер дә!..

Ике гүзәллек берләшеп,
Тудыралар бербөтен –
Гаҗәеп могҗиза илен –
Бердәм сәнгать милләтен.

Узсын гомер, тусын токым,
Без китмәек тараеп!
Мәңге булсын бу мәхәббәт –
Олуг «Бакча сарае»...

 

Мәңге сәфәрдә моң-зарым

(Мәдхия)
          Шәһре Болгарга багышлана


Чал Иделнең тылсымлы йолдызы...
Тирбәләсең, белми ыгы-зыгы...
Тарих сине нурлы ише иткән –
Милләтемә изге бишек иткән –
Гөрләп яшисең хыялда,
Күпме бәхет, җиңү алда –
Узган елларның ташкыны,
Алга барасың ашкынып,
Мәңге сәфәрдә моң-зарым,
Болгарым!

Кушымта:
Изге сулар, изге җилләр,
Миңа тансык изге җирләр –
Тарихыңның пәрдәләрен
Ачып җибәр, шәһре Болгар!
Узган көннәр – алтын көлләр,
Аяк асты – алсу гөлләр...
Күңел ташым, гашыйк башым –
Мәңге сиңа, шәһре Болгар!

Ата-баба күңеленең балкышы...
Биналарың, төрбәләрең –
                           күңел кошым!
Халкым кичкән хәтәр көннәр –
Кара күмер явыз төннәр –
Җиңү-кичү, камалышлар,
Бетмәс алыш, яңарышлар –
Күңелдәге үлмәс төшем –
Һөнәрле зат, хикмәт эшем –
Мәңге сәфәрдә моң-зарым,
Болгарым!

Мин баш иям синең үткәнеңә,
Тирә-якка якты сипкәнеңә!
Өрәм сулыш җәүһәреңә –
Гүзәл-имин шәһәреңә,
Барсын мәңге киләчәккә,
Бәхет тулы имин чакка –
Буыннардан изге хәбәр,
Илаһи дәрт, шигъри ядкарь –
Мәңге сәфәрдә моң-зарым,
Болгарым!
 

* * *

Җир суына, җир җылына –
Масайгандай, көлешеп,
Кояшы – ай: безгә сезнең
Чарагыз юк, өмет юк!
Үзебезчә алсуланып,
Зәңгәрләнеп туабыз.
Теләсәк, яңгыр коябыз,
Теләсәк, ду куабыз.
Әйе, кеше, сөйгән ярдай,
Яратса күк җимешен,
Иман белән үтәр иде
Җир йөзендә йөреше...
Яратырга җирне-суны,
Күкне, йолдыз, даланы –
Өйрәткән ерак бабалар,
Үстергәннәр аларны...
Без алардан, кызганычка,
Бу мирасны алмадык...
Шуңа күрә җир өстендә
Вәйрани хәлдә калдык.
Машина туедай урам,
Кешегә юк урын да...
Ис, янгын, бензин, бозыклык,
Фахеш, җәһәннәм монда!
Югарыдан шайтан моңа
Карый хәтәр кул чабып!
Менә туза, бетә дөнья,
Без китәрбез кузгалып!


* * *

Юк, халкыбыз яшәр!
Безгә кирәк дәрт вә горурлык,
Пәйгамбәрлек, акыл –
Хезмәт аша гына
Яши торган холык.
Җире-суы тәмле,
Күнегелгән илгә...
Казаныбыз гүзәл –
                   алтындай, күңелгә
Болаклары, кое-күпере...
Шәрык дөньясының
Бер матур кызыдай
Европага кереп утырыр.
Телебезне саклыйк!
Иң нәзакәт байлык!
Йөрәкләргә сала
Моң, наз, дәрт һәм шатлык!
Иң куркыныч әйбер –
Явыз тел харәбе...
Татарча сөйләшкән
Бездә «ком гарәбе»!
Телне учка салып,
Күтәрелеп атлыйк
Иман түрләренә –
Без бит бөек халык!


* * *

Шигырь үлде, ди кайберәү:
Яңа заманнар җитте...
Батыдагы каты хөкем
Безгә дә килеп җитте...
Юк, халкымның теле, коты,
Зәвыгы һәм заманы –
Шигырьгә төйнәлеп калган,
Үзгәртеп булмый аны.
Тумаган шигъри назымнар
Рекламага, әйдәүгә...
Кайда анда җан тетрәү, –
Мәңгелек хисләр кайда?
Гомер буе шигырь-гигант,
Булып алыш – яу аты,
Күпме буын, адәмнәрне
Йокысыннан уятты.
Юк, татар шигырьсез, җырсыз
Яши алмас беркайчан...
Җырлар, дала кояшыдай,
Сызар, йөрәген ачып!


* * *

Офык сызыгы буйлап
Бара нәни әллә кем.
– Җирне әйләнеп чыгам, ди –
Танышам, ди, кем дә кем?
Кем аучы ди, кем балыкчы,
Кем суза көмеш җепкыр?
Йортчыны да, кортчыны да
Барлап чыгам бер тапкыр.
Һөнәр сабан туе ясыйм
Җирнең нәкъ үзәгендә.
Бер батырлык күрсәтермен,
Курыкмагыз, үзем дә.


* * *

Оныгымның бөдрәләре
         күккә кадәр...
Яңгыр тамчысыдай күзләре!
Кулларыма салып
     очар идем –
Диңгез-таулар
                аша югары!!
Йолдызларга кадәр –
           алып-талып,
Болгый-болгый кулым –
              калганга –
Булыр иде гаҗәп бу сәяхәт –
     бер әкият –
                        күңел талганга...
Яшьлек заман,
                гашыйк заман үтте –
«Бер уч» гомер калды үтәсе!
Утлар йотып яшәгәнгә – ардым –
Санламыйча көнен-иртәсен!..
Шуңа – миңа шатлык –
                         сиңа карау –
Идәннәрдән тотып йөртәсе!
Нәни улым – күз нурыдай якты –
Сине сөйми
             ничек яшәлсен?!

«Сөембикә», № 1, 2009.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар