Логотип
Күңелеңә җыйма

Сагыналар сине, Ландыш!..

«Бу дөньяның бар чәчкәсе – сиңа!» Ул чакта язмамның исеме шулай атала иде. Моннан шактый еллар элек, 2003 елның мартында «Сөембикә» журналына бер гаилә язмышы турында язган идем. Табибә Ландыш, ашкынып, өзелеп сагынып, туасы баласын көтә. Әмма, нарасые дөньяга аваз салуга сөенеп, балага сөеп багарга гына өлгерә ул – санаулы минутларда мәңгегә күзләрен йома... Бу – 2002 елның салкын декабре... Ландышны, аның гаиләсен яхшы белгән кеше буларак, тагын кулга каләм алдым...

«Бу дөньяның бар чәчкәсе – сиңа!» Ул чакта язмамның исеме шулай атала иде. Бәлки, ул тагын хатирәләрне яңартыр? Инде еракта калган язмыш, вакыйгаларны кабат исегезгә төшертер? Моннан шактый еллар элек, 2003 елның мартында «Сөембикә» журналына бер гаилә язмышы турында язган идем. Табибә Ландыш, ашкынып, өзелеп сагынып, туасы баласын көтә. Көндәлегендәге кичерешләре меңләгән хатын-кызларга бик тә таныш, бик тә якын. Никадәр өмет, хыял, ярату, яшерен серләр бөркелә ул юллардан! Әмма көндәлекнең дәвамын – бәхетле әни кичерешләрен без беркайчан да укый алмыйбыз инде. Нарасые дөньяга аваз салуга сөенеп, балага сөеп багарга гына өлгерә ул – санаулы минутларда мәңгегә күзләрен йома... Бу – 2002 елның салкын декабре...

Яңа туган баланың язмышы ничек булып бетте? Ул бала кемгә әни дип дәште? Ире белән улы Искәндәр бу кайгыны ничек күтәрә алды?.. Шулар хакында сорап, редакциягә бик күп хатлар килде, телефоннардан шалтыраттылар. Һаман кызыксыналар, һаман язалар. Журнал язмасы «Сөембикә» сайтында урын алгач, күптәнге яралар кабат яңарды. Комментарийлар шул хакта сөйли.

«И-и-и гомерләр... Мин бит Ландышның соңгы пациенты булдым. Бүгенгедәй күз алдымда: кич иде инде. Мине УЗИдан карады. «И-и начар күренә бит!» – дип өзгә-ләнде. Алайса иртәгә яңадан килермен, дидем. «Юк, мин бүген соңгы көнемне эшлим», – диде. Ире белән баласы килгәннәр иде. Алар тәрәзә янында – урамда. Ул, торып, тәрәзәне ачып аларга нәрсәдер әйтте, нәрсәдер эшләргә кушты. Шундый шат иде. Көлештеләр. Шунда аның авырлы икәнен күреп алдым. Декретка китә икән дип уйладым. Аның вафатын ишетмәгән идем. «Сөембикә» журналын укыгач, барысы да аңлашылды. Инде 18 ел гомер үткән. Урыннары җәннәттә, җаннары рәхәттә булсын!»

«Эльмира, бу язманы укыган көннән алып, Ландыш йөрәк түрендә. Илһам, Искәндәр, Ислам язмышларын беләсе килә. Бу язма чыккан журналны еш кулыма алам...»

«Йөрәгем телгәләнеп, елый-елый укыдым. Гаиләсенә, әти-әнисенә, туганнарына Ходай сабырлык бирсен.»

«Яшьләрем ага... Шундый авыр укырга... Нык сабырлык телим якыннарына.»

Ландышны, аның гаиләсен яхшы белгән кеше буларак, тагын кулга каләм алдым... Өстәлемдә – Ландышның миңа биргән соңгы бүләге: фирүзә кашлы йөзек, алкалар... Аңа аларны ире Илһам каяндыр алып кайткан иде. Бер алды, бер куйды, яратып тагып карады алкаларын. Яшермим: мин дә кызыгып, сокланып кулларымда тотып тордым. Очратсам, үземә дә шундыйларны алам, дидем. «Кайчан да булса бу алкаларны, бәлки, киленемә бүләк итәрмен. Ләкин кайчан? Искәндәр әле үзе дә бала гына...» – дип елмайды ул. Ә соңгы күрешүебездә: «Эльмира апа, теге вакытта ошатып калдың, сиңа булсын әле...» – дип, йөзек, алкаларын миңа тоттырган иде. Мин ул ядкарьне Искәндәрнең Диләрәсенә – Ландышның әле хыялында гына яшәгән килененә тапшырырмын. Искәндәр... Ул инде хәзер ике бала атасы. Тарих, хокук белеме, җәмгыять белеме фәннәре укытучысы.

Исламга – 18 яшь! Студент, ТИСБИда укый.

Илһам белән шәфкать туташы Мөслимә бергә яши башлаганга да инде 15 ел...

Теләнче Тамак – бар да җыелып кайта торган рәхәт бер җир.

Кулга каләм алганчы, һәркайсы белән тагын сөйләшәм, истәлекләргә чумам...

Балага бит әни кирәк! (Илһам сөйли)

Ландышны югалту хәсрәте белән улыбыз туу шатлыгы берничек тә бергә сыеша алмый иде. Сагынып көткән бәләкәчебез дөньяга аваз салганда, әнисе мәңгегә күзләрен йомды. Үзем туктаусыз: «Улыбыз туды!» – дип еламсырап кабатлыйм да, «Их, Ландыш, Ландыш!..» – дип, үксеп елыйм. Өнме бу, төшме – күңел һич кабул итеп бетерә алмый. Куркыныч төш булса да түзәр идең, өн бит бу! Искәндәр бертуктаусыз шыңшый. «Әнием кайчан кайта, әтием? Кайчан? Кайчан?» дигән соравы йөрәкне чәнчеп-чәнчеп ала. «Әниең үлде» дип әйтергә телем әйләнми. «Кайтыр, улым... Хәле авыр... Ул әле реанимациядә», – дигән изге ялган килә телгә...

Ул эшләгән поликлиниканың урам баскычыннан ук кызыл канәферләр сибелгән... Ак халатлы табиблар, шәфкать туташлары озатырга чыккан... Бер көнлек улыбызны роддомда калдырып торып, декабрьнең чатнама салкын кичендә Теләнче Тамакка кайтыр юлга кузгалабыз. Ландышны җирләргә... «Әнием!» – дип ачыргаланып кычкырып, Искәндәр машинадан төшә, чарасыз калып, поликлиникага таба йөгерә... Кайсыдыр, аны кочып, кире машинага утырта... Бөтенесе дә кинодагы сыман күз алдыннан шуып үтә...

...Капкалары каерып ачып куелган. Көтәләр... Кызларын соңгы юлга озатырга... Ландышның әтисе белән әнисе каршына атлыйм... Бер сүз дә әйтә алмыйча тагын елыйм...

...Төрле мәшәкатьләр белән көн тиз уза. Ә төннәрен елап чыгам. Балаларымны, үземне, Ландышны жәлләп елыйм... Мин инде башка өйләнмәскә, дөньяны үзем алып барырга карар кылдым. Исламны Чаллыда Ландышның абыйсы Ришат белән җиңгәсе Люция, апасы Гөлшат белән җизнәсе Дамир алмашлап карыйлар. Искәндәр минем янда. Боегып, бөрешеп калган.
Көн саен мәктәпкә озатып калам, каршы алам. Кая да булса алып барырга, күңелен күтәрергә тырышам. Ул гел моңсу. Яллар җитүгә, Чаллыга кайтабыз. Ислам кулга да тими анда: Ришат, Гөлшатларның балалары күтәреп кенә йөриләр.

Ә бер кайтуда Ришат: «Илһам, болай булмый! Сиңа өйләнергә, тормышыңны җайларга кирәк. Ә Исламны үзебезгә уллыкка алабыз, Люция белән шулай килештек», – дип, тәмам өнемне алды! Күз алларым караңгыланды. Ярсудан шартлар хәлгә җиттем! Ничек? Кем рөхсәте белән? Ул бит минем бала! Кызулык белән нарасыемны кочагыма алдым да: «Улымны беркемгә дә бирмим!» – дип дулап чыгып киттем. Кайнарлыгым сүрел-гәч, баланы тагын әнисе авылында калдырдым... Кайталы-китәле йөреп, өч ел узды...

Көннәрдән бер көнне күршебез Тәбриснең хатыны Резеда туктатты. Хәл-әхвәл сорашкач: «Сиңа өйләнергә кирәк, Илһам», – ди. «Юк, өйләнмим. Мин шулай хәл иттем инде. Хатын-кызлардан да остарак, тәмлерәк пешерергә өйрәндем. Керләрне хатын-кызлардан да чистарак юам. Өйдә тәртип!» – дип кырт кистем. Таныш-белеш, бергә укыган дуслар төрле кызларга димләп карады. Кияүгә чыкмаган курсташ кызлар да бар икән... Берсенә дә күңел ятмый. «Син өйләнми дә яшәрсең, ә балага бит әни кирәк! – дип, һаман үз сү-зеннән кайтмады күршем. – Бер акыллы хатын бар... Мөслимә исемле. Менә телефон номеры. Шалтырат әле. Ошатырсың, бәлки...»

Телефон номерын ничек кесәгә салган булсам, шулай оныттым да. Айлар узды. Тагын Резеда очрый. «Син телефон номерын алдың да бит... Һаман шалтыратмагансың! Ымсындырып куйгач, көтә бит ул. Сузма...» – ди.

Тәвәккәлләп, шалтыраттым. Очраша башладык. Ягымлы. Чиста-пөхтә. Аш-суга да оста... Өйгә алып кайтырга ашыкмыйм һаман. Анда – Искәндәр. Анда – Ландыш рухы: аның фотолары, гөлләре, яраткан песие... Аның куллары кагылган тәлинкә-чынаяклар, сөлгеләр, тәрәзә пәрдәләре... Күлмәкләре... Ул теләгәнчә урнаштырылган диван...

Мөслимә дә ашыкмый. Хатын-кыз сиземләве белән нәрсә яраганын-ярамаганын белеп, тоеп тора, ахрысы. Үзе дә ике бала анасы бит... Бераздан килеп, балаларга ашарга пешерә башлады. Тиз генә идәннәрне юып чыга, бүлмәләрне җыештыра... Искәндәрне якын күреп җайлап сөйләшә. Яраларына кагылмаска тырыша... Көннәрдән бер көнне Искәндәр үзе сүз башлады: «Әтием, Мөслимә апа әйбәт бит, өйлән аңа», – ди. Искәндәрнең сүзе хәлиткеч булды: Мөслимә бездә калды.

Һәм 15 ел инде бергә без (Мөслимә сөйли)

Икебезгә дүрт бала безнең: Илһамның ике баласы, минеке – икәү... Кызым Наилә авыл хуҗалыгы институтының экономфагында укыганда ук кияүдә иде инде, улым Марат спортфак студенты ул чакта... 14 яшьтән хоккейда инде ул. Хәзер чирәмдәге хоккей буенча яшьләр җыелма командасы капкачысы. Күп тапкырлар Россия чемпионы... Ике балам да мөстәкыйль булып үстеләр. Өченче баланы бик тә табасым килә иде. Аллаһтан гел сорадым. Исемем Мөслимә – мөселман хатын-кызы дигән мәгънәне аңлата. Тарихы кызыклы гына аның. Әнинең Тәслимә дип куясы килгән. Радиодан Сарман, Мөслим районнарында урып-җыю турында сөйләп яталар икән. Әти тоткан да Мөслимә куябыз, дигән. Хәзер дә Илһамнар ягына кайтсак: «Мөслимә дә кайткан Мөслимгә», – дип, якын итеп каршы алалар. Шулай язгандыр инде... Ислам исеме дә динебезне зурлап куелган... Аллаһы Тәгалә миңа шушы баланы өченчесе итеп биргәндер, дим. Ислам – «әни», дип, Искәндәр «Мөслимә апа», дип эндәшә. Баштарак икесе дә «апа», дип дәштеләр. Ислам: «Искәндәр абый, әйдә инде Мөслимә апага әни дип әйтик», – дип бер әйтте, ике әйтте... Ә абыйсы дәшми... Аңлыйм, аңламаган кая! Әнисе бит – Ландыш! Ә Исламның, башка малайлар-кызлар кебек, авыз тутырып, иркәлә-неп, кирәк чакта яклау эзләп, «әни» дип әйтәсе килә! Ул балалар бакчасына йөри иде. Көн саен иртән бакчага илтәм, кич алып кайтам. Бала миңа тәмам ияләште. Мин күренүгә үк, каршыма йөгереп килеп кочагыма ташлана. Ә бер көн минем өчен могҗизага тиң булды: Ислам бакчадан кайтканда миңа «әни» дип дәште! Баксаң, тәрбияче апалары әниләргә багышлап кечкенә дәрес үткәргән икән. Әниләр сезгә тәмле ашлар пешерә, авырсагыз, төн йокламый яныгызда утыра, аларның сүзен тыңларга, әниләргә булышырга кирәк, дип аңлаткан. Бала шулкадәр сусаган, тансыклаган икән шушы сүзгә! Ислам юл буе: «Әни, әни», – дип кайтты. «Әни» сүзе һәр җөмләдә, һәр сорауда кабатлана иде. Мин дә: «Әү, улым!», «Әү, балам!» – дип, аның аркасыннан сөеп куям, учымдагы нәни кулларыннан чытырдатып тотам. «Ислам» яки «балакаем» дип эндәшүгә һич ризалашмады. Шундук: «Юк. Улым!» – дип төзәтә иде.

Мөслимгә кайтышлый беренче тапкыр Ландышлар авылына сугылып чыгуны бик дулкынланып кабул иттем. Әтисе, әнисе, апасы, абыйсы – барысы да шунда. Миңа сынап карыйлар. Бәлки, кызларына охшаган якларымны да күрәселәре килгәндер, кем белә... Үземне кайнана йортына аяк баскан килендәй хис итәм. Ландышның апасы Гөлшатның сынаучан кырыс карашын тойдым... Юк, гаепләмим, аның халәте аңлашыла инде! Исән булса, яраткан сеңлесе Ландыш кайтып керер иде... Аны кочак җәеп каршы алырлар иде... Ришат, шундук урыныннан кубып, иң беренче минем белән күреште: «Әйдүк, Мөслимә, түрдән уз!» – диде. Ихтирам күрсәтеп, пальтомны алып элде. Эчтән җылы дулкын үтте. Тамактагы төерне йотып җибәрдем. Башкалар да җанланып китте. Гөлшат мине өстәл янына әйдәкләде. Әниләре Нәһия апа: «Аерып килмәдең. Мин сиңа риза-бәхил!» – диде. Соңрак Ришатларның өч баласының да туенда утырырга туры килде. Ришат йөзәрләгән кунак-ларны безнең белән таныштырганда: «Монысы – Мөслимә, Исламның әнисе. Моннан соң Исламның әнисе юк, димәгез. Әтисе дә, әнисе дә бар. Әнисе – Мөслимә», – дигән иде.

Вакытлар узган саен, Нәһия апаның үземә карата җылынганын тойдым. «Бала сине ярата. Урамда уйнаганда бала-чага: «Кайсын ныграк яратасың: әтиеңнеме, әниеңнеме?» – дип сорагач, әнине, дигән бит әле әнә! Матур киендереп кайтарасың. Киемнәре чип-чиста, сумкасына тәртип белән таслап-таслап салынган», – дип әйтүе иң зур мактау сүзләре кебек яңгырады. «Баланы бик карыйсың, рәхмәттән башка сүзем юк. Ислам өчен мин тыныч. «Әни» дип өзелеп тора синең өчен. Бу бала картаймыш көнеңдә үзеңә бер терәк булыр әле, Аллаһ боерса. Ул әнисенә охшаган. Ландышым да бик әйбәт, кешелекле, ярдәмчел, миһербанлы иде», – диде соңгы күрешүебездә. Үзем дә сизмәстән, аларның үз кешесенә әйләндем шулай.

Исламның беренче класстагы укытучысы күрше подъездда яши иде. Ландыш белән дә гел аралашканнар... Минем белән дә дуслашты. Берсендә: «Кара, син Ландышка охшагансың бит! – диде ул. – Сабырлыгың, зирәклегең белән... Елмаюларыгыз охшаган...»

...Ландышның 45 яшен үзебезчә билгеләп үтәргә булдык. Зу-ур бәлеш пешердем. Гөлшатның улы Динар, Ришатның улы Ленар гаиләләре белән килделәр. Бик сөенделәр. «Рәхмәт, апа! Бик рәхәт итеп утырдык!» – дип кочаклап саубуллаштылар.

Ә Искәндәргә әнисе белән бәйле һәр әйбер кадерле. Инде өйләнгәч тә, үзе генә килеп, әнисенең яраткан песиен иркәләп, сөеп китә. Берчак ишек янында торган таякка күзем төшеп: «Бу нигә монда тора икән?» – дип аптырап калдым. Искәндәр аңлатырга ашыкты: «Мөсли-мә апа, берүк ташлый күрмә, әнием исән чакта өчәүләп урманга баргач, гөмбә эзли торган таягыбыз ул!» – ди.

Бәйрәмнәрдә бергә җыелганда бездәге шау-шуны күрсәгез! Искәндәр белән Диләрә – игезәкләре Хөсәен белән Ясминәне алып килә, минем балалар, оныклар килә... Шундый күңелле!

Бар да әйбәт булыр (Гөлшат сөйли)

Ландышны югалтканнан соң әни бик бетеренде. Әни, елама инде, безгә дә авыр бит, дигәч, «И-и, ничек еламыйсың! Уйламаган бер генә көнем дә юк бит балакаемны!» – дип сыгылып төшә иде. Зиратка җирләргә бармады. «Мин барганнан кабердән чыгып утырмый бит. Чыгып утырса, гел шуннан кайтмас идем», – дип үрсәләнде. Мөслимәдән риза-бәхил булып китеп барды бу дөньядан. Ислам Мөслимәгә «әни» дип эндәшә. Үземчә нәтиҗә ясадым: Ландыш исән булса, абыйсы Искәндәр кебек «әнием» дип әйтер иде... Аллаһның рәхмәте, Ислам да, Искәндәр дә намазда. Әниләре сөенеп ятадыр, дим. Искәндәрнең туенда: «Килен кайнана туфрагыннан була, диләр. Диләрәдә дә әнисе сыйфатларын күргәндер Искәндәр. Диләрә дә Ландыш кебек сөйкемле, сабыр, тырыш», – дигәннәр иде. И-и шатланыр иде Ландыш киленен күреп: бигрәк тәрбияле, акыллы бала! Искәндәрнең бәхете! Ике бала да тапты, тормышларын да җайлап алып бара. Әле өйләнешкән генә чаклары иде. «Гөлшат апа, мин төшемдә Искәндәрнең әнисен күрдем бит. Шундый матур иде ул. Бар да әйбәт булыр, борчылма, дип тынычландырды мине. И сөйләшәсем килеп калды үзе белән», – дип ачылган иде миңа.

Мөслимәгә рәхмәт! Бик җаваплы эшкә алынды: балаларга әни җылысын бирергә тырыша. Алла ярдәм бирсен үзенә!

Әнием – бердәнберем минем! (Искәндәр сөйли)

Әниемне беркем алыштыра алмый! Аны сагынуларым мәңге басылмас инде... Теләнче Тамакка кайткач, зиратка барып, аның рухына догалар укыйм. Әниемле көннәрем хәтердә яңара. Бәләкәй чакта азга гына әниемнән аерылсам да, елап бетә идем. Тавышы, әйткән сүзләре, иркәләп эндәшүләре һаман йөрәгем түрендә. Ул миңа, яратып, гел «җимешем» дип дәшә иде. Үзем дә сизмәстән, Диләрәгә шулай эндәшә башладым. Бер тапкыр да күргәне булмаса да, ул да әниемне ярата. Әнием утырткан алмагачлар күптән алма бирә инде. Бакчада аның алсу-кызыл пионнары җәй саен шау чәчәк ата. Ул чәчәкләрне Диләрә белән сак кына өзеп, вазага алып кайтып утыртабыз. Өебезгә ямь керә, хуш ис тарала. Әниемле чакларда да шулай була торган иде...

* * *

Укучыларыбыз үзләренең сорауларына җавап табалгандыр дип уйлыйм. Ә тормыш дәвам итә. Балалары өчен Ландыш сөенеп ятадыр. Әни кеше теләгән теләкләр кабул була, диләр. Аның якты уйлары, өмет-хыяллары улларында, оныкларында кабатлана...

Бу тарихның башЫ: «Бу дөньяның бар чәчкәсе – сиңа!»

Фото: www.pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик аяныч хэл,урыны ожмахта булсын Ландышнын??узем Тл.Тамактан яхшы гаилэ, Эти Энилэре мэрхумнэр инде урыннары ожмахта булсын ??

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рэхмэт сезгэ елый елый укыдым исэн сау булсыннар бэхетле булсыннар

      • аватар Без имени

        0

        0

        Без Ландыш белэн бер группада укыдык,бик юксынам узен,минем эчен бик зур югалту булды.Анны кебек михербанлы,ярдэмчел,кешелекле тэтбибэлэр бик сирэк.Аллахы тэгалэ урынын жэннэтнен турлэрендэ насыйп итсен .Илхамны,Мэслимэне,Искэндэрне,Исламны,алаларнын гаилэлэрен аллахы тэгалэ ярдэменнэн ташламасын

        Хәзер укыйлар