Логотип
Шигърият

​Җанның мең авазы

* * *

Сөрән салып узды киек казлар...
Көзге кичләр иңерәп куя;
Мин сөялгән тупыл әйтә кебек:
— Сентябрь малае эзенә
        сентябрь
Яфраклар коя.

Җиргә карыйм:
Ышанасы килми, —
Килгән сукмакларым сап-сары;
Күккә карыйм:
Кычкырасым килә, —
«Син кайларда, сөекле ярым?!»

Яшел җәйдә — яшел яшьлегемдә
Без ант эчкән изге урында
Көзге җилләр бүген яфрак сибә...
Уйлыймын да синең турында —

Кысылып тибә йөрәк, давыллардан
Карт тупыллар уфылдап куя;
Сары күбәләкләр куна иңнәремә —
Сентябрь малае эзенә
        сентябрь
Яфраклар коя.
Яфраклар коя...

 

Әнкәй төше

Төш күргәнсең, әнкәй...
Юратырга
Син кергәнсең күрше карчыкка.
(Тышта җилдер, әнкәй, иңнәреңә
Мамык шәлең бөркәнми чыкма!)

Төшең рас килер. Төшләреңдә 
Агымсу күргәнсең — юл төше; 
Тагын... ялгыз агач: бусы, бәлкем, 
Юлда ялгыз калган бер кеше.

Тагын кыр күргәнсең — дулкынлы кыр… 
Бусы, бәлкем, йөгрек кылгандыр. 
(Гөл чүлмәгең тулы кылган белән, 
Бәлкем, төштә күргән кырдандыр.)

Кылганнарны «әби чәче» диләр, 
Ул нәкъ синең чәч кебек, әнкәй, 
Ак һәм йомшак; сулыш җиле белән 
Тибрәнергә тора бит, әнкәй.
Күңелең дә кылган кыры кебек — 
Җил дә исмәс борын тирбәлә; 
Балаларың олыгайган саен
Кайгың олыгая.
Олы бала, имеш, зур бәла.

Төш күргәнсең, әнкәй,
Бер юл төше —
Кайтыр идем, юлым бүленгән;
Миннән хәбәр булып бара торсын,
Хат булса да салам бүгеннән.

 

* * *

Үткәннәрнең асылмалы, алтын 
Күперләре янган-ягылган. 
Күпме күз тегәмә, өметләнмә, — 
Кояш чыкмый баткан ягыннан.

Сау бул, үткән көнем! Очты — көлең, 
Яңа көн яктысы тәрәздә; 
Башка гөлләр үсә кырларымда, 
Бүтән кырлар балы кәрәздә. 
(Өстәл өстемдәге кәгазьдә.)

Әмма бал кортларым — 
        уй һәм хисләр — 
Таныш гөлгә кунган чагында, 
Яңрап куя серле симфония 
Җанның мең авазлы чаңында.

 


Син — бер генә...

Меңнәр арасында син — бердәнбер,
Син бер генә дөнья йөзендә;
Бер гомер ул нәрсә?!
Мөмкин булса
Бирер идем унын, йөзен дә

Сиңа гына... Син кайларда хәзер, 
җир шарының кайсы төшендә?! 
Нинди билгеләрдән танып дәшим, 
Очрата калсам төшемдә?!

Чәчкәләрең кайда орлык коя, 
Туфрагына нинди түтәлнең?! 
Син гөл идең, сеңлем, һичбер кайчан 
Шиңмәс гөле ерак үткәннең.

Дуслар, иптәш, таныш, якыннардан 
Бармы кешең «абый» диярлек?! 
Син — беренче идең, син — бер генә, 
«Сеңлем» итеп башым иярлек.


 

Сукыр яңгыр

Бүрек кадәр болыт!..
Коя гына
Күл өстенә — су күбек кенә;
Гөлләр суга сусый — суга ява...
.......................................................
Суга яуган су кебек кенә 
Синнән калган соңгы хатирә; 
Бу — бер гыйбрәт миңа, 
Бу — бер сабак, 
Хет ачулан мине, хет тиргә.

...Суга яуган яңгыр — сукыр яңгыр, —
Сөякләргә хәтле чылатмый; 
«Чылатмаган яңгыр» үксетсә дә, 
Үксетсә дә алай җылатмый.

Аҗагандай, күкрәүсез генә 
Үтеп китте синең яшьнәвең; 
Нәрсә соң бу: ачы хакыйкатьме, 
Бер хатасы мәллә яшәүнең?!


 

Төнге сулар

Төнге сулар ага, төнге сулар... 
Көзге сулар шундый ямансулар, — 
Таллар боек, түбән иелгәннәр, 
Инде сап-сарыдан киенгәннәр. 
Төнге сулар ага, төнге сулар...

Сулар өсте тулы яфрак ага, 
Яфракларны дулкын ярга кага; 
Ярда кала читкә кагылганнар, 
Бер кояшка гына табынганнар. 
Сулар өсте тулып яфрак ага.

Айның сузылып төшкән ак җепләрен 
Чайкый, юа Ыкның дулкыннары; 
Кеше дә бит җирдә яфрак кына, — 
һәр суның бар яшерен упкыннары. 
Чайкый, юа Ыкның дулкыннары.

Төнге сулар ага, төнге сулар... 
Килер бер көн, Вакыт чаңы сугар, — 
Күкрәк елгасыннан аккан еллар 
Кайтмас, кайтмас... Тынгы бирми 
шулар. 
Төнге сулар ага, төнге сулар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яратып укыдым.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик матур шигырьлэр! Бик ошаттым. Рэхмэт сезгэ.

      Хәзер укыйлар