Логотип
Мәхәббәт

Теләмим

Кайвакытта хатын-кызлардан: «Ул – тормышта мөһим нәрсә түгел», «Моңа кадәр яшәдем, яшәрмен әле», дигән сүзләр ишетәсең. Бу, әлбәттә, һәркемнең шәхси эше. Әмма шуны онытмаска кирәк: тәннәрнең яратышуы кешенең физик, психологик сәламәтлегенә, кәефенә уңай тәэсир итә.

Фригидлык – сексуаль салкынлык, хатын-кызның ир-атка карата теләге юк, наз һәм җенси мөнәсәбәтләрдән ләззәт алмый, оргазмга ирешми. Табиблар билгеләвенчә, җенси тормышыннан канәгать булмаган хатын-кызлар стресска, күңел төшенкелегенә бирелүчән. Хатын-кызны дәртләндерә алмаган, секс техникасын белмәгән, «бер тапкыр сыйпап ал да – нәтиҗәсе булыр» дигән принцип белән яшәгән ялкау һәм эгоист ирләр «салкын хатын-кыз» төшенчәсен үзләрен аклар өчен куллана. Әмма фригидлык термины медицинада сексуаль функцияләр бозылуны күздә тота, аның физиологик һәм психологик сәбәпләре бар. Кайвакытта хатын-кызлардан: «Ул – тормышта мөһим нәрсә түгел», «Моңа кадәр яшәдем, яшәрмен әле», дигән сүзләр ишетәсең. Бу, әлбәттә, һәркемнең шәхси эше. Әмма шуны онытмаска кирәк: тәннәрнең яратышуы кешенең физик, психологик сәламәтлегенә, кәефенә уңай тәэсир итә.

Фригидлыкның билгеләре
 Җенси теләкнең кимүе.  Вакытлыча йә һәрвакыт сексуаль уйлар, теләкләр булмау, эротик төшләр кермәү, көчле затларга карата тулаем битарафлык. 
 Җенси дәртнең бозылуы, ягъни назларга тәннең «җавап бирмәве». Җенес органнарының корылыгы. Аналык җиңсәсенә кан йөгерүгә карамастан, көчле дәрт хисе уянмау.
 Оргазм булмау. 
 Кече оча сөяге органнарында ялкынсынулы авырулар һәм җенси юл белән бирелә торган инфекцияләр булмаса да, якынлык вакытында авырту тою. Моның аркасында хатын-кыз яратышудан бөтенләй баш тартырга мөмкин. 


«Салкынлык»ка китергән ике төп сәбәп
Физиологик. Тумыштан җенси системаның камил булмавы йә гинекологик авырулар. Шулай ук эндокрин система эшчәнлеге бозылу, аналык җиңсәсендәге җәрәхәтләр, үзәк нервтагы авырулар да сәбәпче булырга мөмкин. Кайбер хатын-кызларда ретардацион фригидлык та була. Алар җенси тормыш башлангач, бик соңлап кына ләззәт ала башларга мөмкин. Шулай ук озак вакыт якынлык булмау да «салкынлык»ка китерә, чөнки рефлекслар әкренләп сүнә. 
Психологик. Кызларны балачакта артык кырыс тәрбияләү, үсмер чакта сексуальлегенең һәр чагылышын бетерү, өлгергәч, фригидлыкка китерергә мөмкин. Бу – тәрбиядә бик мөһим пункт. Оялу – тәннәр яратышканда зур киртә тудыра. Иреңә ышаныч булмау да – «салкынлык»ка сәбәп. Гомумән, эш шартлары, түбән керем дә тәэсир итми калмый. Шулай ук либидо төшүгә стресс та гаепле. Шуны онытмаска кирәк: хатын-кыз – гормональ фонга бәйле зат. Бала тапкач, климакс вакытында дәрт югалырга мөмкин.  

Ир-ат колагына
Фригидлыкны бары тик хатын-кыз проблемасы дип әйтү дөрес түгел. Моннан ир-атлар да газаплана. Игътибарлырак, кайгыртучанрак, назлырак буласы урында алар үпкәлиләр, хатыннарын гаеплиләр. Үзләрен болай тотулары күп очракта эгоистлыктан түгел, ә фригидлык турында мәгълүматлары булмаудан ул. Дәртләнү графигын төзесәк, ирләр очрагында кәкре сызык кисәк кенә өскә таба үсә һәм кисәк кенә төшә. Ә хатын-кызларда ул акрынлап кына өскә менә  һәм әкрен генә төшә. Хатын-кыз дәртенең бу үзенчәлеген белмәгән ирләр кайчак хатыннарын салкынлыкта гаепли. Яратышкан вакытта ир-атка бервакытта да ашыгырга кирәкми: озаклап әзерләргә, дәрт уятырга кирәк. Хатын-кызлар бу вакытта бик нәзберек була: кечкенә генә бер гамәл, сүз дә аларны дөрләтеп җибәрә йә дәртен бөтенләй сүндерә. Хатыныгызны берничек тә дәртләндерә алмыйсыз икән, бу хакта уртага салып сөйләшүдән кыенсынмагыз. Бергәләп хәл итү юлларын эзләгез, белгечкә барыгыз. Сөйгәненең ярдәмен һәм кайгыртучанлыгын тою – хатын-кыз өчен зур бер терапия. Үзара ышаныч булганда гына әлеге проблеманы хәл итәрсез. Күп очракта фригидлыкны дәвалап була.

Профилактика 
Аның кагыйдәләре бик гади:
  – ял һәм йокы режимын саклагыз; 
 – массаж, медитация техникасын кулланыгыз;
  – гаилә конфликтларын озакка сузмый хәл итегез. Гаиләдә җылы мөнәсәбәтләр булсын;
 – даими рәвештә гинекологка күренеп торыгыз;
 – бала тапканнан соң тернәкләнү белән шөгыльләнегез, иң элек оча сөяге төбе мускулларын ныгытыгыз;
 – социаль яктан актив булыгыз. Үз-үзен караган, тормышта актив, кызыксынулар белән яшәгән, аралашу мохите киң булган хатын-кызлар фригидлыктан бик сирәк интегә. 
 – сексуаль тормышыгызда да бертөрлелектән качыгыз. Партнерны алыштырып торыгыз дигән сүз түгел бу. Яраткан кешегез белән дә экспериментлар ясап, төрле хис-тойгылар кичереп була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар