Асия үзе дә яхшы кеше очраса, икенче тапкыр бәхетен сынап карар иде...
Фәгыйлә Шакирова
Асиянең ире үлүенә дистә елдан артык вакыт узган. Ул тормыш иптәше Илсаф белән егерме елдан артык гомер кичерде. Тормыш булгач, төрле хәлләр була: аларга шатлыгын да, ачысын да татырга туры килде. Илсаф, бер карашка, тыныч кеше кебек тоелса да, ачуы килгәндә бик дуамал иде. Кайвакытта аның кулына эләгеп, өйдә урындыклар ватылды, чынаяклар чәлпәрәмә килде. Тормыш булгач, бар нәрсәгә күнәсең, Асия дә ирнең холкына ияләште, Илсафның ачулы чакларында каршы дәшмәскә, тыныч булырга тырышты. Ә болай ире тормыш итәргә начар кеше булмады: заводта эшләп алган хезмәт хакын тиененә кадәр аңа кайтарып бирде, пешергән ризыкны йөзен җыермыйча ашады. Иң мөһиме – вакчыл кеше түгел иде. Асия акчаны кирәгенчә тотты – күңеленә хуш килгән киемен алды, теләгән ризыгын ашады. Илсаф заводта цех җитәкчесе булып эшләгәч, хезмәт хакын яхшы ала, премияләре дә зур куләмдә була иде. Асия ире алып кайткан акчаны гаиләгә тотты, үзенекен банкка илтеп кертемнәргә салып барды. «Дөнья хәлен белеп булмый, хатын-кызның маяга акчасы булырга тиеш», – дип өйрәтә иде аны әнисе. Ир бүген бар, иртәгә юк, тормыш алып барырга, балаларны кеше итәргә кирәк.
Асия белән Илсаф ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Алар бүгенгесе көндә кияүдә, үз көйләре, үз тормышлары. Күп хатын-кыз дәү әни булгач, вакытларын оныклар тәрбияләргә багышлый. Асиягә бу бурыч йөкләнмәде – кызлары бай егетләргә кияүгә чыкты, балаларын карашырга няня ялладылар. Ял вакытларында гаиләләре белән чит илләргә, курортларга чыгып киттеләр. Дөресен әйткәндә, Асия моңа шат кына, хатынның үзе өчен яшәп каласы килә. Балалар, ир дип яшәп, тормышның ләззәтен, шатлыгын татып кала алмады бит. Илсаф эштән кайтып кермәде, җәйләрен ял вакытларында авылга кайтып китәләр иде. Узган тормышны искә төшереп, авыр сулап куярга гына кала Асиягә... Бигрәк яши белмәгәннәр, хәтта бергәләшеп шифаханәгә дә бара алмадылар бит!
Илсаф эшләде-эшләде дә, көннәрдән бер көнне ашап утырган җиреннән хәле китеп авып төште. Ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәндә, ирнең йөрәге тибүдән туктаган иде инде... «Тромбасы шартлаган», – диде табиблар...
Барысы да кичә генә булган кебек... Казанга килеп, заводка эшкә урнашканда Асиягә 20 яшь тулып кына килә иде. «КамАЗ» машиналары җитештерүче заводка эшкә урнашырга ул вакытларда авыллардан яшьләр агыла иде! Чаллы үзе дә яшь шәһәр – төзелеш эшләре гөрли: яңа йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары сафка баса, ЗАГС бүлекчәләре янында язылышырга гариза бирергә дип килгән егет-кызлар чират тора... Шәһәр үзе дә яшьләр белән беррәттән чәчәк атты, үсте, колач җәйде.
Асия заводка эшкә урнашкач, тулай торактан бүлмә бирделәр. Асия янына тагын ике кызны керттеләр: Актаныш кызы Гөлназ, Мамадыш районыннан килгән Раиләне... Кызлар үзара бик тату яшәде – бергә ашарга пешерделәр, кинога йөрделәр.
Авылдан килгән Асиягә шау-шулы шәһәр тормышына ияләшү кыен булды – тәрәзәдән ишетелгән машина тавышлары кызларга йокларга бирми, башын авырттыра иде. Бүлмәдәшләренә дә яңа тормышка кереп китү җиңел булмады.
Ул вакытларда егет-кызлар кичләрен бию мәйданчыкларына җыелалар: гармунга кушылып җырлыйлар, бииләр, күңел ачалар иде.. Халык арасында «пятачок» дип аталган җыеннар бик популяр иде. Заводтан эшләп кайткан егетләр тулай торакларга кайтып юынып, киемнәрен алыштыралар да күңел ачарга китәләр. Бу кичәләрдә күпме егет-кыз танышып матур гаилә коргандыр...
Асия Илсафы белән шушы «пятачоклар»ның берсендә танышты. Ул көнне аеруча матур иде Асия: гәүдәсендә карага ак бөрчекләр төшкән күлмәк, аягында ак туфли иде, озын кара чәчләре ике толымга үрелгән...
Асия биергә ярата иде: ул кичне дә рәхәтләнеп күңел ачты, бии-бии туфли табаны төшә язды. Озын буйлы кара чәчле егет парлы биюгә чакыргач, кыз каршы килмәде. Шул кичне Илсаф аны тулай торакка кадәр озата кайтты. Шулай танышып, очрашып китте алар…
Асия хәзерге тормышны уйлый да яшьләрне кызганып куя: танышасы килгән яшьләргә барып танышырга урын да юк... «Пятачоклар» үткәндә калды, дискотекалар танышу атмосферасын тудырмый. Асиянең оныгы Лиана танышу сайтында утыра, ләкин үзенә ошаган егетне һаман таба алмый. Егетләр белән күрешеп тә карады, берсе танышыр өчен хәтта Мәскәүдән хәтле килде, ләкин кызга ошамады. Үзеңә дигән кешене бер күз карашыннан, бер хәрәкәтеннән сизәсең. Интернет аша ничек кешене аңлап булсын? Үзләре турында матур итеп язган кеше тормышта икенче булып чыгарга мөмкин: матур дигәне – ямьсез, яшь дигәнең – карт, буйдагы – өйләнгән яисә берничә тапкыр аерылган булуы мөмкин... Шуңа да замана егетләре өйләнә алмый, кызлары кияүгә чыга алмый тилмерә...
Яшьләр генә түгел, өлкән яшьтәгеләр дә аралашу булмаудан тилмерә. Асия үзе дә яхшы кеше очраса, икенче тапкыр бәхетен сынап карар иде. 55 яшь тулып узса да, кызларны көнләштерерлек әле ул: фигурасы да төз, битендә җыерчыклар да юк дәрәҗәсендә. Бер ел элек кызлары туган көненә йөзен тарттырырга акча бүләк итте. Асия баштан карышып та маташкан иде, әмма әниләрен күндерә алдылар. «Хәзерге заманда үз-үзен хөрмәт иткән хатын-кыз ботокс та кадата, йөзен дә тарттыра. Бу – гадәти процесс, курыкма, эшләт», – диделәр. Йөз тарттыру дигән нәрсә гади әйбер генә түгел икән, тулы бер операция, түләүле хастаханәдә өч көн ятып чыгасы. Анда Асиядән күптөрле анализ алдылар, аллергиягә тикшерделәр. Хирург Александр Ефремович бик тәҗрибәле, акыллы кеше булып чыкты. Хатынны консультация вакытында тынычландырды, киңәшләрен бирде. Операцияне алты сәгать ясадылар... Аңына килгәндә, бите бинт белән тарттырылган иде, үзен җанлы мумия итеп хис итте Асия. Беренче вакытларда авызын да ача алмады, ботканы кашык белән агызды, чәйнәргә дә мөмкин түгел иде. Авыртуны баса торган дарулар гына ярдәм итте бу мәхшәрне кичерергә... Бер-ике айдан соң хатын үз халәтенә кайтты – йөзендә шешләре бетте, җыерчыклар турайды, йөзе яшь кызларныкы кебек калды..
(Дәвамы бар.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк