Логотип
Фоторепортаж

Алтын Урда хатын-кызлары



«Казан Кремле» музей-тыюлыгында гаҗәеп зур вакыйга булды: «Алтын Урда һәм Кара диңгез буйлары. Чыңгызлар империясе сабаклары» дигән күргәзмә ачылды. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, XIII–XIV гасырда яшәгән югары даирә хатын-кызының портреты әлеге күргәзмәнең визит карточкасы булды. 

Россия һәм Беларусьның күренекле музейлары эшчәнлеге нәтиҗәсендә шушы күргәзмә проекты да тормышка ашырылды. Музей фәне югары дәрәҗәдә булган 8 музейның экспонатлары урын алды анда. 

Казан музей-тыюлыгының «Эрмитаж» үзәге – илнең ике зур музееның берләштерелгән төре. 

Петербургтагы  «Эрмитаж» музее хезмәткәре, әлеге проектның оештыручысы  Марк Крамаровский: «Без Алтын Урда чорындагы хатын-кыз образына игътибар иттек. Алар Алтын Урданың казанышларында, яулап алуларында әһәмиятле роль уйнаган. Алтын Урдадагы яулап алулар хатын-кызның интуициясенә һәм зирәк акылына нигезләнгән. Бу чорда гендер тигезлеге мәҗүсилек заманнарыннан ук килгән традицияләргә барып тоташа», – ди. 

Күргәзмәгә куелган һәр әйберне игътибар белән карарга кирәк. Чөнки һәркайсының үз тарихы бар. Кырымның Симферополь музее тарафыннан җибәрелгән рамга куелган кое мине бик тәэсирләндерде. Ул 400 кг авырлыкта. Суфичылык беләзекләре, бәйрәмнәр, күз күрмәгән кошлар тасвирланган касәләр кабатланмас бизәкләре белән беркемне дә битараф калдырмас. Монгол хатын-кызының баш киеме күргәзмәнең йөзек кашы дәрәҗәсендә. Алтын һәм энҗеләр белән бизәлгән биек башлык эчендә бүгенге көнгәчә язулы төргәкләр сакланган. Урта гасырларда ул баш киемнәре эченә догалы төргәкләр теккәннәр. 

 Мыеклы сугышчы сурәтләнгән  гаҗәеп таш стела, касә тоткасын бизәгән аждаһалар, пыяла савытлар,  Мисырның мәмлүк солтаны Бейбарс гербы төшерелгән ваза, арыслан авызын ерткан батыр сурәтләнгән билбау... Иманым камил, бу күргәзмә Алтын Урда турындагы белемнәребезне тагын да арттырыр, халыклар һәм милләтләр арасындагы мәдәни багланышларны үстерер. Алтын Урда чорын өйрәнгәндә бу проект зур ачыш булып тора.   

                                                                                            

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар