Логотип
Күңелеңә җыйма

Тапшырылмаган хатлар

Аерылышуыбызга бер ел ярым булганда, тагын сине очраттым. Һәм кайда диген әле?! Үзем укый торган институтта!

(Ахыры. Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/tapshyrylmagan-khatlar-1 )

Бишенче хат
Исәнме, Нур! 
Аерылышуыбызга бер ел ярым булганда, тагын сине очраттым. Һәм кайда диген әле?! Үзем укый торган институтта! 
Кара-каршы очраштык – мин кереп киләм, ә син дус малаең белән нәрсәдер сөйләшеп, көлешеп чыгып килә идең. Башыма күсәк белән суктылар кебек булды – өнсез, тынсыз калдым. 
Ә син... Син карамадың да, танымадың да, эндәшмәдең дә. Әйе, мине күрмәдең дә, белмәдең дә. Белә дә алмый идең. Мин генә таный алдым сине – дөресрәге, сине түгел, ә сиңа бер тамчы су кебек охшаган энеңне.

Бер тапкыр да күргәнем булмаса да, энең икәненә бер шигем дә юк иде – синең туганнарың турында сөйләүләреңнән мин аларны күз алдыма китерә идем инде. Шулай да кереп беренче курс студентларының списогын укып чыктым – менә синең фамилияң, тик исем генә энеңнеке. 
Бу 1,5 ел эчендә оныттыммы мин сине? Һич юк, бары тик йөрәктәге сыкрау, сине сагынып өзгәләнү һәм юксыну, үземә булган үпкә генә артты. Икебезнең бер-беребезне аңларга тырышмауга сәбәпчесе әллә каян килеп чыккан горурлык булды. Ә бәлки?..

Бәлки, чыннан да, ярату булмагандыр? Яратуың дөрес булса, мине югалтырга куркыр идең һәм килми калмас идең. Ә бәлки, энеңнең мин укыган институтка укырга керүе безгә очрашырга мөмкинлек, шанс бирәдер? Кайда син хәзер? Укуыңны тәмамлап кая эшкә урнаштың? Ә, бәлки, инде өйләнгәнсеңдер? 
Минем өчен яңадан йокысыз төннәр башланды. 

Бу билгесезлектән ничек тә чыгарга кирәк иде. Тәвәккәлләп, энең янына барып сораштым:
– Укуын бетердеме? Кая эшкә җибәрделәр? Нихәлләрдә? Минем исемнән диплом алуы белән котларсыз, – дидем.
– Әйе, район үзәгендә эшли, диплом алды, укуын тәмамлады... Ярый, котлармын. Ә кем исеменнән дип әйтим?
– Үзе аңлар...

Алтынчы хат
Исәнме, Нур!
Чынлап уйласаң, сине аримядән көтеп алган кебек булды инде бу. Ике ел тулганда, Яңа елда кабат күрештек. Бу минем өчен Кыш бабайның иң зур һәм иң кадерле бүләге булды. Әйе, дөрес сиземләгәнмен, энеңнең минем янымда укуы сәбәпче булды безнең очрашуга.

– Мин дә сине уйлап, сагынып яшәдем, кызлар белән очрашканда гел синең белән чагыштыра идем. Үзем гаепле, горурлык аркасында озак күрешмәдек, ярый әле соңлап булса да яңадан очраштык. Син – минем язмышым, җирдәге сөйгән ярым, – дип күңелне эреттең.
Ике ел күпме, азмы? 365+365=730 көн һәм төн. 
Арифметика законнары белән исәпләгәндә – 730 көн һәм төн. Шуларның сине уйламаган, искә төшермәгән көннәре иң күп булса унга туламы икән? Соңгы хатындагы: «Сау бул, бәхетле бул», дигән сүзләрне укыган саен:
– Мин синең белән булганда гына бәхетле, – дип кабатлый идем. Һәм чыннан да шулай булуын кабат очрашкач ышандым.

Ничек булды безнең күрешү?
Ялга авылга кайтып киткән идем. Энең белән сеңлең мин яшәгән тулай торакка килеп, синнән хат калдырганнар.
«Исәнме?! Зур рәхмәт диплом алуым белән котлавыңа. Мин бик шат. Сине күрәсем килә, бик сагындым. Яңа елны бергә каршылыйк, безгә кил, әти-әни дә көтә, барлык туганнарым да. Каршы алырмын», – дигәнсең. 
Кыска гына хат булса да, мәгънәсе тирән иде. 

