Рататуй — яшелчә ашы

Бу ризык Франциядә бик популяр. Хәзер бездә дә яшелчәләр өлгерде, организмны витаминнар белән баетып калу өчен менә дигән вакыт.

Кирәк:

* 2-3 баллы борыч;

* 2-3 кечерәк ташкабак;

* 2 баш суган;

* 3-4 теш сарымсак;

* 2-3 баклажан;

* 5 помидор;

* 6 аш кашыгы сыек май;

* тәмләткеч үләннәр.

 

Эш барышы:

Яшелчәләрне юабыз, баклажан белән ташкабакны шакмаклап, баллы борычны саламлап, ә суганны боҗралап турыйбыз. Помидорны берничә минут кайнар суда тотып, кабыгын салдырабыз һәм эре кисәкләргә бүләбез. Сарымсакны бик вак кына итеп турыйбыз.

Тирән эчле табага май салып утка куябыз, май кызгач, суган салабыз, бераздан баллы борычны кушып, болгаткалап кыздырабыз, тоз сибәбез, баклажан белән ташкабакны һәм сарымсакны салабыз, тәменчә тоз, ярты стакан чамасы су өстибез һәм 10 минут чамасы томалап пешерәбез. Пешеп чыгарга 20 минут кала помидорларны салабыз.

Табынга биргәндә яшел тәмләткечләр сибәбез, янына кыздырган ит, тавык куярга мөмкин.  

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 22 октябрь 2020 - 09:04
    Без имени
    Март аенда язылган кимчелеклэр турында. А воз и ныне там!
    Ныклыкка сынау
  • 22 октябрь 2020 - 18:36
    Без имени
    Сер. Интер. кенэ. язмассыз. микэн. телефон. номерын?
    Күкләр кушкан эш
  • 22 октябрь 2020 - 18:38
    Без имени
    Иптэшемнен. Тез. Буыннары. сызлый,э. уземнеке. артроз
    Күкләр кушкан эш
  • 22 октябрь 2020 - 20:45
    Без имени
    Булдырдылар инде ул пенсия яшен бер тамаша!! 60-65 ир атлары 50-55 кэ чак житэ хатын кызлары...куп мисаллар ..ишетеп куреп белэм бугенге кондэ ялган бн донья тулган..янэсе кеше гэ хэзер техника ярдэмгэ килде алар жинел рэхэт яшилэр гомер озайды ..ялган..кеше хэзер натураль продукт ашамый ..туганнан смесь..и..т..д
    Хушлашмыйк, яшьлек
  • 21 октябрь 2020 - 20:45
    Без имени
    Бик яхшы эсэр дэвамын котэбез
    КУНАК АПА
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...