Логотип
Шигърият

​Дымлы күзләрдә – алсу таң

Әлфия Ситдыйкова – соңгы елларда иң актив иҗат итә торган шагыйрәләребезнең берсе. Бер-бер артлы Чаллы нәшриятында дөнья күргән «Җанда кабынган учак», «Назга сусау» шигырь җыентыклары аша укучы аны танырга өлгергән иде. Венера Хәмидуллина белән берлектә әзерләнгән «Туган якның ике чишмәсе» китабы (Татарстан китап нәшрияты) Әлфия Ситдыйкованы тагын бер яктан – тәрҗемәче буларак та ачты. Бу китап шуның белән кызыклы – шагыйрәләр бер-берсен тәрҗемә итәләр, шигырьләр ике телдә басылган.

Әлфиянең шигърияте ихласлыгы, мәхәббәтне романтик югарылыкка күтәрүе белән күңелне яулый. Чаллының «Күңел» радиосында ул алып бара торган тапшырулар да гамьле моң белән өртелгән.
 

* * *

Сагынганда тулган айга карыйм, –
Ай күзендә синең күзләрең. 
Ай нурына сыенып каршылыйм мин 
Якынлашкан гомер көзләрен.

Юксынганда татлы сүзләреңне, 
Бирелеп тыңлыйм былбыл 
                                      тавышын, – 
Былбылларны сайратырлык моңга 
Кушып тәкъдир язган язмышым.

Сандугачлар җырга салган 
                                      моңнан 
Өзелә тагын кемнәр үзәге?! 
Күзгә түгел, йөрәгемә бага 
Сагыш тулы дөнья күзләре.

 

* * *

Соңгы кат назланып кочакта 
Үксегән сабыйдай боегып, 
Кара җир өстенә түшәлә 
Алтындай яфраклар коелып.

Соңгы кат каңгылдый кыр казы, 
Иңрәвен яшереп йөрәккә. 
Үксеми китүләр илеңнән 
Авыр шул, авыр шул бигрәк тә.

Соңгы кат борылып карадың, –
Ялвару яшереп күзеңә. 
Пышылдыйм: 
«Сак белән Сок бүген 
Дөньяда без генә, без генә...»

 

* * *

Дөреслекнең йөзе нинди була, – 
Балкый микән якты кояш төсле. 
Әллә инде чагыла дөньялыкның 
Гасырлардан җыйган сагыш төсе? 
Дөреслекнең тәме нинди була, – 
Татлыракмы пешкән алмалардан?
Әллә инде бөтен дөньялыкның 
Хәсрәт ачыларын җыеп алган. 
Дөреслекне табып була микән... 
Дөреслекне танып була микән...

 

Канаты көйгән күбәләк

Ник күрсәттең миңа бәхет илен,
Ник тибрәттең татлы хыялда?
Киттең. Калдым, яралы кош сыман,
Ишелергә әзер кыяда.

Белмәгәндә җирдә оҗмах барын
Яшәү башка иде, үзгәрәк.
Очып китте иңнән бәхет кошым,
Мин – канаты көйгән күбәләк.

Ник яраттың, нигә яраттырдың,
Нигә салдың газап утына?
Күктә кояш балкып елмайса да,
Җылы керми хәзер йортыма.

Үз кояшың, үз йолдызың сүнсә,
Адаштыра язмыш юлларда.
Кайт яныма, кайтар бәхетемне,
Бирә күрмә чит-ят кулларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар