Логотип
Күңелеңә җыйма

Тапшырылмаган хатлар

«Тапшырылмаган хатлар»... 14 яшьлек яшүсмер кыз, Гадел Кутуйның бу әсәрен укыганда, үзенең нәкъ 30 елдан соң сөйгән кешесенә язган тапшырылмаган хатларын укып утыруын күз алдына да китермәгәндер.

«Тапшырылмаган хатлар»... 14 яшьлек яшүсмер кыз Гадел Кутуйның бу әсәрен укыганда,үзенең дә нәкъ 30 елдан соң сөйгән кешесенә язган тапшырылмаган хатларын укып утыруын күз алдына да китермәгәндер. Яшь вакытта һәркем үзенең чын мәхәббәт очратуына, аның әкияттәге принц булмаса да, иң батыры, иң акыллысы, иң гаделе булуына, һичшиксез, ышана. Минем белән дә шулаерак килеп чыкты. Ошатып, артыннан яратам дип йөргән егетләрем дә бар иде, ләкин монысы икенче төрле – ошату белән бергә югалту тойгысы бергә кушылган иде.
Күңелдәге хисләрне яңартудан куркып, кулыма тапшырылмаган хатларны алам.

Беренче хат

Исәнме, Нур!
Хатыңны көтеп ала алмыйча, колхоздан кайтуга сиңа язарга булдым. Аерылышуыбызга бер генә атна булса да, күрешмәгәнгә әллә ни гомер үткән кебек булды. Күңелемнән синең белән танышу тарихын кабат-кабат искә төшерәм.

Безне, икенче курс студентларын, колхозга эшкә җибәрделәр. Күңел түрендә ошатып йөргән курсташым да бар иде, аның безнең белән бергә бармыйча, кафедрада калганлыгын белгәч, бераз күңелсезләнсәм дә, яшьлек – яшьлек инде – тиз үземне кулга алдым.

8 кыз идек, барыбызны да бергә ике катлы агач йортның өске катына фатирга билгеләделәр. Барыбыз да бергә торабыз, шәһәрдәге студентлар тулай торагыннан бер-беребезне белгән кызлар. Ә аскы этажда әле яңа гына каяндыр күчеп килгән бер гаилә урнашкан – 30-35 яшьләр чамасындагы ир белән хатын һәм 4-5 яшьтәге малайлары. Бик игътибарлылар, бигрәк тә ир кеше – нәрсә кирәк, сорагыз, тартынмагыз, ятар җирегез бармы, табак-савыт кирәкмиме, авыл яшьләре борчымыймы, гел үземә әйтегез, дип, ярдәмен тәкъдим итеп тора. Безне токка эшкә билгеләделәр, икмәк иләтеп киптерәбез, эше авыр булса да түзәрлек, әле чиратлап столовыйда – кызлар бит, ашарга пешерергә булышабыз.

Шулай итеп, 6 кыз токта, икебез столовойда, эш график буенча бара. Килүебезнең икенче көнендә кызлар белән җыелышып кич кинога да барып килде, бергә барабыз, бергә кайтабыз, ят җирдә бераз шикләндерә бит әле.

Бүген безгә кунаклар килә икән – курсташ иптәшләребез, шәһәрдә практика үтүчеләр хәбәр иткән – хәлләрегезне белергә дигәннәр. Безнең декан шундый инде, чын әтиебез шикелле, ул җибәрә.  
Ничек булса да миңа күңелле булып китте, ошатып йөргән курсташым да килә, җитмәсә иптәш кызыма мине күрәсе килүен әйткән. 

Эштән соң җыелышып кинога киттек, кинодан соң танцы башланды. Курсташларыбыз да килеп җитте, күңелле күрешү, хәл сорау...

Кызлар-егетләр көлешеп-сөйләшеп утырганда, ике егет килеп керделәр дә, танышырга дип безнең янга юнәлделәр. Бу бик «модный» киенгән егетләр башкалардан аерыла иде. Тазарак гәүдәлесе зәңгәр джинсовый костюмнан, ә икенчесе ябык-озыны ак джинсовый чалбардан.
Анысы син идең һәм синең белән танышу мизгелләрен кабат-кабат искә төшергәндә ярымкараңгы, төрле-төрле утлар янган клуб, тонык шәүләләр һәм ап-ак чалбар кигән егет күз алдыма килә...

Дустың бик чая кыланды.
– Кызлар, әйдәгез, танышыйк, минем исеме Азат, ә бу дустым Нур, – диде.
– Әйдәгез, танышыйк! Мин Лена, ә менә болар – Нина, Наташа, Лариса, тагын бер Наташа, Оля һәм Диләрә, – диде безнең дустыбыз.
Әлбәттә инде, ярым караңгы залда бер-береңне яхшылап күрү мөмкин түгел – шушы соңгы татар исемен ишетү сезнең игътибарны җәлеп итте. Кара, бу кызлар арасында бер татар кызы да бар икән, сөйкемле генә күренә үзе – танышырга кирәк! Шулай уйладыгыз бугай.

Беренче булып Азат биергә чакырды. Үзенең ерак өлкәдә урнашкан шәһәрдә институтта укуын, шушы совхозның директорының малае булуын да әйтергә онытмады. Соңыннан:
– Ә сезнең әти-әниегез бармы? – дип сорады.
Мактанчык егетләрне элек-электән яратмыйм, дөресен генә әйткәндә беренче карауда ук ошамады миңа синең дустың.
– Ник алай дип сорыйсыз, әллә ятим балага ошыйммы? – дип усал гына төрттердем.

Икенче биюгә син чакырдың.
Син күпкә тыйнаграк идең, үзеңнең дустың белән бергә укуыңны, хәзер каникулда икәнеңне, минем кая укуымны һәм көзнең матурлыгы турында сөйләштек.
Өченче, дүртенче биюгә дә мин синең белән чыктым, чөнки син инде минем янымнан китмәдең. Теге ошатып йөргән курсташым турында да бөтенләй онытуым турында соңыннан, еллар узгач кына искә төшердем...

– Озатырга буламы сезне? – дип сорадың, исеңдәме?
– Без кызлар белән кайтабыз, бергә генә йөрибез, – дип җавап кайтардым.
Кайтканда без 8 кыз култыклашып, ә сез, берничә егет, арттан сүз көрәштерә-уйната, ярым шаярып, ярым җитди булып үзебезнең торган фатирга кайттык һәм тиз генә сезне капка төбендә калдырып кереп киттек.

– Беразга калып торыгыз, азрак сөйләшик, – дип әйтеп карасаң да, исеңдәме, мин кызлардан калмадым.
Бу синең мин-минлегеңә бик тигән иде ахрысы. Миңа сиздермәсәң дә, без кереп киткәч иптәшләреңнең сине тынычландырганнарын, синең юлда яткан авыр бүрәнәне никтер урыныннан күтәреп, төрле якка күчерүеңне кызлар белән ишек ярыгыннан көлеп карап торуыбыз истә.
Ә синең күңелдә ничек калды безнең беренче танышуыбыз?
Шулай бик игътибар итмәгән булып кылануым белән бик үпкәләттем ахрысы сине.
Сау бул, үпкәләмә, аңларга тырыш.

Икенче хат
Исәнме, Нур!
Бераз гына сабыр иткән булсам, синең хатны алгач кына язган булыр идем бу хатны. Ә болай, синнән килгән хатны көтеп алмыйча, үзем беренче булып язган килеп чыкты. Килешеп бетмәде шул, тәрбияләнгән принципларыма хыянәт иттем. Ләкин түземлек җитмәде, кызык, нәрсә булды миңа?

Соңгы күрешкәндә тагын сине очратаммы, юкмы, исем китмәгән кебек тоелган иде. Ә кайтып укый башлауга, сине шулкадәр яңадан күрәсе килде. Түзәрлек түгел! «Югалтам, күрешмәбез башка», – дигән курку йөрәкне тулысынча биләде. Белмим, синдә дә шундыерак хисләр туган микән, җылы, матур хат килеп төште. Сагынам, күрәсем килә, бәйрәмгә авылга кайтканда сиңа да керәм дигәнсең...

Ә минем сиңа танышуыбызның икенче көне турында сөйлисем килә. Язган идем бит беренче хатымда игътибарлы күршебез турында – сез безне озаткан төндә ишегебезне аскы этажда яшәүче шул исерек күршебез шакып, дөбердәтеп куркытып бетерде: имеш хатыны әнисенә кайтып киткән дә, аның безнең белән сөйләшеп, аралашып утырасы килә.
– Инде соң, иртәгә безгә эшкә, – дигән сүзгә колак та салмый, дөберди дә дөберди, куркытып бетерде – иртәнге якта гына тынды. Бу сәрхүш йоклап китте ахрысы дип куанган идек, ялгышкан булганбыз: ул безнең өстән совхоз правлениесенә «жалоба» язу белән мәшгуль булган.

Лена белән мин столовойда дежур идек, иртүк сәгать 6дан торып эшкә киттек, кызлар йоклап калды. Сәгать тугызларда ашарга керергә тиешләр иде, күренмиләр дә күренмиләр. Берәр хәл булдымы әллә дип куркуга төштек. Берзаман кызларыбыз елап, кызарган күзләре белән килеп керделәр дә, булган хәлләрне – күршебезнең хаты турында сөйләделәр.

Күршебез бик хәйләкәр, мәкерле, әшәке кеше булып чыкты. Безнең ишекне шакыганда ук оятсыз уйлар белән эшләнгән икән, ә инде кертүче булмагач, ачуыннан әшәке хат язып, иртүк совхоз директорына керткән.
Имештер, без егетләр белән төне буе эчеп, тартып, кунып, «гулять» итеп чыгабыз, аңа йокы бирмибез. Бик оста язган, әйтмәгән шул төне буе мин ишек шакып куркытып бетердем, мине кертмәделәр, шуның үчен алам дип. Ә правлениядәге кешеләр бу абзыйга ышанган. Директор да усал, коры ди, мин сезне укыган җирегезгә хәбәр итәм, укуыгыздан кудыртам дип кычкыра икән.

Кызлар елаша башлаган, шунда Надя молодец: «Алай булгач, төне буе шулай йөргәч, сезнең малай да безнең белән иде, ул да шундый ук тәртипсез булып чыга, кичә дус малайлары белән ул безне клубтан озатты», – дигән. Әти кеше тиз генә өенә звонить итеп:
– Кичә син кайда, кемнәр белән нишләп йөрдең? – дип сорашып, безнең бернинди гаеп юк икәнен, яла ягуларын төшенә. Юк, әти, алар андый бозык кызлар түгел, бу – ялган, дип улы яклашып чыга.

Кызлар һаман тынычлана алмый дулаша, аларның настрониесе безгә дә күчте – нахак сүз кемгә дә авыр. Шундый булды синең белән танышуның икенче иртәсе.

Ә төш вакыт тәрәзәдән сезнең – ике дусның һәм тагын бер классташ кызыгызның ток ягыннан столовойга таба килгәнегезне күрдем. Күңелем белән безне күзләп йөрүегезне аңласам да, бик ачулы идем – күрше агайга да, председатель белән аның улына да һәм шул уңайдан сиңа да. Кояш кебек елмаеп каршыма килеп баскач та ачуым басылмады. Түзмәдең:
– Нигә алай бүрегә карагандай ачуланып карыйсың? – дип шаярткан булдың.
– Ә ничек тагын сезгә карарга? Директор малае белән бергәләшеп безне укудан кудырмавыгызга рәхмәт ишетер өчен чыктыгызмы? – дип тагын төрттердем.

Бик ачулы идем шул.
Шуннан соң кичләрен клубка чыккач күзләрем белән күпме сине эзләсәм дә, сине күрмәдем. Күңелсез иде миңа синсез... Инде бетте, югалды, укырга китте, кыска гына очрашу булды дип үземне тынычландырдым.

Һәм инде иртәгә кайтабыз дигән кичне, клубта кино бетеп кызлар белән ишеккә юнәлгәч, кабат сине күрдем! Клуб тулы кеше иде, тик миңа ишек янында мине көтеп басып торучы син дә, әкрен генә сиңа якынлашучы мин генә кебек тоелды...
– Исәнме?!
– Исәнме, мин күрше авылда яшим, үпкәләп ничә көн килмичә тордым, тик сине күрәсе килү көчлерәк, мин синең яныңа килдем, – дидең.
Кайчан без «сездән» «син»гә күчтек? Икебез дә сизмәдек...

Миңа синең белән бик тә рәхәт иде, бигрәк тә синең мине югалтырга куркуың кызык булып тоелды. Кат-кат адресымны сорадың, икебез ике шәһәрдә укуыбызга уфтандың.
Ярты төн сөйләшеп чыктык: миңа кызык, ә сиңа авыр иде аерылышуы.

Өченче хат
Сүзеңдә тордың, сагыну хатлары артыннан үзең дә килеп җиттең.
 Кызлар сине дә һәм синең белән танышу тарихын да белгәнгә күрә, барысы бергә мине свиданиягә әзерләделәр. Кайсы матур колак алкасы тәкъдим итте, кайсы модный сумкасын бирде. Өстемә ак юбка белән Наташа үзенең яңа гына алган коричневый футболкасын кидертте. Матур да, килешле дә килеп чыкты. Шулай итеп барысы бергә мине озатып калды. 

Көз бик җылы килде, октябрь башы булуына карамастан, җәй ае дип уйларсың. Бер җөмлә белән әйткәндә – әбиләр чуагы! 
Урамнар буйлап, көзге шәһәрнең матурлыгына сокланып озак йөрдек. Син сөйләдең, мин тыңладым – шунысына да бик риза идем. Укый торган институт бинасы бик матур җиргә урнашкан – без аны карап йөрдек. Тау башына менеп шәһәр күренешенә сокландык. Хәтта музейга керергә дә өлгердек! 

Син үзеңнең әтиең белән әниеңнең мәхәббәте, кавышу тарихы турында горурланып сөйләдең, абыең, эне-сеңелләрең белән «заочно» таныштырдың. Синең хикәяңне тыңлап, мин аларны үзем күргән-белгән кебек булдым – үзең кебек миңа якын булдылар. 
Сиңа ничектер, ләкин миңа бу көннең узуы бер мизгел кебек тоелды. 
Бик озык һәм бик кыска мизгел...
Мин бик бәхетле идем һәм ул бәхетнең исеме син идең, Нур! 

Дүртенче хат

Исәнме, Нур! 
Мин берни дә аңламыйм икән бит! Шундый бәхетле очрашу-күрешүдән соң да кинәт «югалдың». Бергә уздырган көзге көнне кабат-кабат яңартам, искә төшерәм һәм һични аңламыйм. Нәрсә булды, нигә югалдың?
Әтиең белән әниеңнең мәхәббәт тарихын сөйләгәндә:
– Бар ул чын ярату, мин дә сине яратам! – дигән идең бит.
Әнә бит әтиең әниеңне югалтканын аңлагач, ерак дип тормаган, Самаркандка кадәр артыннан эзләп барган! Син үзең дә ышанасың бит мәхәббәткә, минем аңлавымча, миннән дә артык ышанасың. Алай булмаса, горурланып әти-әниеңнең мәхәббәте турында сөйләмәс идең!

Мин бу хатны язып өлгергәнче, ничек кинәт югалган булсаң, шулай кинәт яңадан пәйда булдың. Көн дә мине уйлавыңны һәм, әлбәттә инде хат язарга яратмавыңны әйтеп аңлаттың. Ярар, шулай да булсын ди... Ә мине югалтудан курыкмыйсыңмы? Мин бит сиңа үземнең яратуым турында бер дә әйткәнем булмады. Әллә син бик оста психолог инде, колагың белән ишетмәсәң дә, күз белән дә күреп аңлыйсыңмы яратуымны? Ләкин шулай да икенче алай озак югалып көттермә! 
Яңа елдан соң сеңлемнең туе була. Синең турында миннән ишетеп бик яхшы белгәнгә, танышырга да, әти-әнигә күрсәтергә диптер инде, сине дә туйга чакырдылар. 
Риза булырсыңмы, юкмы, дип шикләнеп кенә чакыру тапшыргач, шатланып риза булдың. Аңлыйбыз бит икебез дә: синең минем туганнар, әти-әниләр белән танышу – безнең өчен туйдан да мөһимрәк.

Үз йөрәген, уй-хисләрен, эшләгән һәрбер адымын тулысынча аек акыл белән аңлаган берәр кеше бармы икән бу дөньяда? Нәрсә эшләдем мин, үзем дә аңлый һәм аңлата алмыйм. Туйда бергә булып, туганнар белән сине таныштырып, күңелле очрашудан, мәҗлестән соң, үзем дә уйламыйча, аңламыйча:
– Без бергә була алмыйбыз, безнең чын мәхәббәт түгел, – дип, сине этәрдем.
Нинди хисләр кичердең икән син шушы минутта, шуннан соң? Ә үзем хәзер дә аңламыйм бу адымымны: уйлап эшләнгән гамәл түгел, минутлык көчсезлек һәм көйсезлек иде бу. 
– Юк, без бер-беребезне яратабыз, мәңге бергә булачакбыз! – дигән сүзләр ишетәсе килгән иде синнән.
Ә син әйтмәдең – горур идең... 
Соңыннан ике җөмләдән генә торган хатың килде:
– Мин сине бик нык яратам. Бәхетле бул...

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/tapshyrylmagan-khatlar-2)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар