Логотип
Шигърият

Гади була алмый ярату...

Хыялый бәхет

Мин сине кояшка тиңләдем,
Бәхетле булырга теләдем:
Кояшның нурына коенып,
Иң кайнар кочакка сыенып...

Мин сине йолдыз дип 
уйладым,
Күкләргә күз кысып
 уйнадым;
Яңгырдай уздым мин күкрәп,
Тик сине күрергә бер теләп.

Хыяллар, хыяллар,
Хыяллар...
Биекме хыялда кыялар?
Мин сине күкләрдән
 эзләдем —
Тик җирдә икән бит 
эзләрең...

Син дә нәкъ башкалар
 шикелле...
Хыялый бәхетем кителде...
 

Сагыну

Йөрәгем түреннән
Хисләрем түгелә,
Күңелем һаман да
Өметсез түгел лә.

Аралар киртәсен,
Эх, ватып үтәсе!
Сагышым эчендә
Күпме соң көтәсе?
Сагындым...
Бик килә күрәсем...
Мәхәббәт дигәнең
Шул була, күрәсең.
 

* * *

Юлларыңа — ак келәмнәр,
 дисәм,
Карлар төшә.
Өшеп күңел туңа...
Кара болыт булып
 килгәнсеңдер,
Тамчы тамса, никтер 
күңел тула...
 

* * *

Мәхәббәт! Мәхәббәт!
Әллә син язмышның үземе?
Ярату күңелнең язымы,
 көземе?
Һәммәгез бу хиснең 
Искиткеч хуш исле 
чәчкәсен өздеме?
Күңелләр бәхеткә түздеме,
 түздеме?
 

* * * 

Йолдыз, дидең...
Күккә мендең йолдыз
                 артыннан...
Тынып калдың —
Әллә артык кайнар
                 ялкыннан...
Йолдыз, дидең...
Йолдызларның балкышында
Нигә сүндең?
 

* * *

Ярату гади буламы?
Ярату көчле була!
Мәхәббәттә югала бел —
Дөньяга үчле булма...
 

* * *

Гади бәхет кирәк иде миңа...
Җан җылысы өчен — 
елмаю...
Рәнҗетелгән җанның 
гадәте бер —
Чиксезлеккә кереп югалу,
Синсезлеккә кереп югалу...
Бер аңлаучы кирәк иде 
миңа,
Күзгә карап — 
сүзсез аңлату...
Рухи бөек хисләр, 
гади бәхет,
Ләкин түгел «гади ярату»...
Хисләр гади була,
Әмма ләкин,
Гади була алмый ярату...
Була алмый...
 

* * *

Син минем — җан атып
 йөгереп тә,
Чигенә җитмәгән юлларым...
Җанымны рөхсәтсез биләгән,
Сагышка төренгән уйларым...
Син минем — тормышка
 ашып та,
Бәхетсез калдырган
 хыялым...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Жанга якын шигъри юллар...

    Хәзер укыйлар