Бәйрәмгә - аш куесы!

Бу куе аш ир-атларга бик ошый икән. Равия 147 нче мәктәптә рус һәм инглиз телләре укыта. Ире Айвар белән өч яшьлек нәни уллары Әмирне үстерәләр. 
 

Кирәк:


* 200 г чамасы кызыл балык филесы;
* уртача зурлыктагы 6 бәрәңге;
* 100 мл артык майлы булмаган 
* сөт өсте (сливки);
* тоз;
* 3 борчак кара борыч;
* лавр яфрагы;
* кызыл балыкның башы, койрыгы, сырт өсте;
* укроп.
 

Эш барышы:


Балыкның башын, койрыгы белән сырт өстен ике литр чамасы суга салып, ярты сәгать пешерәбез. Балык шулпасын сөзеп, кабат кәстрүлгә са­ла­быз һәм вак шакмаклап туралган бәрәңге өстәп, 15 минутлап кайнатабыз.

Балыкның сөяксез итен вак кисәк­ләргә турап, яртысын бәрәңге янына салабыз. Кайнап чыккач, 7 минутлап пешерәбез, тәменчә тоз өстибез.

Кәстрүлне ут өстеннән алып, шушы шулпаны блендер белән изеп күпертәбез дә яңадан утка утыртабыз. Калган балыкны салып, кайнатып чыгарабыз. 3 минуттан сөт өстен өстибез һәм бик яхшылап болгатабыз. Иң соңыннан гына укроп салып, ашны талгын утта җылытабыз, тик кайнатып чыгармыйбыз. Ике-өч минуттан аш әзер!  
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
    7840
    0
    81
  • Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
    7146
    2
    72
  • Ялгыз торна Коллективта биш кеше, шуларның икесе генә шәһәрдә туып үскән.  Шунсы кызык – коллективта эшләүчеләрнең берсенең дә шәхси тормышы барып чыкмаган: икесе аерылган, ялгыз бала үстерәләр, өчесе бер тапкыр да кияүгә чыгып карамаган кызлар. Җәмилә арада иң олысы...
    4164
    1
    52
  • Кайту Безне ташлап киткән иремнең сөяркәсе шалтыратты...
    6030
    2
    39
  • Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
    3429
    1
    38
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда