Ул улын сагынып яшәде... Уйламаган бер көне түгел, берәр сәгате булды микән? Башка аналар да баласын шуның кадәр йөрәк әрнерлек итеп сагына микән? Әллә ул гына шулаймы? Бәлки ялгызы үстергәнгәдер, бәлки ул бердәнбер булгангадыр...
Баласы исән-сау, барысы да яхшы. Шәһәрдә яши ул. Ике атнага бер булса да кайтып китә. Кайчак гаиләсе белән кайталар. Ул чакта ана өчен икеләтә бәйрәм. Улының дәвамчысы булган оныгы белән мәш килә. Әнә шул ике атнаны үткәрә алмый газаплана ана. Барысын да аңлый: улының хатыны, баласы, эше, дөнья мәшәкатьләре... Шуңа көн саен шалтыратырга да вакыты юктыр. «Ярата аны улы, бик ярата, тик вакыты гына җитми. Була инде андый хәлләр. Яшьләр бит, дөнья көтә торган вакытлары, ярый минем бар да җайланган, ялгыз башым, бала-чагаларым юк», – дип тынычландыра ана үзен. Шалтыратмавына ачуланмый, аңлый. Үзе дә улын артык борчырга теләми. Шалтыратып бер генә минут тавышын, «әни, безнең бар да яхшы», дигән сүзен ишетергә зар-интизар булса да, нигә борчыйм инде аны, дип, тукталып кала. Югыйсә улының кулыннан бервакытта да телефон төшми иде. Бәлки сөйләшеп тә алыр иде, әмма ана баласына җәфа булырга теләми.
Әмма ул гел сагынды. Пенсиядә булса да, эшләп йөрде. Балалар бакчасында кече тәрбияче. Көне балалар белән уза. Кичләрен, тавыкларын караштырып кергәч, кайвакыт улының, оныгының фотосурәтләрен карый. Алар белән сөйләшеп куйгандай итә. Аларга карап үзенең бала чагын, бәхетле көннәрен искә ала. Фотосурәтләр – үткән тормыш белән бердәнбер бәйләнеш кебек аңа. Ә аннан соң, әниләргә хас гадәт буенча дога укып, улына теләкләр тели...
Көннәрдән бер көнне ул үзен бөтенләй башкача хис итте: хәле китте, башы әйләнде, аппетиты югалды... Анда да улына зарланмады. Район табиблары аңа шәһәр хастаханәсенә барырга киңәш итте. Ана бу юлы да улын җәфаламады, таксига утырып кына шәһәргә китте. Вердиктны тиз куйды ак халатлы кешеләр: соңга калгансыз...
Димәк, озак калмаган... Аның бик тә улына бүләк биреп калдырасы килде. Бик озак баш ватты ана. Уенда әллә нәрсәләр йөртте. Һәм уйлап тапты. Кассадан җыелган акчасын алып, күрше малаена гозерен сөйләп ярдәм итүен үтенде. Бүләккә дип түгел, үземә кирәк, диде. «Оһо, хәтта апалар да кәттә безнең», – диде күрше малае елмаеп. Киләсе атнага бүләкне алып кайтырга вәгъдә итте.
Атна нишләптер бик тиз үтте... Санаулы булганга микән?! Менә улы шалтыратты. Бу атнада кайта алмаячакларын, улын ярышка алып барырга кирәклеген әйтте. «Ярар, – диде ана. – иң мөһиме: сез исән-сау». Борчымыйм әле үземнең зарымны сөйләп, дип уйлады ана. Әле бит мин аякта...
Тагын бер атна үткәч, ана улына шалтыратырга булды. Кешеләр белән микән, тыгыз вакыты микән дип борчылды әле башта. Әбәт вакытына туры китерергә булды. Әбәттә бер чынаяк чәй эчәргә вакыт бирәләрдер бит, шәт.
Звонок китүгә улы телефонны алды. «Әйе, әни. Ничек хәлең?» Бушрак вакыты бугай, дип уйлап куйды ана. Соңгы тапкыр шалтыратканда: «Әни, әлегә вакытым юк, соңрак җыярмын сине», – дип телефонын сүндергән иде. Көне буе көтте ана. Икенче көнне кичен, берни булмагандай, улы шалтыратты. Ана күңеле – балада, бала күңеле далада, дип, тикмәгә генә әйтмәгәннәрдер борынгылар...
– Улым, борчыганым өчен гафу ит, сөйләшә аласыңмы? Мин озакка түгел...
– Әйе, әни. Вакытым бар. Берәр нәрсә булдымы әллә?
– Юк, юк, улым. Бар да яхшы, Аллага шөкер. Улым, бу атнада урап китмәссең микән? Килен белән оныкны да алып кайт. Бергәләп кайтыгыз.
– Белмим, әни, кайта алырбыз микән. Малайның спорт секциясендә тренировкасын шимбә киченә куйганнар. Бер кич өчен генә кайтып йөрмик инде, әни. Киләсе атнада точно кайтабыз, яме.
– Улым, алайса, үзең генә булса да әйләнеп кит әле. Озакка түгел. Эш эшләргә көтмим үзе. Мин сиңа бүләк алган идем.
– Әни, минем бар нәрсәм дә бар. Берни кирәкми.
– Юк, улым, бу минем өчен бик мөһим...
– Ярар, әни, кайтып китәргә тырышырмын. Әмма кунып тора алмам. Бүләк өчен түгел, сине күрергә кайтам. Тәмле чәеңне сагындым.
Аның улы бик мәрхәмәтле, яхшы күңелле бала. Менә бит, әнисенең гозерен дә аяк астына салып таптамады, дөнья мәшәкатьләрен читкә куеп, вакыт табып әйләнеп китәрмен, диде. Сөенде ана. Улы кайтуына әзерләнә башлады. Югыйсә әле алда башланмаган ике көн. Кулының егәре бетеп барганын сизә, улына соңгы тапкыр тәмле итеп камыр ашлары пешереп ашатасы килә. И-и, ничек ярата иде бит улы аның бәлеш-өчпочмакларын. Артык майлы, ит белән бәрәңгене бергә ашарга ярамый, дип, хәзер генә артык сикереп төшми башлады.
Улы кайтып керде. Кулында торт. Ананың шатлыгы эченә сыймады. Берничә сәгатькә генә кайта алган улының янында гөр-гөр килде.
– Әни, ник бу кадәр әзерләндең инде? Беләсең бит инде, камыр ашларын бик ашарга яратмыйм хәзер.
– Улым, әйдә аша әле. Бергәләп утырып чәйләр эчик. Аппетит ашаганда уяна ул.
Мактый-мактый бәлешен ашаганда, ана улына ярату тулы күзләре белән карап утырды. Гомере заяга узмаган. Үзеннән соң нинди ул калдыра бит ул. Горурланды ана! Әмма күпме караса да, сагынуы басылмый кебек тоелды. Соңыннан ана улына бүләген тоттырды.
Улы шаккатты. «Әни, мин аңламыйм, нәрсә өчен бу? – диде улы, кулындагы соңгы модельле айфонны әйләндерә-әйләндерә. – Бу бит бик кыйммәт тора. Күптән түгел генә хатынга алып бирдем. Хәзер менә малай сорый».
– Улым, бу бүләк үзеңә. Оныкка үзеңнекен бирерсең. Минем төсем булыр, яме.
Ана шундый шат иде. Ниһаять, улына бик ошаган бүләк бирә алды ул. Аннан тыныч кына алдан уйлаганнарын әйтте:
– Улым, син миңа шалтыратып тор, яме. Шалтыратырга вакытың җитми икән, хәбәр яз. Хәбәр язарга да вакытың булмаса, берәр рәсем булса да җибәр. Яңа телефонда алар күптер. Исәнлегеңне белеп торыйм. Моннан соң җибәрерсең дә, шигем юк. Телефоныңны кулыңа алу белән мине исеңә төшерерсең. Хәбәр салмасаң да, мине искә алганыңны белеп яшәячәкмен хәзер...
– Әни, бу нинди сүзләр инде. Син һәрвакыт минем исемдә. Әйе, еш кайта алмыйм, көн саен шалтырата да алмыйм, эш күп бит, әни. Әмма син һәрвакыт минем исемдә.
Улы әнисен кочаклап алды. Күптән кочаклагыны юк иде...
Бер атнадан соң ана үлде. Йоклаган җиреннән генә якты дөнья белән хушлашты ул. Теләге кабул булды. Авыруын белгәннән бирле: улыма авырлык китермәсәм ярар иде дип теләп йөрде. Ә улында кыйммәтле телефон калды. Хәзер аны кулына алган саен, күзенә яшьләр бөялә. Һәрвакыт шулай... Үкенә.. сирәк шалтыратты, сирәк язды, сирәк кайтты, чөнки әле сөйләшергә ара җитәрлек дип, гомер озын әле дип яшәде. Әнисенә шалтыраткан саен, һәрвакыт аның тавышы ишетелер кебек иде. Гомер буе шулай булыр төсле иде. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында шалтыратсаң да, ул: «Исәнме, улым», – дип әйтер кебек иде. Ә вакыт күп түгел икән бит... Ә әни һәрвакыт элемтәдә була алмый икән... Хәтта кулыңда бик кыйммәтле телефон булса да.
Менә телефон эндәшми, бары кулны гына пешерә икән....
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк