Логотип
Күңелеңә җыйма

Бу дөньяның бар чәчкәсе – сиңа

Сезгә тәкъдим ителә торган бу язма — әдәби әсәр дә, уйдырма да түгел. Сурәтләнгән вакыйгалар – соңгы ярты ел эчендә булган хәлләр. Көндәлектәге исемнәр дә — ничек бар шулай: берсе дә үзгәртелмәгән.
Бәби көткән бу әнинең уй-кичерешләрен, сөенечләрен, үзеннән яздыртып, “Сөембикә” журналына бирергә алдан ук сөйләшеп тә куйган идек.
Бу бәхетле әни — Казандагы 20 нче поликлиника табибәсе Ландыш Мәҗит кызы Закирова иде. Ул меңләгән хатын-кызларыбыз белән яшерен серләрен уртаклашмакчы иде.
Яза да башлаган иде...
Язмыш без теләгәнчә генә булмый икән шул! Ул вәгъдә иткән язмасын төгәлли алмады. Килендәшем буларак кына түгел, рухи яктан да үземә охшаш туганым кебек якын итә идем Ландышны. Ихлас, эчкерсез, ярдәмчел, кече күңелле була белгәне өчен.
Көн саен телефоннан сөйләшә идек. Һәм бер генә дә түгел! Аның сезгә җиткерәсе сүзләре әзер иде инде. Кәгазь, каләм генә аласы да көндәлек битләрен ачасы...
...Кызганычка каршы, өзелеп калган көндәлек юлларын кәгазьгә менә мин күчерәм...
Ә Ландыш әйтеп бетермәгәннәрне иренең хатыннан табарсыз.

Эльмира ЗАКИРОВА.

6 сентябрь. Гаҗәп! Өчебездән баш­ ка беркем белми! Ә минем карындагы нарасыема инде алты ай (!) булып килә... Икенче улымны алып кайтачак­ мын! Искәндәребез тиздән абый бу­лыр... Ул да зур инде: 13 яшь! Студент чагыбызда тулай торакта яшәгәндә дөньяга килгән иде. Гистология, микро­ биологияләрдән имтихан тапшырып йөреп, ул балага тиешле игътибар да эләкмәде бугай! Үземдә дә балачага­лык чыгып бетмәгән чак... Акча ягы да такыр: кырык сум стипендия!
Монысын — бөтен барлыгымны би­реп, декрет ялларына чыгып, ике яшенә кадәр имезеп, рәхәт итеп, әни кеше бу­ла алу бәхетен тоеп карармын, Алла бо­ерса.
Бу яшерен бәхетемә эчтән сөенсәм дә, серне и чишәсе килә! Тик... я-ра- мый! Әти белән әни дә, апа белән абый да белмәскә тиеш әлегә. Алдан борчый­сым килми. Вакыты җиткәч, җайлап кы­на сүз кузгатырмын әле. Авыру килеш ничек курыкмыйча балага уздың, ди­ ярләр. Айлар гына түгел, еллар буе дәваланып йөрүләрем, гел төшми тор­ган температуралар, баш очымдагы врачлар... Бөтенләйгә онытасы иде шуларны!
Әнинең ничә тапкыр әйткәне булды инде: бер балаңда җиткән, кызым, дип. Ә мин, ялынып, ялварып, Ходайдан икенче бала сорадым, һай, озак, бик озак көттек без сине, улым!

13 сентябрь. Очып кына йөрим! Миннән дә бәхетле җан бар микән бу җиһанда?! Үзем бәхетле булгач, башкаларны да шатландырасы килә. Поликли­никаның икенче катындагы 14 нче каби­нетка тагын су буе чират! УЗИга килүчеләр күп шул. Язылып та, языл­мыйча да... Тагын чәй эчеп алырга да вакыт тими икән. Ярар, ничек тә түзәрбез. Нидер өмет итеп киләләр бит. Берәүне дә мәхрүм итәсе килми.
Бәби көтүче яшь әниләрне караган­ да, экранда да үз улымдыр төсле. Баш, гәүдә, аяк-куллары — аермачык күренә. Ул нарасыйларның күбесе УЗИдан кара­ганны яратмый да әле: арт белән боры­лалар да куялар! Кызмы, малаймы - аера алмыйм. Әни кешене, "бераз йөреп керегез, бала йоклагач, кабат ка­рарбыз”, дип чыгарам.

15 сентябрь. Кирәксә-кирәкмәсә дә Илһамны бакчабызга әйдәклим. Язын ярты бакча тутырып чәчәк утырттым! Розалар, кашкарыйлар... Йөкле ха­тын матур әйберләргә карарга тиеш, диләр.
– Әннәсе, кичә генә бардык бит. Ул чәчәкләрне тагын кемнәргә өләшмәкче буласың инде?! — Илһам шелтәләп ма­ташкан була. Барыбер утыртып бара бит инде!
 И әнием! Гел бакча да бакча! Син анда тагын, түзәлмичә, эшли башлый­сың инде. Сиңа бит авыр эш ярамый! - Искәндәрем шулай өзгәләнә. Минем өчен бигрәк борчыла ул. Эшкә чыгып киткәндә дә, сак йөр, юлны карап чык, дип өйрәткән була. Аз гына тоткарлан­ сам да, каршыма чыга.

1 октябрь. Улым! Шулкадәр сагын­дым мин сине! Ничек күрәсем килгәнне әйтеп, аңлатып кына да бетерерлек түгел. Туасы көнеңне нигә бу кадәр дә ашкынып көтәмдер?! Менә хәзер үк си­не кысып-кысып кочар идем. Чәчлә­реңнән сыйпар идем. Сөяр идем, үбәр идем... Ә син үсәсең. Көзгедән карыйм да, йөрәгем сикереп чыгардай булып тибә... Уф, чыда, йөрәгем! Күзеңә яшьләр килерлек итеп тә сагынып була икән әле тумаган да балаңны! Йә, син дә сикермә, тибенмә инде, бәләкәем. Йок­ла, яме.

 2 октябрь. Илһам, авылларына кайт­кач, әткәй белән әнкәйгә әйткән. Әнкәй елап җибәргән. Сөенечтән, дип әйтә, ди. Бәби күрергә барасы була икән, дигән. Минекеләр белми.

 3 октябрь. Абыйның улы быел уни­верситетка укырга керде. Ял саен — бездә. Җайлы да бала инде! Ниндидер нуры бар шуның. Әллә мәчеткә дә йөргәнгә?.. Сер сыя Ленарга: ул да белә. Беркемгә дә әйтмәскә сүз бирде. Тик менә кичә Казанга килгән әнисенә ничек сиздерми калырга?! Белсә — эш харап: кайткач, бөтенесенә җиткерәчәк. Гомер булмаганны, бу юлы аны үзебезгә чакырмадым. Кичер, Люция апа! Соңыннан үзеңдә аңларсың.

 4 октябрь. Нишләргә? Киң күлмәк кияргәме? 2-3 көннең берендә күрешеп тора торган Илһам туганнарыннан яше­реп булмаячак бит хәзер. Минекеләр генә белә күрмәсен. Әни чиргә сабы­шыр.

 5 октябрь. Илдар абыйларга бар­дык. Пальтомны салдым да, батырлы­гымны җыеп: “Берәр үзгәреш күрәсезме?” — дим. Юк, һичнәрсә сизмиләр! Тазарып киткәнсеңме соң, имеш! Ял­гыш та шикләнеп карамыйлар бит бо­лар!
— Мин бәби алып кайтам! — дим. Ышанмыйча, тик торалар карап. Ә ми­нем декретка чыгар вакыт җитте. Менә, улым, туганнарың белән дә таныша башладык. Алла боерса, бик кадерле, барчасына тансык бала булырсың. Ми­нем яктан да, әтиең ягыннан да әби-бабаларыңның җиденче оныгы бит син! Бу — әйбәт фал.

20 октябрь. Илһам, минем яңа ма­тур халат киясем килә. Бәби имезергә җайлы халат алырбыз, яме! Эштә УЗИдан карадык улымны. Олы авызлы, бәләкәй борынлы, кәкре аяклы... Нәкъ әтиең төсле икәнсең, улым! Йә инде! Борыныңны җыерма. Яратып кына әйтәм. Нәни йодрыгыңны авызыңа куеп, җырлап яткан буласың тагын. Чәчләрең дә үскән. Тырнакларыңа хәтле күренеп тора... Менә шулай... Тәпиләреңне суз, үс, әйдә.

28 октябрь. Исем сайлыйбыз да исем сайлыйбыз. Рамазан аенда туса — Рамазан дип кушарбыз дигән идек. Әтисенә — Азамат ошый, миңа — Булат, Искәндәргә — Бәхтияр...

31 октябрь. Апа шылтырата Чаллы­дан. Балаларның каникулында, бәлки, Казанга килербез, ди. Котым очты! Әле иртәрәк, белми торсыннар. Бик сагын­сам да, һич китерәсем килми. “Апа, юл­лар начар. Аварияләр дә күп. Әллә са­быр итәсезме соң бу юлы?” Аннан изге ялганга күчәм: “Бәлки, үзебез кайтыр­быз әле”.

2 ноябрь. Эштән берсенең дә җибәрәсе килми. Иң башта медсестрам Наташа елый башлады: “Кем белән утырырмын?!” — ди. Баш врач та аптырады: көтмәгән иде бу хәбәрне. Танышлар, дуслар, УЗИга кемгә йөрербез, дип кай­гыра. Юләрләр! Әллә кая китмим лә.

6 ноябрь. Тәвәккәлләп, уразага кер­дем бүген. Габдулла хәзрәт белән радио аша әңгәмә бара иде. Радиога шылты­ратып:    “Йөкле    хатынга    рөхсәт ителәме?” — дип сорадым. “Кыенлык кичермәсәгез, рөхсәт ителә”,—ди.

10 ноябрь. Ишегалдыбыздагы Се­режаны бүген дә өйгә алып кереп, аша­тып чыгардым. Сөйләшә алмаса да, карашы, ишарәләре белән нидер аңлата бит, мескен! Ул да — Ходай бәндәсе.

12 ноябрь. Әллә нинди төш күрдем. Илһам ат арбасы белән ике чүмәлә са­лам алып кайтты. Кәефе юк. Капкадан көчкә-көчкә сыеп керде кибәннәр. Ә мин, икесен дә этә-төртә кире арбага урнаштырдым... Әниләргә бер-бер хәл була гына күрмәсен. Телефоннан, сые­рыбыз үлде, дигән иде.
Илһам да сәер төш күргән. Аягы бата башлаган, баскан урыны сазга әйләнгән дә, туфлиләрен дә суырган. Җир тап-такыр булып тигезләнгән, аяк киемнәре җир астында күмелеп калган...
Өстәге күршебез Сәлимәгә дә Илһамның салам ташуы кергән! Салам, ди, бит!

 2 декабрь. Илһам әткәйне алып кил­де. Казан врачларына күренәсе бар икән. УЗИдан үзем карадым. Киле­неннән читенсенмәсен дип, ак халатым­ны киеп куйдым. Бик игътибар белән җентекләп тикшердем. Куркыныч юк. И күңеле булды инде!

 3 декабрь. Бик тыныч малай булыр­сың, ахры, улым. Миңа бер генә кыен­лык та ясамадың бит. Тегене, моны ашыйсы килеп тә талымланмадым. Ни булса, шуңа риза булып ятасың. Яра­тып, сөеп туеп булмастыр сине!
Искәндәр сорый: “Әнием, син бәби­не күрмәгән килеш ничек ярата аласың инде?!” — ди.

4 декабрь. Мине тыңлап-тыңлап то­ра да: “Бу кадәрле ашкынып, матур итеп бәби тудырырга әзерләнүчене күр­гәнем дә, ишеткәнем дә юк иде”, — ди Эльмира апа. Бүген, җитмәсә: “Яз әле бу хакта, “Сөембикә” журналы өчен менә дигән булачак!” — ди.

5 декабрь. Көн дә өй җыештырам. Бала өчен кирәкле бар әйберне дә юып, үтүкләп, төреп куйдым инде. Рәхәт мәшәкатьләр. Илһам өчен генә эчем по­шып тора. Хәерлегә булсын: төшемдә аны тагын аяк киемен югалткан итеп күрдем. Күрше әбигә дә сөйләп чыктым.

6 декабрь. Тышта чын кыш. Бар дөнья ап-ак. Агачлар бәсләнгән. Әйдә, улым, һава сулап керәбез. Тиздән ко­ляскага салып йөрермен үзеңне.

8 декабрь. Уф... Тагын салам... Авылдагы бәрәңге бакчабызда ике як күршенең дә ызаннары — ямь-яшел, безнеке генә — кара җир, берән-сәрән салам сибелгән... Төштә салам — әйбәт түгел...

12 декабрь. Үз исәпләвем буенча, 25 декабрьдә туарга тиеш. РКБда та­ барга сөйләштек. Анда әйбәт врачлар. Дуслар, “нинди исем сайладыгыз”, диләр. Соңгы вакытта Ислам исемен еш телгә алабыз. Яңгырашы да матур, мәгънәле дә... Үзе тугач, исеме генә та­ былыр.
...Күп итеп өчпочмак пешердем. Күрше әбиләргә дә алып кердем. Ярый әле, алар бар! Әҗәткә акча да алып то­ рам, берәр кая китсәк, песи, гөлләр дә шуларга кала. Озак кайтмый торсам, Искәндәремне дә ашаталар. Әйбәт тә кешеләр инде бу Мәгърифә әби белән Хәлиулла абзый!

13  декабрь. Илһам иртән котымны очырды. Төштә бура бурадым, бер чы­гар ишеге-тишеге юк, ди. Икебез дә шомлана калдык.

20 декабрь. Әллә нигә башым авыр­ та, хәлем юк. Көне буе урында аунадым. Табар вакытым җитәдер.

21 декабрь. Соң гына Илдар абый­лардан кайттык. Урап-урап кар ява. Ма- ту-ур! Ә минем аякларым тыңламый. Хәлем китеп сыгылып төшәм.

22 декабрь. Юк. Бүгенге төшемне беркемгә дә сөйләмим. Куркам.

23 декабрь. Күр боларны! Илһамы да, ярар, бүген кермә инде больницага, дип суза. Искәндәр, балакаем, ялварыплар сорый: “Әнием, зачет бирәсем бар. Китми тор инде!” Аннары: “Бала ту­дырганчы, ишек төбендә саклап тора­ чакмын!” — ди. Онытканчы, төшемне языйм әле. Көне буе зиратта йөрдем. Тирә-ягымда яшел чирәм, күп, бик күп чәчәкләр. Агачларда җимешләр сыгылып-сыгылып тора. И рәхәт соң! Чыгасы да килми. Киткәндә, капкасын ябып, йо­закка бикләп, ачкычын үзем белән ал­дым.
Сәлимәгә сөйләгән идем, йөзләре үзгәреп китте. Сөенчегә булыр, ди.

24 декабрь. Их, әти белән әни дә, абый белән апа да берни белми! Шуңа йөрәгем яна. Әйтмәгәч тә кыен икән. Әллә соң?.. Үкенечкә калмасын. Чаллы кодын җыям.
—     Апа, бер яңалык әйтәм. Егылып китә күрмә! — Тамагыма төер тыгыла.
—     Башта утыр! Тотын ныклап!..
—     Ни бар?! Әйт инде тизрәк!!!
—     Иртәгә бәби алып кайтырга керәм. Сезгә Яңа елга сюрприз ясарга булдык!
—     ?!..
Башта пыр туздырып атты. Аннары сөенде инде. Озак итеп, рәхәтләнеп сөйләштек соң! Тынычлап, җиңеләеп киттем. Җилкәмнән таулар төшкәндәй булды. Күпме газапланып йөргәнмен икән! Шулай да әнигә әйтми торырга кушты. Бәби тугач, сөенчесен үзем алырмын, ди.
Улым, бер-ике көнгә генә түз инде, яме. Бездән бәхетле беркем юктыр! Менә, тыныч күңел белән керәбез больницага да.
Ленар гына әллә ничек авыр саубул­лашты. Күзләре яшьле иде. “Ландыш апа, икенче килүемдә сине сөенечле итеп бәби белән күрергә язсын”, — ди.
Чыгып киткәч тә кухня тәрәзәсеннән кул болгап калдым. Озак итеп каеры­ лып карап торды. Хуш, үскәнем!..

* * *
Сулды минем Ландыш чәчәгем. Де­кабрь салкыннары туңдырды аны...
Ә бит тормышны шулкадәр ярата иде! Яшәргә ашкынды ул! Аның янында үземне иң бәхетле ир итеп тоя идем. Дөньядагы иң чиста күңелле, иң булган, иң матур хатын һәм әни иде бит ул безнең өчен.
Их!.. Монысы да төш кенә булса соң инде!.. Уянып китү белән, янымнан беркая җибәрмәс идем! Ә ул һаман кайтыр сыман. Күршеләргә генә кереп киткәндер дә, менә чыгар, өебез тагын ямьләнер кебек... Күпләр Ландыш ярдәменә мохтаҗ иде — авырулар җирдә кимеп тормый шул! Юк, булдыра алмыйм диеп, берәүгә дә әйтмәде. Тәүлекнең 24 сәгате буена үзенең та­бибә икәнлеген минут та исеннән чы­гармады. Ул җыйган рәхмәтләр барлык бәлаләрдән сакларга тиеш кебек иде дә бит... Тик нишлисең. Ходай Тәгалә шулай язгандыр. Бер намазын да кал­дырмыйча укып барды бит ул... Үз янына алырга булгандыр. Фәрештәләрнең урыны күктә, диеп...
Ә инде сүз башына килсәк... Лан­дышның иң зур теләге тормышка ашты
—     2002 елның 26 декабрендә төнгә каршы икенче улыбыз туды. Күкрәгенә алып, битеннән үбеп калырга да өлгер­де ул нарасыен. “Илһам белән Искәндәргә тизрәк хәбәр итегез. Алар бик көтә!” Болары — соңгы сүзләре. Ике тапкыр сүнеп кабына да йөрәк, өченчесендә — туктап кала. Мәңгегә. Ә бәби туганга нибары ике сәгать ярым гына үткән...
... Безнең хәлләрне күреп-белеп тор­ ган кебек тоелсаң да, сиңа язам, Ландышым. Син теләгәнчә, улыбызга Ис­лам диеп исем куштык. “Казан нуры” мәчетеннән Рөстәм хәзрәт килеп куй­ды.
Ислам инде ике айлык! Ул Чаллыда, Ришат абыең белән Люция апаңнарда. Бер дә җибәрәсебез килмәсә дә, “бераз үскәнче генә бит”, - дигәч, ризалаштык. Могҗиза булып, өч минутка гына яныбызга кайта алсаң, үзең үк, Люция апа карасын, дияр идең. Шулай бит?
Сине авылыңа — Теләнче Тамакка җирләргә алып кайткач, Ришат абыең сөйләгәннәр кабат-кабат күңелдә яңа­ра.
“Ландышны инде кире кайтарып бул­мый. Ә бу балаларны аякка бастырырга кирәк. Искәндәрне бер минутка да күздән ычкындырырга ярамый. Ә бәләкәчне... Бәләкәчне Люция карар! Хәзер бер әйбер сөйлим. Аңларсыз... Декабрьнең егермеләре булыр... Сәер бер төш керде... Ак биләүгә биләп, Лю­ция күкрәк баласы күтәреп кайтты. “Нигә ул бала?! Каян алдың?! Безнең бит өчәү бар инде!” - дим.
“Юк, бу безгә җибәрелгән бала! Без үстерәбез!” — дип чатнап тора Люциям.
Берничә көн узгач, күрше хатыннары да яшь бала күтәргән Люцияне төштә күргәннәр... Тикмәгә түгел бу! Ходай Тәгалә махсус әзерләгән инде безне. Без карарга тиеш ул баланы. Әни­ләренә булышырга кызлар да үсеп килә. Өйрәнә торсыннар...”
Караучылар күп. Гөлшат апаңнар да көн саен шунда. Исламыбыз үсә: көлә, елый, уйный, йоклый. Искәндәр белән хәзер ешрак кайтабыз. Чаллыга да, авылларыбызга да. (Зиратка килеп, баш очыңда басып торуларыбызны үзең дә белеп, сизеп ятасыңдыр.) Теләнче Тамактагы тәрәзәләрегез дә синең күзләр кебек карап озата... Синсез генә минем авылыма кайтып керәбез. Әнкәй елый-елый элегрәк күргән төшен сөйли: “Декабрьнең егер­меләре булыр... Теләнче Тамакта кода белән кодагый, бик күп кунак җыеп, аш уздырырга әзерләнә. Мин дә шунда. Тик нигәдер, гомер булмаганны, мине табынга чакырмыйлар дип күрәм. Хәтерем калып, читтә басып торам... Уянып китүгә, яшен суккандай, бер уй йөгер­де: кодаларда ризыгым киселергә генә булмасын!..”
Сине төштә күрәсем килә, Ландыш. Үзең исән чактагыча рәхәт итеп йөрисе килә, яшисе килә! Улларыбыз Искәндәр белән Исламны уртабызга алып, җитәкләшеп, дүртәүләп, әй йөгерәсе иде! Төштә генә булса да очрашсак иде! Мин ул төшне мәңге бүлдермәс идем...

Илһам.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллам ярдям бирже.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Нинди укенеч.Алла сабырлыклар бирсен. Суз белэн генэ анлатып булмый бу авыр югалтуны.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Исламга 16 яшь тулган инде, бэхетле булсын, хэзерге вакытларныда укыйсы килэ

        • аватар Без имени

          0

          0

          Кунеллэрем тулып укыдым..минем дэ ирем улгэн,ике нэни сабыемны кочаклап чарасыз калган еллар икэн бу ..калган кеше ничек тэ яшисен,улгэннэрне генэ кайтарып булмый шул(( Илхам сина да,улларына да бэхетле гомерлэр телим!.Ходай ярдэменнэн ташламасын узегезне!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ходай Тэгэлэ сабырлыклар бирсен узегезгэ.Якын кешене югалтулардан да авыры юк.Елый-елый укыдым.Илхам нык бул.Искэндэр белэн Исламнын зур бэхетлэрен курергэ насыйп булсын сезгэ.Ландышка ожмах ишеклэре ачык булсын.Амин.

            Хәзер укыйлар