Логотип
Фоторепортаж

«Өлгергән» матурлык подиумы!

24 майда «Смена»  замана мәдәнияты үзәгендә «Өлгергән» матурлык подиумы» дип аталган социаль-мәдәни чара узды. Өлкән буын өчен тәгаенләнгән «Баба-Деда» порталы оештырган бу чара бездә беренче тапкыр гына узса да, Мәскәү белән Петербургта ул инде популярлык казанган иде.
«Сөембикә» журналы аның мәгълүмати партнеры вазыйфасын башкарды. Ә мин үземә, модель сыйфатында, мода бизнесының пәрдә артына да күз салу һәм бу дөньяга баш-аягым белән чуму насыйп булды. Теләге булган һәркем катнаша алды монда, теләк белдереп, гариза гына тутырасы иде. Мода күрсәтүдә 50 яшьлек һәм өлкәнрәк ханымнар катнашты.
Казандагы Подиум хатын-кызлар өчен кием җитештерүче WITT international Европа бренды,  Danon компаниясе, «Почет» хәйрия фонды, «Добрая Казань» проекты, Castorama челтәре ярдәме белән узды. Бьюти-стилистлар – Make-up Atelier Paris визаж һәм стиль мәктәбе мастерлары.
Подиумга без 37 ханым чыгып,  WITT international, Glance, UNIQLO модалы кием брендлары стилистлары һәм Serginnetti, Sorokina Казан дизайнерлары йорты тәкъдим иткән  образларны күрсәттек. «Өлгергән» матурлык подиумында махсус куелган кыска интерлюдиядә этник стильдәге бер этно-бренд та күрсәтелде. Xamida бренды тәкъдим иткән ансамбльләр кулдан тукылган тукымалардан тегелгән һәм алар Урта Азия халыклары стилендә башкарылган булуы белән үзенчәлекле иде. Xamida маркалы киемнәрдә шушы кройга хас тукыма, төс, орнамент, бизәк кулланыла. Тукымаларның чигеше үтә дә сыйфатлы һәм монда бары тик табигый буялар гына кулланыла.
Xamida брендының нечкә зәвык белән сайланган стильле образлары «Без кием күрсәтмибез, без кешене күрсәтәбез» дигән шигарьне раслап, һәр катнашучының индивидуальлеген ача алды. Проектны оештыручылар «өлгергән» буынның дөньяда барган үзгәрешләрне кабул итү культурасына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп иттерү өчен популяр фэшн-күрсәтү форматын кулланган.  Шул рәвешле өлкән буын вәкилләренең гел үзгәреп торучы портреты тәкъдим ителде.
Подиум Казан Башкарма комитеты инициативасы белән узган һәм төрле буын кешеләрен берләштерүче традицион «Шәфкать декадасы»н рәсми төстә төгәлләде.
Мода күргәзмәсендә катнашырга теләге булганнарны редакция киләсе елга алдан ук кисәтергә уйлый.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар