Логотип
Күңелеңә җыйма

Урланган бәхет 6

Хикәя дәвамы

Башы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/urlangan-baxet

           http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/urlangan-baxet-2

           http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/urlangan-baxet-3

           http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/urlangan-baxet-4 

          http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/urlangan-baxet-5

Сафия әнисе Луиза ханымның Илдар әнисе белән «борчаклары пешә». Икесе дә мода белән киенергә ярата, бер үк дизайнерлардан киемнәр тектерәләр. Аларның девизы – сәламәт яшәү рәвеше алып бару. Икесенең дә шәхси тренерлары, диетологлары бар. Бераз гына тазарып китсәләр, йокылары кача: «ах-вах» килеп, сәгатьләр буе телефоннан сөйләшеп чыгалар. 

Кызының җавапсыз мәхәбәттән моңсуланып йөрүен күреп, хафага төшкән Луиза ханым ахирәте Изольдага балаларны кавыштыру буенча күңелендә туган планын ничек ирештерергә дип баш ватты. Ниhаять, моның өчен җай да чыкты бугай: Мәскәүнең танылган кутюрьесы Барашкин брендлы киемнәр линиясе буенча шәhәрдә мода күрсәтү оештырды. Бу чарага шәhәрнең бомонды чакырылды: бизнес-вуменнар, артистлар, сәнгать кешеләре, танылган блогерлар... Байлар өчен оештырылган тусовкаларга Луиза ханым белән Изольда ханым бик теләп йөриләр: hава алыштырып кайтасың, танышларыңны күрәсең, гайбәтләр ишетәсең. Ханымнар кутюрье уздырган чарага бик нык әзерләнделәр: брендлы кичке күлмәкләренә туры китереп асылташ кашлы муенсалар, беләзекләр сайладылар. Маникюр-педикюр, прическаларны ясарга үз эшләренең чын осталары булган профессионалларны чакырдылар.

Тамашага шәhәрнең мэры Лапшин тормыш иптәше Марлена ханым белән култыкланышып килде. Тантанада мэр ялкынлы нотык тотты, чарага килгән хатын-кызларга матур теләкләрен җиткерде. Җитәкчеләрнең урыннары кызыл палас җәелгән залның түрендә урнаштырылган леопард күн белән тышланган йомшак кәнәфиләр иде. Луиза белән Изольда ханымның урыннары да мэр хатыны белән янәшә туры килде. 

Бәйрәмгә җыелган кунаклар сәхнә буйлап йөрүче озын аяклы, матур фигуралы модельләргә карап сокландылар, соңгы маркалы айфоннарын кулларына тотып, видеолар төшерделәр. Чарага килгән журналистларның, блогерларның күзләре мэр янәшәсендә утырган затлы киенгән ханымнарда иде. «Бүген блогерларның постларында без генә булырбыз инде», – дип пышылдашып алды ахирәтләр.

Чара тәмамлангач, кунакларны, журналистларны якындагы ресторанга – фуршетка чакырдылар. Ханымнар, туташлар, брендлы затлы сумкаларын беләкләренә асып, мрамор идәннәргә җәелгән паласлардан, биек үкчәле туфлиләре белән кәс-кәс атлап ресторанга уздылар.
Ресторан өстәлләре затлы ризыклардан сыгылып тора иде: кара, кызыл икра ягылган бутербродлар, балык ризыклары, көнчыгыш илләреннән кайтарылган баллы җиләк-җимешләр, төрледән-төрле эчемлекләр... 

Ике сәгатькә якын барган тамашаны карап арыган кунакларның тамаклары ачыккан иде. Яшь официант егетләр ханым-әфәнделәргә төрле маркалы эчемлекләр тәкъдим итте: француз шәраблары, «5 йолдызлы» кыйммәтле әрмән коньяклары, виски, ликерлар... 

Ач карынга тәмләп алган татлы шәрабтан, ханымнарның арулары бетеп киткәндәй булды: йөзләре алсуланып китте, күңелләре күтәрелде. Ашыкмый гына ризыкларны капкалап утырганда Изольда ханым Илдар турында сөйли башламасынмы!

– Улым артыннан кызлар күп йөри. Хәтта өйгә эзләп киләләр, йорт каршында кайтканын сагалап торалар. Кызлар хәзер бик тәртипсез. Аларга акчалы, перспективалы егетләрләр генә кирәк. Муенга асылынырга гына торалар. Бик борчылам улым өчен. Соңгы вакытта Илдарда үзгәрешләр сизәм. Элек минем белән ачылып сөйләшә иде, хәзер бик аз сөйләшә. Миннән яшерен серләре бар, күрәсең... Ниндидер бер кыз башын әйләндерә... Безнең даирәдән түгел, хәерче баласы бугай. Безнең даирәдән булса, ул кыз турында белер идем. Улымның башын әйләндереп, балага узар да түр башына килеп тә утырыр дип борчылам! Ул-бу була калганчы, Илдарга Сафияне ярәшеп, туйлап алабызмы соң? Сафия миңа үз кызым кебек якын. Без бит бер даирәдән, аның улыма гашыйк булганын сизеп йөрим... Иманым камил, улыма яхшы хатын булачак ул. Икесен бергә кавыштырып куйсак, каршы килмәссезме?» 

Луиза ханым Изольда ханымны шаккатып тыңлады. Илдарның очрашып йөргән кызы барлыгын беренче ишетә иде ул. Бу яңалык аңа аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте: йөзеннән елмаю качты, яңак сөякләре уйный башлады. Луиза ханым, каушаудан, шәраб салынган фужерларны берсе артыннан берсен бушата торды. 

Ничек инде Илдар башка кызга гашыйк? Дөньяда Сафиядән дә матуррак, затлырак кызның булуы мөмкин түгел! Үз бәхетенә үзе төкергән нәрсә! Илдарның башка кыз белән чуалуын Сафия белсә нәрсә булыр? Аллаh сакласын, кызы моны күтәрә алмас!..

Луиза ханым, телен көчкә әйләндереп, берничә җөмлә генә әйтә алды: 
– Мәхәббәт агачының тамыры тирәнгә китмәс борын, бу мөнәсәбәтләрне тар-мар китерергә кирәк! Әйе, хәерче тәресе балага узып куйса, эш харап! 

Алкоголь ханымнарның каннарын кыздырды, аларга ресторанда тынчу була башлады. Ахирәтләр, чайкала-чайкала, урамга чыкты. Машиналары янында ханымнарны хезмәтче егетләр көтә иде. Таралышырга ашыкмыйча, тимердән эшләнгән челтәрле эскәмиягә килеп утырдылар. Шундый матур башланган көннең яме китте, күңелгә борчу кереп урнашты. Илдарның башын әйләндергән серле кыз тынычлыкларын алды. Ханымнар бу минутларда дошманын өзгәләп ташларга әзерләнгән этләрне хәтерләтә иде. 

Изольда ханым Эчке эшләр системасында күп еллар эшләп пенсиягә чыккан таныш полковнигын исенә төшерде. Александр Петрович бүгенге көндә шәхси шымчылар оешмасын оештырган, клиентлары да күп дип әйтәләр.

– Ярдәм итсә, ул гына ярдәм итә алачак, улымның башын әйләндергән кыз турында бөтен информацияне җыеп китерәчәк, – диде Изольда ханым. 

Калтыранган бармаклары белән ул телефоннан Александр Петровичның номерын җыйды.

(Дәвамы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/urlangan-baxet-7.)

Изображение от Freepik

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дәвамы кайчан була икән?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дәвамы булачакмы?

      Хәзер укыйлар