Җырлы-биюле уеннар 

 

Бу уеннарны балалар бакчасында, мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары белән уйнарга була. Элегрәк, балалар бу уеннарны үзлектән дә уйнаганнар. Җырлы-биюле уеннар хәрәкәтле уеннар уйнарга яраткан балалар өчен бик файдалы. 

Җырлы – биюле  уен «Күрсәт әле, Габдулла!» 

Балалар түгǝрǝк ясап басалар. Бер бала «Габдулла» була. Ул уртага баса. Балалар, җырлап, Габдулладан төрле хәрәкәтләр күрсәтүен сорыйлар. Габдулла балалар сораган хәрәкәтләрне күрсәтә. «Менә шулай, менә шулай», – дип, балалар Габдулла күрсәткән хәрәкәтләрне кабатлап җырлыйлар. 

– Күрсәт әле, Габдулла, 

Ничек китап укыйлар? 

– Менә шулай, менә шулай, 

Шулай китап укыйлар. 

– Күрсәт әле, Габдулла, 

Ничек язу язалар? 

– Менә шулай, менә шулай, 

Шулай язу язалар. 

– Күрсәт әле, Габдулла, 

Ничек печән чабалар? – 

-Менә шулай, менә шулай, 

Шулай печән чабалар. 

– Күрсәт әле, Габдулла, 

Ничек утын яралар? 

– Менә шулай, менә шулай, 

Шулай утын яралар. 

– Күрсәт әле, Габдулла, 

Ничек камыр басалар? 

– Менә шулай, менә шулай, 

Шулай камыр басалар. 

– Күрсәт әле, Габдулла, 

Ничек гармун уйныйлар? 

– Менә шулай, менә шулай, 

Шулай гармун уйныйлар… 

*** 

Чума үрдәк, чума каз 

Уйнаучылар кара-каршы ике рәт булып тезеләләр, парлашып кулга – кул тотыналар. Рәт башында  бер ялгыз уенчы басып тора. Балалар барысы бергә җырлыйлар: 

Чума үрдәк, чума каз, 

Тирән күлне ярата ул, ярата. 

Әлфия үзенә иптәш эзли, 

Белмим, кемне ярата шул, ярата. Илназны ярата шул, ярата. 

Уйнаучылар, җыр ритмына туры китереп, хәрәкәтләнеп торалар. Ялгыз бала (Әлфия), рәт арасыннан узып, үзенә бер иптәш сайлый һәм аны (Илназны) җитәкләп ахырга барып баса. Үз парыннан аерылган уйнаучы рәт башына китә. 

Уен шулай дәвам итә. 

*** 

 Җырлы – биюле  уен «Үрмәкүч» 

Уен түгәрәктә уйнала. Уртада бер бала «үрмәкүч» булып чүгәләп утыра. Балалар түгәрәк буйлап җырлап йөриләр. Җырның соңгы сүзеннән соң үрмәкүч сикереп тора, түгәрәктәге балалар берьюлы чүгәлиләр. 

Менә чебеннәр парлашып, туйганчы биеделәр, 

Йөри торгач, барысы да арыдылар, талдылар. 

Әйләнделәр, борылдылар, як-якка күз салдылар, 

Үрмәкүчне күргәннән соң, хушларыннан яздылар. 

*** 

Җырлы – биюле  уен «Сукыр тәкә» 

Бер баланы, күзен бәйләп, уртага бастыралар. Ул – «сукыр тәкә». Калган балалар кырыйда җырлыйлар: 

Сукыр тәкә йөгерә, 

Күрми ул бернәрсә дә. 

Йөгермичә нишләсен, 

Тота алмый берсен дә. 

Җыр беткәч, балалар  сукыр тәкәгә якын килеп, кагылып китәләр. Сукыр тәкә куа. Кемне дә булса тотса, тотылган бала «сукыр тәкә » була. Уен шулай дәвам итә. 

*** 

Җырлы – биюле  уен «Наза» 

Балалар парлашып, бер-бер артлы тезелеп басалар. Бер бала ялгыз кала, ул уенчыларның каршына чыгып баса. Балалар, җырлый-җырлый, баскан җирдә аяк-кулларын хәрәкәтләндерәләр. 

Наза дигән кыз баланың 

Бөрлегәне түгелгән. 

«Наза» дигән уенны без 

Уйныйбыз чын күңелдән. 

Кушымта: 

Наза, Наза, 

Наза – матур кыз бала. 

Наза – тырыш, уңган бала, 

Зирәк, акыллы бала. 

Кушымталарны җырлаганда, каршыдагы уенчылар арасыннан ялгыз калган бала биеп үтә, үзенә пар сайлый һәм аның белән икенче башка барып баса. Үзе генә калган бала уенны дәвам итә.         Уенны башка сүзле җырлар белән дәвам итәргә дә мөмкин. 

*** 

Җырлы – биюле  уен  «Яулык салыш» 

Бу уен күбесенчә кыз балалар тарафыннан уйнала. Кызлар бер урынга түгәрәкләнеп басалар да бер кешене яулык җыючы итеп сайлап куялар. Ул уртага чыгып баса да: 

Талым, талым, талчыбык, 

Уртасында бал чыбык, 

 Ал яулык, гөл яулык, 

 Бир син миңа бер яулык, 

дип такмаклый-такмаклый, барлык кызлардан да яулык җыеп чыга. Җыеп бетергәч, яулык хуҗаларына берәм-берәм бәза бирелә. Җәзадан соң уен тагын яңадан башлана. 

*** 

Җырлы – биюле  уен «Капкалы» 

Ике бала «капка» ясап (кулларын өскә күтәреп) басалар. 

Башка балалар, «Әнисә» көенә (татар халык бию көе) бии-бии, 

капка аша узалар. Кинәт кенә капка ябыла (ике бала кулларын 

төшерәләр). Капкага эләгүчегә җәза бирелә. 

*** 

Җырлы – биюле  уен  «Нардуган» 

Бер бала уртага чыгарыла. Башка балалар аның тирәсендә бер түгәрәк ясап, кулга-кул тотынышып, шушы нардуган җырын җырлап әйләнәләр. Ул үзенә бер көйгә җырлана. 

Син уртада, без кырыйда, 

Әйләнәбез, Нардуган, 

Син нишләсәң, ни кылансаң, 

Мин дә шуны булдырам! 

Җыр беткәндә, уртадагы бала нинди дә булса бер хәрәкәт ясый, түгәрәктәге балалар да шул хәрәкәтне ясыйлар. Кем шуны булдыра алмый, уртадагы бала үз урынына аны чыгара, һәм уен баштагыча дәвам итә. 

*** 

Җырлы – биюле  уен «Түбәтәй» 

Балалар, түгәрәкләнеп басалар. Түбәндәге җырны җырлый- җырлый, түбәтәйне бер-берсенә бирәлђр. Җыр ахырында түбәтәй кемдә булып кала, шуңа җәза бирелә (бии, җырлый, шигырь сөйли, әтәч булып кычкыра һ. б.). Уен шулай дәвам итә. 

Түбәтәеңне кигәнсең, 

Бик ерактан килгәнсең, 

Төскә матурлыгың белән 

Шаккатырыйм дигәнсең. 

Түп-түп-түбәтәй, 

Түбәтәең укалы. 

Чиккән матур түбәтәең 

Менә кемдә тукталды. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...