Көннәрдән бер көнне ул матур төш күрде, янына ап-ак күлмәктән, чалбардан ире килгән, имеш. Илсаф үзе елмая, үзе кысып-кысып Асияне кочаклый. Хатын очрашу шатлыгыннан үксеп-үксеп елый, ире аны юата: «Елама, елама, минем белән бар да яхшы», – ди, имеш... Төш тә түгел, өн дә – менә бит – ире, үлмәгән, янында!
(Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iugaltu-sagysy)
«Матурлык корбаннар таләп итә», – дип юкка гына әйтмиләрдер халыкта. Операция ясатыр алдыннан бик курыкса да, соңыннан бик канәгать калды Асия... Көзгедән карагач, үз-үзен танымады: яшьне белгертеп торган сырлар юкка чыккан, бит тиресе яшь кызларныкы кебек шома калган. «Собханалла, әйтерсең миңа кабаттан 35 яшь», – дип уйлап куйды хатын. Кызлары мактаган хирург Александр Ефремович югары дәрәҗәдәге профессионал, куллары алтын, юкка гына аны эзләп Мәскәү, Петербург калаларыннан хатын-кызлар килми икән...
Асия яңа кыяфәттә эшкә чыккач, коллегалар гаҗәпләнүдән тел шартлатты, дәррәү килеп, комплиментлар яудыра башлады: «Собханалла! Син 30 яшькә яшәргәнсең! Хәзер яшь иргә кияүгә чыгып, яңадан ике бала алып кайта аласың», – дип шаярдылар.
Асия икенче тапкыр кияүгә чыгып бәхетен сынап карага каршы түгел түгелен. Ире үлгәч, бер ел буе депрессиядә йөрде – бизәнәсе, матур итеп киенәсе дә килмәде. Үз-үзенә кул селтәде хатын. Эштән кайткач, кызларына нәрсә дә булса ашарга пешерә, тизрәк бүлмәсенә кереп бикләнә. Бернәрсәгә кулы бармады хатынның, мөмкин булса караватыннан да тормас хәлдә булды. Уйларга бирелеп, күз яшьләренә буылып, үз-үзен жәлләп, көн артыннан көн үтте. Ярый кызлары икәү – апалы-сеңелле булгач, бер-берсе белән сөйләшеп, уйнап үсте, әниләреннән зур игътибар таләп итмәделәр. Вакыт кеше кайгысына карамый, уза... Көн артыннан төн, төн артыннан көн туа, күңел яралары да төзәлә, кайгылар да онытыла...
Яз килеп, шәһәр урамнары сирень чәчәкләренә күмелгән чорда Асия яңадан тормышка кайтты. Көннәрдән бер көнне ул матур төш күрде, янына ап-ак күлмәктән, чалбардан ире килгән, имеш. Илсаф үзе елмая, үзе кысып-кысып Асияне кочаклый. Хатын очрашу шатлыгыннан үксеп-үксеп елый, ире аны юата: «Елама, елама, минем белән бар да яхшы», – ди, имеш... Төш тә түгел, өн дә – менә бит – ире, үлмәгән, янында!
Асия уянып киткәч озак тынычлана алмады, күзеннән мөлдерәп яшь тамчылары акты, күңелен рәхәт җиңеллек хисе биләп алды... Әллә яз тәэсире булды, әллә организмында гормоннар үзгәреш кичерде – хатын шул көннән ирен сагынып елап ятудан туктады.
Хатын күтәренке кәеф белән тәрәзәләрне ачып фатирын җилләтте, идәннәрне юып чыгарды, шкафтагы киемнәрне тәртипкә китерде. Кешегә әйтсәң, кеше ышанмас – бер ел буе үлгән иренең киемнәренә кагылырга көче җитмәде аның. Гадәттә, кеше вафатыннан соң кием-салымны тиз арада таратып бетерәләр – йә туганнарга бирәләр, йә мохтаҗларга тараталар. Асия генә Илсафның киемнәренә кагылмады, җаны-тәне белән иренең юклыгын кабул итә алмады, кич саен аның эштән кайтуын, телефоннан шалтыратуын көтте.
Асия ул көнне иренең киемнәрен барлап озак утырды. Илсаф исән вакытында өс-башына игътибарсыз булды, затлы киемнәре шкаф тулы булса да, эшкә бер костюмнан йөрде. Асия үзенә акча кызганмагач, иренә дә кыйммәтле киемнәр сатып ала иде. Сыйфатлы тукымалардан тегелгән ир-ат күлмәкләре, бәйләнгән свитерлар, чалбарлар күп җыелган икән шкаф киштәләрендә. «Киемне җыеп ятсаң кия дә алмыйсың, кеше кулына кала», дип юкка гына әйтмиләр икән. Үлгәч, берничә метр кәфенлектән кала, бернәрсәне дә үзең белән алып китә алмыйсың. Иренең күпме акчага сатып алынган киемнәре дә кеше кулына кала: әллә кадерләп кияләр, әллә чүплеккә чыгарып аталар... Асия иренең киемнәрен әле бер кулына, әле икенчесенә алып бергә яшәгән вакытларны искә төшерде. Илсаф аны күтәреп йөртмәсә дә, тормышына терәк булды, кызларына яхшы ата була белде. Хәзер аңа «тол хатын» исемен күтәреп йөрергә туры киләчәк. Элек мәҗлесләрдә ул ире белән янәшә түр башында утыра иде, ир хатыны булып үз дәрәҗәсен тоеп яши иде. Парсыз хатыннарның урыны мәҗлесләрдә түр башында түгел шул, йә иң читтә, йә ишек янында гына була. Хәзер Асия дә алар рәтендә булыр микән? Нишлисең, яңа статуска ияләшергә туры киләчәк, аңа да...
Полиэтилен пакетларга киемнәрне тутыргач, шкаф киштәләре бушап калды. Асия Илсафның бар әйберен якында гына урнашкан мәчеткә илтергә булды. Анда мохтаҗлар күп йөри, ураза аенда ифтарлар узып тора, бу киемнәргә дә яңа хуҗалар табылыр, Аллаһ кушса, дип уйлады ул.
Ял көне булуга карамастан, мәчет эче буш, бер ак сакаллы бабай гына тәрәзә төбендә шаулап чәчәк атып утырган гөлләргә банкадан су сибеп йөри иде. Асияне күргәч, бабай эшен ташлап, аның янына килде.
– Әссәламегаләйкем, кызым, түрдән уз, – дип каршы алды ул хатынны.
Ул шимбәдә Асия мәчеттә озак тоткарланды. Киемнәрне аерым бүлмәгә урнаштыргач, бабай Илсаф рухына атап озак кына дога кылды, дөнья, ахирәт турында озак кына вәгазъ сөйләде.
Асия мәчеттән урамга чыкканда икенче кеше булып чыкты. Әйтерсең Илсаф киемнәрен тапшыргач, узган тормышы белән хушлашты, дога кылдыргач, иренең хәер-фатыйхасын алды...
Менә хәзер күпме еллар узгач, Асия ялгыз калган вакытларны искә ала да авыр сулап куя. Ирсез балаларын күтәрергә хатынга җиңел булмады. Кайвакытта икенче сменага эшкә чыгарга туры килде. Аллага шөкер, кызлары тәртипле, акыллы кеше булып үсте. Мәктәпне тәмамлагач, икесе дә Казанда югары уку йортларында укыды, бер-бер артлы яхшы, эшчән егетләргә кияүгә чыктылар. Казаннан ике бүлмәле фатир сатып алып әниләрен башкалага күчерделәр. Өйдә ялгыз, күңелсез булыр дип, җиңел генә эш тә табып бирделәр. Бүләкләрне дә еш бирәләр. Менә хәзер әниләрен яшәртергә алындылар. Югалту сагышы йөрәктә калса да, әниләренең бәхетле булуларына ышаналар. Асия дә яңа тормышка әзер…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк