Логотип
Матур булыйк

Затлы ханым затлы кием сайлый

Без кешеләрне киендереп кенә калмыйбыз. Без образ тудырабыз.

«Киенгәннәрне» киендерү нинди катлаулы. Зәвыклы кешеләргә затлы, брендлы киемнәр тәкъдим итүне күздә тотып әйтүем. Өстәвенә, хәзер күп кеше фешн индустриядә кием тудыручыларның үзләренә караганда да яхшырак «йөзә».

Мода, никадәр генә кодрәтле, мавыктыргыч нәрсә булмасын, кыска гомерле. Кыска гомернең сәбәбе кеше табигатенең гел яңалыкка, төрлелеккә омтылуы. Моданың яңаруы, тормыш сулышы сыман, билгеле бер ритмга буйсынулы. Нәкъ менә шуңа күрә дә модада әллә нинди заман үзгәрешләрен тоемларга мөмкин. Модалы кием-салымга сәнгати агымнар да, модадан әллә кайда торган гуруларның кыланышлары да, сәяси вакыйгалар да, милли хасиятләр дә, текстиль белән
эш итүчеләрнең икътисадый хәйләләре, буыннар арасындагы аңлашылмаучылык та, үткәннәрне сагыну да тәэсир итә. 

Туташ-ханымнар бүген җаннары ни тели, шуны сатып ала. Шулай булса да, Казанның шундый бер аулак почмаклары бар ки, монда сезгә килешле киемне генә сайлашып калмыйлар, ә сезнең, фәкать сезнең генә стильне дә табарга ярдәм итәләр. Бу стильнең никадәр сезнеке булуын, бәлки, әле үзегез дә белмисездер.

Сүзебез теләсә нинди гәүдәле, теләсә нинди буй-сынлы ханымнарга килешле кием образы тудыру хакында. Теләсә кайсы яшькә, теләсә кайсы бәягә...

Мода индустриясе вәкилләре белән эш иткәндә еш кына бер нәрсә­не искәрәм: илгә-көнгә исем­нәре билгеле дизайнерлар иҗат иткән образлар күп очракта модель сынлы кызларга тәгаенләнгән. Безнең туташ-ханымнарыбызның гәүдә, буй-сын рәвешләре ул озын һәм нечкә буйлы кызларныкы кебек түгел­леген, хәтта Европа ханымнары буй-сыныннан да бик нык аерылып торганын онытып җибәрә шикелле алар.

Кайчак үз-үзеңне карарга вакыт та, көч тә җитеп бетми. Безнең хатын-кызлар өчен гаилә, балалар, эш – беренче урында. Үзенә вакыты калса кала, калмаса юк. Бизнес белән шөгыльләнүче ханымнар да, гәрчә үзләрен карауга күбрәк вакыт сарыф итсәләр дә, үзләренә акча тотмау ягында. Кызганычка, безнең дизайнерларыбыз үзләре иҗат иткән киемне хатын-кызның бизәге сыйфатында күрә, киресенчә булырга тиеш югыйсә. Үзен матур, затлы итеп күрсәтерлек кием кигән хатын-кыз аны үзе бизәргә тиеш. Наталья Бардаеваның югары класслы тәҗри­бәле белгечләрдән тупланган командасы – нәкъ менә һәрбер хатын-кызның үзенчәлекле, бүтән беркемдә дә кабатланмас, бердәнбер образын тудыру, аңа гына хас нәзакәтлелекне, аңа гына хас затлылыкны аерып күрсәтү өстендә эшлиләр.

Бу – яхшы стилистка юлыгу белән бер. Гаҗәеп, кайвакыт бөтенләй көтелмәгән образ сезне бөтенләй башка яктан ачарга мөмкин, хәтта дусларыгыз, туганнарыгыз танымас дәрәҗәдә. Зәвыгы булган, әйбер таный белгән, үз образын тудырганда эчке сиземләвенә таяна алган ханымнар­ның эше уңай. Мисалга, чәченә гел күбәләк тасма тагып йөргән Татьяна Михалкованы әйтә алам (ул элеккеге модель). Инде менә ничә еллар ул үзенең стилен үзгәртми, һәм Татьяна үзенә күрә бер бренд сыман.

Хәзер нәфислек модада — күл­мәкләр киегез. Күлмәк хатын-кызны һәрчак мөлаем, нәфис итеп күрсәтә.

Фасоны дөрес сайланган күлмәк гәүдәнең килешсез төшләрен яшерә, ә матур төшләрен, киресенчә, ача.
Әмма ни кызганыч, бу стильне йолдызларыбызның да сирәге генә үз итә, республикабызның асыл ханымнары арасында да күлмәк киючеләр сирәк. Үз образыңны эзләп табу никадәр авыр һәм катлаулы! Әле бит бу образ тормышның һәр өлкәсендә – эштә, ял иткәндә, кеше арасына чыкканда, өйдә йөргәндә дә ярашлы булырга тиеш.

Шәһәребездә модалы бутиклар (кечкенә кибетләр) бик күп булса да, анда үзеңә килешле киемне тиз генә табып алырмын димә. Берничә тапкыр шундый күренешнең шаһиты булганым бар: сатучы, мактыймактый, сатып алучыга килешсез кием алдыра. Аларга соң... тауарлары гына тизрәк сатылсын!
Ә менә «Люкс» бутигында сезгә генә, бары тик сезнең үзегезгә генә туры килә торган образ тәкъдим итү белән чикләнеп калмыйлар, бәлки, сезнең өчен кием ярдәмендә тудырылган образны тулыландырырга, ныграк ачарга булышачаклар.

Затлы кием-салым белән сәүдә итүче кыйммәтле бутикларның барысы да гомер буена җитәрлек образ тәкъдим итә алмый! Чибәр булу хакында гына хыялланмый хатын-кыз, аның яратыласы килә, кемнеңдер аңа карап соклануын тели ул. Ә моның өчен көн саен үз-үзеңне карарга, тәрбияләргә кирәк. Бу, әлбәттә, кием-салымга да кагыла.

Моданы ике нәрсә китереп чыгара. Беренчесе — кемнеңдер яхшы зәвы­гына иярергә тырышу; икенчесе — җәмгыяви алгарыштан калышмаска тырышу. 

Миңа бер кызыклы ханым белән танышу бәхете насыйп булды. Бу ханым үз эшен, үз бизнесын ачып, шушы эше белән бүгенгәчә илһам­ланып, янып яши.

Наталья Бардаева – искиткеч нечкә зәвыклы ханым. Бу зәвыгын ул клиентларына да йоктыра белә. Хәер, аларны клиент дип кенә дә булмый, «Люкс» бутигының дуслары дисәң, дөресрәктер.
«Киемеңә карап каршылыйлар, акылыңа карап озаталар» дигән гыйбарә беркайчан да асылын югалтмас, мөгаен. Гәүдәсенең, буй-сынының нинди үлчәмдә булуына карамастан, хатын-кызның образын таба белү бик зур талант һәм бик зур хезмәт ул. Тулы гәүдәле хатын-кызлардан: «Матур кием табып булмый, зур үлчәмле киемсалым сатучы кибетләр­дә капчык сыман асылынган-салынган киемнәр генә эленеп тора», – дигәнне бик еш ишетәм. «Люкс»та 76 нчы үлчәмгә кадәр тегелгән киемнәр бар. Әйе, әйе, дөрестән дә 76 нчы үлчәм, һәм бу киемнәр рәвешен аңлап булмый торган пончолар түгел, чалбарлы костюмнар, затлы кичке күлмәкләр, яхшы тукымадан тегелгән классик жакетлар, итәге идәнгә тиеп торган асыл күлмәкләр һәм башка матурдан-
матур киемнәр.

Өске киемнәрдән тыш, «Люкс»та сезгә Европаның иң яхшы фабрикаларында тегелгән эчке кием дә сайлашырлар. Бу кием гәүдәгезне матур күрсәтәчәк, аны кигәч, сезгә уңай булачак.

«Люкс»та тәкъдим ителгән аксессуарларны сез бүтән беркемдә дә очратмассыз. Алар берәр генә данәдә сатыла. Төрле фасонда, төрле тукымадан тегелгән баш киемнәре, букчалар, бармакчалар... Искиткеч сыйфатлы бу тауарлар берничә данәдә генә. Образны тулыландыру өчен нәфис һәм затлы детальләр өстәлергә тиеш – образ тудырганда кулоннар, йөзекләр, каптырмалар, муенсалар бик мөһим роль уйный. 

Быелгы сезонда кара төс өстен­лек итәчәк, ди кайберәүләр, кемдер кара төскә яшел яки зәңгәр төс тә өстәргә куша. 

Әмма бөтен кеше өчен дә уртак киңәш – сез чибәр күренергә тиешсез. Шунысы бәхәссез: сезнең күңелгә хуш килгән теге эшләпәне беркайчан да дус кызыгыз яки танышыгыз башында күрмәссез. Мода өлкәсендә итальяннар алда бара. Нәкъ менә алар мода өлкәсендә буыннан-буынга күчә килгән сыйфатларны кадерләп саклый һәм үз стильләрен яратарак төшүләрен яшерми дә. Кызыгы шунда: итальян­нарның бу милли үзенчәлекләре безнеке – татарларныкы белән
бик тә охшаш.

«Люкс» бутигының көзге һәм кышкы киемнәр тупланмасында татар кызларының милли калфагына бик тә охшаган баш киемнәре бар.

Дизайн өлкәсендә кайнаган яшь талантлар арасында Наталья Николаевнаны хөрмәт иткән, аның сүзенә колак салган кешеләрнең барлыгын беләм. Наталья Николаевна – мода дөньясындагы үзгәрешләрне бик тиз тоемлау сәләтенә ия кеше. Ул, остаз кебек, яшьләргә дөрес юнәлеш
бирә белә.

«Дөньяны матурлык коткара!» дигән шигарьне элегрәк еш әйтәләр иде. Чынлап та, матурлык безне күңел төшенкелегеннән, боеклыктан, җандагы бушлыктан коткара. Хатын-кызның нәфис иңнәренә таянып, илебез икътисадый тотрыксызлык һәм үзгәрешләр чорын кичте. Зур-зур капчыклар белән чит илләрдән тауар ташып, шуны базарларга алып чыккан хатын-кызлар таныштырды бит безне шул көнгәчә тимер пәрдә артында булган матур кием-салым дөньясы белән. Әйе, ул күлмәкләр начар сыйфатлы һәм тоташ синтетикадан тегелгән иде, әмма алар, түбән сыйфатлы булсалар да, безне чит ил модасы белән таныштырды.

Әйдәгез әле, хөрмәтле хатын-кызлар, матур булыйк, уңышлы булыйк. Тормыштан зарланмыйк, куанып яшик. Бернәрсәгә карамыйча – кризиска, кырыс ирләр дөньясына үч итеп, иң-иң матуры, иң-иң нәфисе булыйк. Кабатланмас, үзенчәлекле образ тудырырга безгә «Люкс» бутигы белгечләре ярдәм итәр.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар