Баланы сөйләшергә өйрәтәбез! 

 

И көтәбез инде баланың сөйләшкәнен, и көтәбез! Беренче «Әннә!», «Әттә!», «мәммәм»нәрне әйтә башлауга бала сөйләшә башлады дип сөенәбез. Чынлыкта әни кеше бала белән туганда ук аңлаша белә инде ул. Шулай да баланың барысын да үзе аңлатуы, сүз әйтеп сөйләшә башлавы гаилә өчен бигрәк көтелгән вакыйгага әйләнә. 

Һәр бала төрле вакытта сөйләшә башлый. Яшь тулганчы сөйләшүчеләр дә бар, кемнәрнеңдер ике яшьтән соң кинәт кенә теле ачылып китә. Балага сөйләшергә, сөйләмен үстерергә ярдәм итәргә кирәк. Бу фикерне бүгенге психологлар да кабатлый, дәү әниләр, әбиләр  тәрбиясе дә шул турыда сөйли. Халык авыз иҗатына күз салсаң да, тел ачтырганда сөйли торган бик күп  шигыри формадагы әйтемнәр, такмаклар күрергә мөмкин. 

Балага сөйләшә башлаганчы ук җырлау, китаплар уку, юынганда, йоклаганда, уйнаганда төрле нәни шигырьләр сөйләү, җырлау бик файдалы. Без кызларым белән бармак уеннарын бик яратып уйный идек. Бармаклар белән уйнау да сөйләмгә тәэсир итә диләр бит. 

Сезгә дә халык авыз иҗатыннан берничә такмак тәкъдим итәсе килә. 

 

Тел ачтырганда 

 

Чәп-чәп ит, бала, чәп-чәп ит, 

Чәп-чәп иткәч үсеп кит, 

Чәп-чәп ит тә йөреп кит, 

Белгәнеңне сөйләп кит! 

Әт, әт-әттә дип әйт, 

Әтәч койрыгы бирәм. 

Ән, ән-әннә дип әйт, 

Әлбә бирәм. 

Ап, ап-аппа дип әйт, 

Ак алма бирәм. 

Әп, әб-әби дип әйт, 

Әфлисун бирәм. 

 

Реклама

Чәбәк-чәбәк иттерү 

 

Чәбәк-чәбәк әткәсе, 

Биетеп тора әнкәсе, 

Такмак әйтә апасы, 

Өзелеп тора тәтәсе. 

Нәни кызым нәнкә күк, 

Кечкенә генә тәңкә күк, 

Алма, алма, алма күк, 

Кечкенә генә салма күк. 

 

Бала биеткәндә 

 

Әттә түдер түдәме? 

Гармунчыгыз өйдәме? 

Өйдә булса, килсен әле, 

Биетеп китсен әле. 

 

Биесен лә, биесен лә, 

Биек тауга менсен лә, 

Нәзек итек кисен лә, 

Кызлар моны сөйсен лә! 

Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Реклама
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...