Онытмаган, ул да мине уйлап яшәгән, ярата, яратмаса әни-әнисе, туганнары белән таныштырырга чакырмас иде! 
Менә мин сеңлең белән автобуска утырып синең яныңа ашыгам – район үзәгендә син каршы алырга тиеш. Аннары – авылга, әти-әниең янына... 
Әлбәттә, бик дулкынландым, бу адымым дөресме-түгелме дип күп уйландым. Кыз кешегә егет чакыруы белән аның өенә бару бер дә килешми шул. Ләкин без бит инде өч ел бер-беребезне беләбез, дип үземне тынычландырдым. 

Безнең очрашулар һәм аерылышулар гел көннең кичкә таба алышынган, караңгы төшкән вакытка туры килә. Бу юлы да автобус килеп җиткәндә инде караңгы төшә башлаган иде. Әмма автобус тәрәзәсеннән сине әллә кайдан күреп алдым. Ничек булыр безнең очрашу?
Ә чынлыкта кичә генә күрешеп аерылышкан кебек тоелды миңа.
– Исәнме, бу мин...
– Исәнме! Бик сагындырдың... Әти-әни көтә, кайтыйк авылга, – дип кочып алдың.
Белмим, синдә ничек, ә миндә бернинди тартыну хисе тоймадым. Барысы да элеккечә кебек, бер дә үзгәрмәгәнсең.
Искитмәле якты хатирәләр белән тулы булды ул Яңа ел. 

Миңа синең белән җиңел дә, рәхәт тә иде. Әтиең, әниең, әбиең, барлык туганнарың да бик ошады миңа. Сезнең өйдән җылылык, наз, бердәмлек, мәхәббәт нурлары агыла иде. Беркайчан да аерылышмаска, үпкәләшмәскә, югалмаска сүз биреп аерылыштык.
– Хуш, мин килермен!
– Хуш, мин көтәрмен...
Яңа ел, могҗизалар белән тулы өч көн тиз узды. Аерылышу авыр булса да, алда якты киләчәк иде. 
Хуш, минем күз нурым, күрешкәнгәчә!

 

Җиденче хат

Исәнме, Нур! 
Хатыңны алгач, бик моңсу булды. Мин «үземнең армиям»не бер тапкыр көтеп алган идем инде, икенчегә дә көтәргә язган икән... Алмаска тиешләр дигән идең, барлык планнар да чәлпәрәмә килә икән. Безгә шундый испытанияләр узарга язган икән. Безгә генә түгел, күпләргә. Әлбәттә, мин көтәм сине, исән-сау гына кайт! 

Кулга диплом алганда син янымда булсаң, мин тагы да бәхетлерәк булыр идем. Менә бит, алдагысын беркем дә белми, син кайтканчы ике ел эшләп тә куям инде. Гафу ит, синең һәм әти-әниеңнең сүзен тыңлап, киткәнче туй ясап сиңа кияүгә чыкмаганга. Мин ансыз да сине көтәм, ышан миңа!
Күз алдымда гел вокзалда сине озату мизгеле тора – сыек зәңгәрсу караңгы төшүе һәм синең:
– Мин кайтырмын, ике ел тиз узар, менә күрерсең. Көт кенә! – дип ярым шаяртып, ярым моңсуланып кабатлавың.
Көтәм, инде киткәнеңә дә шактый вакыт, ә хат юк... Мин бит инде сине хатсыз да көтәргә өйрәнгән...

Мин көтәм. Синнән хәбәр юк. 
Мин көтәм. Нигә язмыйсың? 

Инде синең кайтыр вакыт та җитте. Әйе, ике ел тиз узды, ләкин бер хат та килмәде... 
Сау бул, минем беренче һәм соңгы мәхәббәтем. Минем иң матур хыяллардагы һәм аңлаешсыз мәхәббәтем. Мин сине бик яраттым. Бәхетле бул! 

P.S. Илле яшем тулган көнне «Одноклассники»да бик күп тәбрикләүләр килде: бергә укыган классташлардан, институтта укыган группадашлардан, дуслардан, туганнардан, балаларымнан... Кайсы соңарып та, 8 Март белән бергә тәбрикләп тә язды әле. 
Бәйрәмнән соң да булды бер котлау. 
Ул синең һәм минем яшьлектә калган, инде йөзе дә онытылган сеңлеңнән иде. 
Мин синнән хат көттем, күп еллар үзеңне көттем. Гомер буе, очраклы гына булса да бер очрамый булмас, дигән өмет белән яшәдем. 

Инде белдем...
30 елдан соң гына мин синең ерак Әфганстанда, киткән җәеңдә үк Кандагарда ятып калуыңны белдем... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Ник 30 ел көтәргә? Әти- әниләре белән аралашмаганмени?

    Хәзер укыйлар