Логотип
Мәхәббәт

Ныклыкка сынау

11Сайлаган ярың – ир канатың тугрылык саклый беләме? Әллә ул табигате белән... ышанычсызмы? Бу тест шуны ачыклар өчен.


Сайлаган ярың – ир канатың тугрылык саклый беләме? Әллә ул табигате белән... ышанычсызмы? Бу тест шуны ачыклар өчен.
1.    Ирегез игътибарын туплый аламы?
А. Әйе, әңгәмәнең темасы кызыклы булса.
В. Юк, ул таркау.
С. Әйе, ул игътибарын туплый белә.
2.    Кичен бер-берегезгә көннең ничек узуын сөйлисезме?
А. Әйе, һәрвакыт! Башкача булырга мөмкин дә түгел!
В. Берәр хәл булса гына.
С. Ирем сөйләргә яратмый.
3.    Аның элеккеге мәхәббәт маҗаралары турында ниләр беләсез?
А. Берни дә белмим диярлек. Ул бу хакта сөйләргә яратмый.
В.Аның берничә кайнар романы булганын беләм.
С. Аның хатын-кызлар белән тәҗрибәсе әллә ни зур түгел.
4.    Ирегез үзенең тышкы кыяфәтен кайгыртамы?
А. Ул мода белән киенә, стильле күренә.
В. Үзенең тышкы кыяфәтенә күбрәк игътибар итсә, шат кына булыр идем.
С. Әйе, ул чиста-пөхтә йөри, әмма шуннан артыгы юк.
5.    Ирегез сезнең чәч, киемдәге үзгәрешләрне күрәме?
А. Кайчак ул миңа бөтенләй дә игътибар итми кебек тоела.
В. Бөтенләй үк күрми дип әйтмим, әмма минем тышкы кыяфәтемә әллә ни игътибар итми.
С. Хатын-кызның күркәмлеге – аның иң яраткан темасы.
6.    Соңгы 6 айда гаилә тормышыгызда берәр төрле үзгәреш булдымы?
А. Юк, бар да элеккечә.
В. Мөһим үзгәрешләр булды (яңа урынга күчендек, балабыз туды...).
С. Беребезнең генә тормышында яңалык булды (яңа хобби, яңа эш...)
7.    Ирегезнең чын дуслары бармы?
А. Дуслары бар, ләкин аларны чын дус дип булмый.
В. Вакытны кызыклы итеп үткәрергә мөмкин булган танышлары гына бар.
С. Бәхеткә, аның чын дуслары бар.
8.    Кайсы гыйбарә белән килешәсез?
А. Озак яшәгән парлар сирәк сөешә, әмма ләззәтлерәк була.
В. Өйләнешеп бер елдан соң ук мәхәббәт сүрелә төшә.
С. Интим тормыштагы төрлелек – гаилә бәхетенең нигезе.
9.    Ирегезнең читтә ниндидер мөнәсәбәте барлыгына шикләнсәгез, нишләр идегез?
А. Яхшылап тикшерәм. Телефонын карыйм, почтасындагы хатларны укыйм. Телефон аша аның кайдалыгын карап торам.
В. Шикләремне үзенә сөйлим.
С. Аның миңа мөнәсәбәтен күзәтәчәкмен. Башка хатын миннән нәрсәсе белән яхшырак булуын анализлыйм.
10.    Ирегезнең үз-үзен яратуы (самолюбие) чамада дип саныйсызмы?
А. Әйе. Ул үзенең дәрәҗәсен, тоткан урынын белә торган кеше.
В.Юк. Ул үз-үзенә ышанмый.
С. Әйе. Әмма үзенә җитәрлек игътибар булып торса гына.

Балларны саныйбыз

 

10-16 балл. Шикләнмәгез
Ул сезне ярата һәм кадерегезне белә. Кайчак башкалар белән шаярткан кебек тоелса да, шикләнергә урын юк. Ул бары тик аралашучан гына кеше. Тугрылык аның өчен буш сүз түгел. Ул хыянәт турында уйламый. Ирегезнең хисләрен саклагыз.

17-23 балл. Бераз шик бар
Аның өчен гаилә – икенче яртыңа тулысынча ышану һәм тирән хисләр. Ул үзе читтән мәхәббәт эзләмәс анысы, әмма форсат туа калса... Аның белән серләрегезне уртаклашыгыз, үзегез дә аны тыңлагыз. Интим  тормышыгызны төрләндерергә тырышыгыз.

24-30 балл. Сак булыгыз
Ул – хатын-кызларны ярата. Аңа ут белән уйнау ошый. Шул рәвешле ул үз алдында үзенең дәрәҗәсен күтәрмәкче була. Гаиләдә аның роле мөһим икәнлеген аңлатыгыз. Мондый кешеләрне контрольдә тотарга һәм үзгәртергә тырышырга ярамый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сораулар ун, таблицада 7 гэ генэ.Элбэттэ, дорес чыкмый жавап!!!

    • аватар

      Лилия Гараева

      0

      0

      Бар да дөрес куелган. Сайтның мобиль версиясендә таблица тулысынча күренми икән. Без бу кимчелекне бетерергә тырышырбыз.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Март аенда язылган кимчелеклэр турында. А воз и ныне там!

        Хәзер укыйлар