Логотип
Шигърият

Иман керә ана сөтеннән

Таң суы

Әнием истәлегенә

Нәни чакта безгә салкын тисә,
Табиб эзләп әни чапмады.
Иртүк өйгә алып керә иде
Ат башыдай чакма бер ташны.

Шушы ташка бәйле дәвалавы, —
Имләвенең асыл ысулы.
Карлар ерып, Үр Оч чишмәсеннән
Алып кайта әни таң суы.

Йөзеп йөри бозлы чиләгендә
Йөзек сыман нәни биш балык.
Балыкларны түгел, чакма ташны
Ул кыздыра әүвәл мич ягып…

Таш кызганнан-кыза утлы кузда,
Керә яшен шары төсенә.
Бөтен кышны хәтта җылытырлык —
Ул таш ия кояш көченә.

Тәмам кызып җиткән ташны әни
Ипи кебек мичтән ала да
Илтеп куя, әфсен укый-укый,
Идәндәге чуен табага.

Никадәрле гади вә илаһи
әниемнең имләү ысулы —
Толып белән каплап һәммәбезне,
Кызган ташка бөрки таң суы.

Утырабыз шабыр тиргә чумып
Чуер ташның кайнар парында.
Таң сулары белән безне әни
Савыктырды зәһәр салкында.
Карлы-бозлы җилләр һаман исә,
әниемне искә төшерәм…
…Чәй кайната сыман таң суыннан,
Мич тутырып ипи пешергән.


 

Иген кыры — Кызылбай

         Дания апам ядкаренә

Кич иде… Көтүләр кайткан…
Кара сыер савылган…
Безгә адашмас юл теләп,
Күктә йолдыз кабынган…

Кич иде… Чер дә чер сайрый
Чикерткәле көз иле…
Киттек без әти янына
Апалы вә энеле.

Әтигә кайнар аш алып,
Без киттек Кызылбайга…
Безнең арттан ак мәчедәй
Ияреп бара ай да…

Кызылбай ул — иген кыры,
Әй, уңды анда ашлык!
Шул ашлыкны әти саклый,
Анда ул — иң зур башлык!

Кызылбай — кайчан-кайчандыр
Безнең ул авыл булган.
Кызыккан аңа явызлар —
Бер төнне яндырылган.

Бу хакта кайдан белик без —
Китапта язылмаган.
Йа, Ходам! Безне гомергә
Сакла син явызлардан!
Без киттек әти янына,
Киләдер ай ияреп…
Чер дә чер сайрый чикерткә…
Бу үзе җыр диярлек…

Киттек без, кайнар аш белән,
Тагын да ераккарак…
Беркайчан адашмас өчен,
Йолдызлы күккә карап…

Барабыз һаман, барабыз…
Якында инде картлык…
Безгә дә әти шикелле
Саклыйсы калды ашлык!

…Ашлык дигәнем — иман ул!
Иман белән тулган Ай.
…Кызылбайга бер дога кыл,
Газиз апам-апакай!


Син бит  шагыйрь хатыны

          Әлфия Сәлмән кызына

Бергә булсаң сизелми дә
Кышның зәһәр салкыны.
Кышларны да җылытасың,
Син бит шагыйрь хатыны.

Син булганда озак сүнмәс
Сүзләремнең ялкыны.
Учакка да җан өрәсең,
Син бит шагыйрь хатыны.

Шәм шикелле балкып тора
Хисләремнең алтыны.
Эчем тулы энҗе күргән
Син бит шагыйрь хатыны.
Ярты сүздән аңлый алу —
Шул яшәүнең шартымы?
Гомеремнең ярты шарты —
Син бит шагыйрь хатыны.

Гөлтләп янган утка охшаш
Йөрәкләрнең тартымы:
Курку белмәс кушйөрәкле —
Син бит шагыйрь хатыны.

Җырлап аккан чишмәгә тиң
Гомеркәйләр агымы…
Шул агымда, гел янымда —
Син бит шагыйрь хатыны!

 

Ана белән сабый

Күз алдымнан китми Ана сыны.
Күкрәгендә — сабый, нарасый.
Сабыеның тәүге пепелдәве —
“ән-нә!” сүзе җирдә яз ясый.

Минем дә бит телем ачылгандыр
Бер иртәдә әнкәм назыннан.
Аның татлы күкрәк сөте белән
Язмыш юлым алдан язылган.

Тана сөте белән акыл керми,
Иман керә Ана сөтеннән.
Иртәләрен сөттәй ап-ак болыт
Явып үтә илем өстеннән.

Шушы дымнан яшәү суты алып
Чәчәк ата җирдә бу гөлләр.
һәр иртәдә Ана күкрәгендә
“ән-нә!” диеп сабый пепелдәр.

Иген шавын, чишмә челтерәвен
Ишетәм мин шушы аһәңдә.
Йолдызлардан, күкрәк сөте сыман,
Юл сузылган чиксез галәмдә.
 


Кайту

Карлар эреп яз килүгә,
Чикләр узып, җир-су кичеп,
Кыр казлары кайткан кебек
Чылбыр-чылбыр тезелешеп, —

Асылына кайта татар,
Кайта туган нигезенә.
Гасырларны кичә-кичә,
Кайта, димәк, үз-үзенә.

Тарта аны язгы күкрәү,
Сөю моңы — татлы тетрәү.
әнкәйләрнең бишек җыры…
әнкәй кебек ил дә берәү.

Туган илнең үзе кебек,
Туган тел дә берәү генә.
Туганда ук иман нуры
Иңгән татар йөрәгенә.

Сабый чакның татлы сые —
Зәңгәр күле, чишмә тарта.
җан да тарта, кан да тарта —
Њз иленә татар кайта.

Төштән соңгы акылы да
Иртәгәгә карап кайта,
Тарихтагы ялганнардан
Хакыйкатькә Татар кайта.

Бөтен дөнья тарту көче —
Бу канунны һәркем аңлар…
Асылына, үз иленә,
Үз-үзенә кайта Татар!


Исән йөреп, исән кайтыгыз!

Карап торам зәңгәр иртәләрдә
Ап-ак мендәр — каурый болытка.
Атылырга торган ядрә кебек
Кошлар бага күксел офыкка.

Дәррәү килеп алар атылыр да
Ярып очар һава ешлыгын.
Нинди җырлар, 
нинди кошлар моңы
Тутырырлар күңел бушлыгын?

Җырчы кошлар көзге салкыннарда
Хушлашалар туган ил белән.
Хушлашуның шыксыз моңсулыгын
Аңлатыйм мин нинди тел белән?

Аңлатыйммы дисәм яфракларга —
Үзләре дә алар шул хәлдә.
Аңлый алыр икән кемнәр генә
җырчы кошлар җанын бу мәлдә?

Аерылгач туган илләреннән
Чит җирләрдә алар сайрамас.
Ят чишмәләр суын эчеп кенә
җан җылытыр моңнар яралмас.

Аңлыйм сезне, газиз кошкайларым,
Илдән куа көзге салкынлык.
Ләкин минем ачы салкында да
Илне ташлап китәр хакым юк.

И, кошларым, көзен туган илдән
Китәргә дип канат кактыгыз.
Минем сезгә бары бер теләгем:
Исән йөреп, исән кайтыгыз!..
 

Кемдер — иртән, кемдер — кичен

(Баллада)

Тып-тын иде, аяз иде
Иртәсе җәйге айның.
Күрде егет зират карап
Йөргәнен бер бабайның.

Киткәннәрнең рухын зурлап
Кем монда дога кылмас?!
Ап-ак җилән кигән бабай —
Үзе нәкъ Хозыр Ильяс.

Пәһлевандай егет аның
Каршына басты килеп,
Гыйбадәтен бүлдергәнен
Белмичә, әллә белеп.

— Ни югалттың, ни эзлисең,
Нигә монда йөрергә?
Сиңа, картлач, күптән вакыт
Кара гүргә керергә.

— Дөрес, улым, бу дөньядан
Китми калмас беркем дә.
Кемдер — иртән, кемдер — кичен…
Барсы — Ходай иркендә…

Каһкаһәләп көлде егет:
— Мин дәме Алла колы?
Бәйләнгәнме Ходай белән
Минем дә гомер юлы?

— Тәүбә, диген. Көлмә, улым,
Зинһар, Ходай каршында.
Бер ул гына белеп тора,
Күреп тора барсын да…

Егет һаман көлүендә:
— И, картлач, сатма юләр.
Сөйли күрмә башкаларга,
Алар да синнән көләр.

Аз гына да акылың юк,
җитсә дә йөзгә яшең…
…Тып-тын иде. Аяз иде…
Егетне сукты яшен.

Кемгә — иртән…
Кемгә — кичен…
Кем дә мәхрүм белүдән…
…Көйрәп калды күмер генә
Каһкаһәләп көлүдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар