Логотип
Шигърият

Әбиләр чуагы

Әбиләр чуагы... Көзнең дә
Алдашып алуы, җәй булып.
Өзелеп нур тама кояштан,
Күкләрдә күренми бер болыт.

Ялкындай уйнаклап, яфраклар
Юлыма яталар сибелеп.
Әбиләр чуагы... Әбкәйләр
Ак шәлен ябына иң элек.

Ак шәлләр ябылган иңнәргә
Таянган шикелле көз үзе.
Ялкындай яфраклар җыйды да,
Хәтерем мең учак тергезде.

Ил үзе таянган иңнәр шул,
Ак шәлгә лаеклы бу иңнәр.
Яшьлектә югалту ачысын
Таратып, кояш та бер иңәр...

Иңәрме? Шулай да көз матур!
Әбиләр төбәлгән офыкка.
Ак мамык тибрәнә җилләрдә,
Әрнүләр һәммәсе ышыкта.

Ялкынлы бу дөнья!
Көзе дә
Җәй булып кыланган бер мәлдә,
Ялкындай яфраклар уйнаклый,
Яфраклар сыена ак шәлгә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар