Логотип
Мәхәббәт

Ирләрдәге кризислар

Психологлар кеше тормышын шартлы төстә берничә өлешкә бүлә. Ир кеше өчен андый чорлар өчәү. Шәхси кризислар да күбрәк шушы вакытта килеп чыга икән.

Психологлар кеше тормышын шартлы төстә берничә өлешкә бүлә. Ир кеше өчен андый чорлар өчәү. Шәхси кризислар да күбрәк шушы вакытта килеп чыга икән.

 

Беренче кризис

Үткән белән киләчәк арасында

30 яшендә ир-егетнең күңеле стабильлеккә омтыла. Эштә дә, гаилә дә тотрыклылык мөһим аның өчен. Нәкъ менә шушы яшьтә алар каршылыклы хисләр кочагында кала. Артта – үз рәхәтеңә генә яшәгән яшьлек тормышы, алда – җаваплылык һәм киләчәктә нәрсә көтәсен үзең дә белмисең. Ир-егет янындагы хатын-кыздан бу вакытта үзен тагын да назлырак, җылырак тоту сорала. Шунсыз ир кеше бу кризисны тиз генә җиңә алмаячак.

 

Икенче кризис

Икеләнүләр вакыты

Кырык яшьтән соң күпчелек ирләр туган көн үткәрүне яратмый. Кырыкны узган ирләрдә ике әйбер аеруча нык күренә башлый: үпкәчеллек һәм хисчәнлек. Ул үз урыны турында уйлана, тормышына бәя бирә. Моңарчы игътибар итмәгән булса да, хәзер аңа туганнарының, балаларының, хатынының мөнәсәбәте бик мөһим. Ул үз тормышына карата булган тәнкыйтьне авыр кабул итә. Үз-үзеңә кул салулар да шушы яшьтә күбрәк күзәтелә икән, бу ир-егетнең тормышыннан канәгать булмавыннан килеп чыга, диләр психологлар.

 

Өченче кризис

Кабыргага төртүче җен

Көннәрдән бер көнне ирләр үзләренә дигән поездның узып китеп баруын абайлап ала. Менә шул чакта инде алар ничек кенә булса да поездга эләгү юлларын эзли башлый. Күп очракта ул яшьрәк хатын-кыз булып чыга. Яшь хатын-кыз янында ул бит акыллырак, зирәгрәк күренүен белә, аның янында икенче яшьлеген кичерә: шул ук романтика, татлы хисләр, яңа ачышлар... Кырык яшендә ир-ат гаиләсеннән сирәк очракта гына китсә, илле яшьлекләр якыннарын чит-ят хатын-кызга бик рәхәтләнеп алыштыра ала.

 

Кризистан дару бармы?

Кызганычка каршы, юк. Ләкин психологлар алай да бер-ике киңәш бирә. Иң мөһиме: әлеге «күчеш чоры»ннан курыкмаска. Үзеңне нәрсә көткәнен белсәң, аңа әзерләнүе җайлырак бит. Күңелең тыныч булса, бер генә кризис та куркыныч түгел, диләр психологлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар