Логотип
1 яшьтән алып 3 яшькә кадәрге балалар өчен

Кәҗәбез суга киткән,  Минем бәби зур үскән! 

Кулдагы нәни нарасыйны матур сүзләр белән назлыйсы килә.

Кулдагы нәни нарасыйны матур сүзләр белән назлыйсы килә. Яратып, кадерләп, «пәп» итеп. Балагыз «Балагыз үчтеки итәрлек булдымы әле?» – дип сорыйлар безнең якта. Үчтеки итәрлек булган икән, димәк, бала күтәреп сөярлек, башын тотарлык булган дигән сүз. Төрле җирләрдән «үчтеки» итә торган халык авыз иҗатын тупладык бу язмага. Әниләр, дәү әниләргә бала белән аралашырга ярдәме тияр дип ышанабыз. 

 

Үчтеки-үчтеки итәр бу, үсеп буйга җитәр бу. 

Үтеп барган бар кешегә сәлам биреп китәр бу. 

*** 

Үчтеки-үчтеки-үчтеки, үсмәгәнгә кечтеки. 

Үсә-үсә зур булыр, бигрәк матур ул (кыз) булыр. 

*** 

Yc-үc-үс итә, 

Балам үсеп тә җитә. 

Булчыл, булчыл, булчыл бул, 

Бүдәнәдәй тулчыл бул! 

Yp куяныдай күзле бул, 

Адәм тапмас сүзле бул! 

*** 

Минем кулым түгел, 

Әйшә-Батман кулы, 

Коенганың – Идел суы, 

Йөрер юлың – атаң юлы, 

Торыр җирең – бабаң җире, 

Сайрар телең – анаң теле, 

Карышма да тибешмә, 

Яңа кердең инешкә, 

Киерелгәндә – киртә буе, 

Сузылганда – солы буе. 

Yc-үc-үс! 

*** 

Әт иткән, бәт иткән – 

Кәҗәбез кая киткән? 

Кәҗәбез суга киткән, 

Минем бәби зур үскән. 

Үс-үс-үс! 

*** 

Аю баласы булсын, 

Бүре баласы булсын, 

Бүреккә саласы булсын, 

Әбисенә, бабасына, 

Атасына, анасына, 

Шәфкатьле бала булсын, 

Үзе сөйкемле булсын. 

*** 

Сузылсын, су буе булсын, 

Киерелсен, киртә буе булсын. 

Бәхетле, тәүфыйклы булсын, 

Ата-анасына шәфкатьле булсын. 

*** 

Әбисенә, бабасына, 

Атасына, анасына 

Шәфкатьле бала булсын, 

Сүзе үтемле булсын, 

Үзе сөйкемле булсын. 

Зу-у-ур үс! 

*** 

Yc, үс, улым, үс, әйдә, 

Дөнья бик киң, сыярсың, 

Аягың җиргә терәрсең, 

Башың күккә сузарсың. 

Бу җирләргә сыймасаң, 

Галәмнәргә чыгарсың. 

Күчтәнәчләр апкайтып, 

Әнкәеңне сыйларсың. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар