Логотип
Күңелеңә җыйма

Һәр ялтыраган алтын түгел 3

(дәвамы)

(Башы:  https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/har-ialtyragan-altyn-tugel

https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/har-ialtyragan-altyn-tugel-2)

Бабасы үлгәндә Габдуллага 17 яшь кенә була. Үлем белән тартышып яткан Галимулла карт янына җыелган балаларына нәрсәдер әйтергә тели, ләкин тавышы чыкмый, сүзләре гыжлауга гына әйләнеп кала. Габдулла бабасы яткан ятак янына тезләнеп, аның хәлсезләнгән бармакларын учларында кыса, күз яшьләренә буылып, тагын бер тапкыр, алпавыт бабаларыннан калган хәзинәнең кайда ятканлыгы турында сорый. «Кое яны» дип кенә әйтергә өлгерә карт һәм җан тәслим кыла. Шулай итеп, Динәнең бабасы балаларына хәзинә урынына табышмак калдырып китә. 
Авылда һәр хуҗалыкның үз коесы, алтыннарның кайсы кое янында ятканын белмәгәч, барысы да аптырап кала. Бакча артындагы коены тикшерәләр, кизләү янындагысын да актарып чыгалар, ләкин яшеренгән хәзинәгә тап булмыйлар. Габдулланың атасы хәтта бакча артындагы кое бавына тотынып су астына төшә, куллары белән кое төбен кармалап чыга, игътибарга алырлык бернәрсәгә дә тап булмый. Вакыт узгач, Галимулла картның сүзләренә кул селтиләр, карт кеше әҗәл белән саташып ятканда нәрсә әйтмәс? Авылдагы басуда тракторчылар алтын тәңкәләр белән тулган мичкәгә тап булгач, Габдулла уйга кала калуын. Ләкин хәзинәнең нәкъ менә алар нәселенеке икәнен расларга бернинди дәлилләр юк. Тавышланып йөрсәң мактамаслар, Почет тактасына да элмәсләр, башың Себер китәр, Аллаh сакласын... 
Их, революция булмаган булса, Динә бай кызы булып туар иде, балта остасы, тракторист Габдулла кызы булып йөрмәс иде. Йә кемнең, бу якты дөньяда акча кытлыгы кичермичә, байлыкта, рәхәт тормышта яшисе килми? Авыл кызларын көнләштереп Динәнең дә матур киемнәр киясе килә. Әнә, колхоз рәисе кызы Нурания күлмәкләрне гел алмаштырып кына тора. Әнисе кибетче аның. Райподан кайткан товарларны прилавка астына яшереп, таныш-белешләренә тарата, диләр. Яхшы, сыйфатлы товарлар иң беренче чиратта туганнарына, дус-ишләренә таратыла, калдык-постык кына авыл кешеләренә эләгә, диләр. Әтисе Динәне мотоцикл арбасына утыртып район үзәгенә алып барганы булды. Әнисе башына каска киеп, артта әтисен кочаклап утыра, Динә арбада бара. Басу тузанын туздырып, җилдерәләр генә. Габдулла тракторчы булгач техниканы әйбәт белә, тизлек ярата. Юлның «даңгор-доңгыр»лы җирләрендә арбада бару авыр, әлбәттә. Әнисе кызы утырган җиргә каз мамыгыннан тутырылган ике йомшак мендәр салса да, организм калкулыкларны сизә, кайвакыт бөерләре дә авырткалап куя. Ләкин район үзәгендәге базарда күлмәкләр сайлап йөргәндә арулар онытыла. Әтисе гаилә өчен акчасын жәлләми: хезмәт хакын тиененә кадәр хатынына кайтарып тоттыра. Әнисе акчаны бик кысып тота: утка-суга түлисе, ягулыкка утын кайтарасы, капчыклап он алып куясы... Һәрнәрсәгә акча кирәк. Ә колхозчылар гомер-гомергә барлы-юклы хезмәт хакы алды. Шуңа һәр тиенне санап, очын-очка ялгап яшәргә туры килә.
Колхозлашу чорында совет хөкүмәте хәлле кешеләрнең бар булган нәрсәләрен тартып алып, байларны ярлылардан аерганнар – бар кешеләрне тигезләмәкче булганнар. Күпләрне алпавыт, мулла кавеме, дип, сөргенгә озатканнар, төрмәләргә япканнар. Ләкин күпме генә тырышсалар да, коммунизм төзи алмаганнар. Кеше ничек кенә тырышмасын, бертигез була алмый шул бу дөньяда... Чөнки Аллаhы Тәгалә һәркемне үзенчә яраткан. Социаль статуслар гына түгел, кешеләрнең тән төсләре дә аерыла. Кемдер якты дөньяга – кара, кемдер ак тәнле булып туа. Кайсылары гомер буе кысык күз белән яши... Кемнәрдер сукыр: дөньяның матурлыгын күрми, авыру, инвалид булып туучылар бар... Кемнәрнеңдер башлары эшли – фәнни казанышларга ирешә, яңа йолдызлар, планеталар ача. Ялкаулар, эшләргә яратмаучылар рәхәтләнеп йокы симерткәндә, тырышлар сәүдә итә, мал-туар асрый. Аллаh тырышканнарга әҗерен дә бирә. Бар хәләл юл белән баючылар, бар кешене алдап, үтереп байлык туплаучылар. Һәркемнең үз язмышы, үз барыр юлы.
Динәнең әтисе колхозда тракторчы булып эшләсә дә, зарланырга яратмады, бервакытта да кеше малына кызыкмады. «Ач тамагым, тыныч колагым», дип, әйтергә ярата иде ул. Әтисе Динә өчен һәрьяклап үрнәк, өлге булды. Еллар узып, Габдулла якты дөньядан китеп баргач, кыз бу югалтуга ышана алмады, әтисенең юклыгын күңеле кабул итмәде. Гомер буе якты хатирәләр белән яшәде Динә. Авырып хастаханәдә яткан вакытта әтисенең «Жар птица» шоколады, анар, виноград тәлгәшләре алып бирүен балаларына, оныкларына еш сөйләячәк әле ул. Бала өчен әти-әнисенең янәшә булуы иң зур байлык. Дөньядагы бер генә алтын да әти-әнине алыштыра алмас. 
Авылда балалар бишектә үсә. Хәзер дә агач өйләргә керсәгез, матчага эленгән калын кадакларны күрерсез. Бу кадакларга эленгән сиртмәле агач бишекләрдә бишәр-унар бала үскән. Бишеккә чебен очып кереп, баланы интектермәсен өчен, элек чаршаудан чыбылдык тегеп куялар иде, аның өске ягы балитәкле булыр иде. Җайлы булсын өчен сиртмә астына бау да элеп куялар иде. Әбиләр-апалар җеп эрләп, бер аягына бишеккә бөркетелгән бауны урап, бишек җырларын көйли-көйли бала тирбәткән. Динә дә сеңелләрен йоклатканда эчтән генә җыр көйләргә яратты:

«Әлли–бәлли итәр бу,
Үсеп буйга җитәр бу.
Үсеп буйга җиткәчтен
Галим булып җитәр бу...

Динәгә хәзер 50 яшь, гомер күз ачып йомганчы узды да китте. Әби-бабайларының яшеренгән алтыннарын табалмасалар да, үкенми ул. «Һәр ялтыраган әйбер алтын түгел» дисәләр дә, үз алтынын тапты. 25 яшьтә кияүгә чыкты, иреннән уңды. Тормыш иптәше Дамир әтисе кебек шофер булып эшли. Авылда торалар, әнисе бер йорт аша гына яши. Динә иренең йөзендә әтисенең чалымнарын күрә. Хәтта холкы белән дә атасын хәтерләтә ул. Сеңелләре дә үсеп буйга җитте, икесе дә табиблар. Динә балачагын, әтисен сагына. Их, кайтарып булса иде яланаяк үлән өстеннән йөгереп йөргән вакытларны! Күңелле, хыялый балачак күптән артта калган...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Фагыйлә,булдырасың!!!

    Хәзер укыйлар